• Новости

    “Авылдашларыбыз – безнен горурлыгыбыз”

    “Авылдашларыбыз – безнең горурлыгыбыз”

    дигән кичә турында.

     

    13 апрельдә Бәзәкә авылы мәдәният йортында “Авылдашларыбыз – безнең горурлыгыбыз” дигән кичә узды. Авылыбызда туып-үсеп, Бәзәкә мәктәбен бетереп, югары биеклекләргә күтәрелә алган өч атаклы галимебезне горурланып искә алдык. Алар Тазиев Рифкат Минһаҗ улы, Нәбиуллин Мансур Кәрим улы һәм Әхмәтов Мансур Габдулла улы.

    Кичә сугыш елларын искә алудан башланып китте, чөнки бу галимнәр өчесе дә сугыш чоры балалары.

                Авылдашыбыз Әхмәтов Мансур Габдулла улы 1939 нчы елның 4 нче мартында Бәзәкә авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда ул әле кечкенә, нибары өч яшьтә генә була. Әтисе Әхмәтов Габдулла Сталин исемендәге колхозда бригадир булып эшли. Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Бәхетсезлеккә каршы, ул кире кайтмый – 1942 елда  хәбәрсез югала.

    Бәзәкә мәктәбен 1956 елда бишле билгеләренә генә бетерә Мансур абый. Шул ук елны шофер-слесарь булып машина-трактор станциясенә эшкә керә. 1958 елның сентябрендә аны армия сафларына алалар. 1962 елның августына кадәр армиядә су асты көймәсендә   моторист булып хезмәт итә, Аның хезмәте 1962 елдагы Кариб кризисы вакытына туры килә. Су асты көймәсендә Мансур абыйга да Куба ярлары янында булырга туры килә.

    Армия сафларында хезмәте тәмамлангач, Мансур абый 1962 елда Мәскәү урман хуҗалыгы институтының «Системы автоматического управления» кафедрасына укырга керә. Бу кафедра академик Сергей Королев тарафыннан космонавтлар һәм космоска белгечләр әзерләү өчен ачылган була. Институтны бетергәч, Мансур абый 1967 елда космоска хезмәт итә торган хәрби частька җибәрелә. 1970 елда “Приборы и устройства автоматики и телемеханики” белгечлеге буенча  аспирантурага керә. 1973 елда техник фәннәр кандидаты исеменә лаек була.  Мансур Габдулловичка шулай ук «Заслуженный изобретатель СССР» дигән исем бирелә. Ул докторлык диссертациясен якларга әзерләнә, ләкин эшен бетерә алмый кала. Фәннәр кандидаты, физик-атомщик Әхмәтов Мансур Габдуллович 1985 елның 1 июнендә 46 яшендә якты дөньядан китеп бара. Аны Мәскәүдә җирлиләр.

     Бала чагы сугыш чорына туры килгән  Мансур абый тырыш, булдыклы, кешелекле, авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта гади, тыйнак кеше булып кала алган, тормышта үз юлын тапкан. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде.

     Мансур абыйның улы Әхмәтов Айдар 1968 елның 22 апреленда туа. 5-6 яшеннән хореография, музыка белән шөгыльләнә, бер үк вакытта фортепьяно буенча өч музыкаль мәктәп бетерә, суга сикерү, теннис белән кызыксына. Ул бик матур җырлый да.  10 яшендә Мәскәү академик хореография училищесына укырга керә һәм 1986 елда  аны тәмамлый. Айдар Мансуровичны Мәскәү Рус балет театрына эшкә алалар. Ул Россияның атказапган артисты, Татарстанның халык артисты, Люксембург, Италия, АКШ, Франция, Венгрия, Япония, Финляндия халыкара конкурсларының лауреаты була. Төрле елларда Айдар опера-балет театрларында җитәкче булып эшли. Хәзергесе вакытта “Рус балеты йолдызлары” дигән проектның продюсеры. 2017 елның 1 сентябреннән Мәскәүдә  “Галина Вишневская исемендәге музыка-театр мәдәнияте колледжы” җитәкчесе. Бик тырыш, бик җаваплы, тәртипле, эзләнүчән, төрле яклап уңган-булган кеше, диләр аның турында.  Хатыны, ике кызы белән Мәскәүдә яшиләр.

    Бу кичәгә Айдар Мансурович үзенең видеомөрәҗәгатен җибәргән иде. Халык тып-тын булып шуны тыңлады һәм карады.

    Айдар авыл мәчетенә бик матур, бик тә кыйммәтле үзбәк чапаны бүләк иткән булган. Мөхетдинова Рәмзия аны мәчеттән алып килеп тамашачыга күрсәтте,  Айдар турында бик матур сүзләр әйтте.

    Хузяхмәтова Гөлшат Мансур абый һәм аның тормыш иптәше турындагы истәлекләрен  бик җылы итеп сөйләде.

    Кичәгә Мәскәүдән Мансур абыйның хатыны Роза Нуриевна кайткан иде, аңа сүз бирелде. Ул бик матур, бик җылы чыгыш ясады. Бигрәк тә аның җыры бөтен кешегә ошады. Ул Мансур абыйның космонавтлар әзерләү мәктәбен узуын, тик татар булганлыктан очарга алмаганнары турында әйтте. Монда мондый шигырь юллары искә төшә:

    60 еллап кеше Галәмдә,

    Татар һаман аяк басмады.

    Әллә Мәскәү санга сукмады,

    Әллә Ходай безне саклады.

    Аннан соң Тазиев Сәләхи Роза ханымга бик матур сүзләр әйтте, күчтәнәчләрен бирде.

     

    Икенче галимебез Нәбиуллин Мансур абый 1944 елның 13 октябрендә Бәзәкә авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә бик яхшы билгеләргә  генә укый. Ул Бәзәкә мәктәбе тарихында беренче алтын медальгә ия булган укучы. Авылдашыбыз Нәбиуллин Мансур Кәримович 1962 елда, Бәзәкә урта мәктәбен алтын медальга бетергәнгә күрә экзаменнарсыз Казан авиация институтына укырга керә.    Нәбиуллин Мансур абый 1967 елда институтны «Гироскопические приборы и устройства» бүлеге белгече булып тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын КАИның теоретик механика кафедрасында ассистент  булып башлый. 1972 елда «Автоматическое управление и регулирование”  дигән белгечлек буенча техник фәннәр кандидаты исемен алу өчен диссертация яклый. 1975 елда фәннәр академиясенең Себер бүлеге чакыруы буенча башта Новосибирскийга китә, соңрак Иркутскийга күчә. 1976 елдан  җитәкчесе профессор В.М.Матросов тәкъдиме белән гаиләсе – хатыны Галина һәм улы Марат белән бөтенләйгә Себердә калалар.

    Нәбиуллин Мансур абый Академия шәһәрчегендә фәннәр академиясенең Себер энергетика институтында өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли башлый. 1980 елдан Иркутскийдагы фәннәр академиясе үзәгендә баш фәнни хезмәткәр эшен алып бара. 1994 елдан Нәбиуллин Мансур Иркутск дәүләт университетында кафедра җитәкчесе булып эшли. 1996 елда физика-математика докторы дигән фәнни дәрәҗә  исемен алу өчен Мәскәүдә диссертация яклый. 1997 елда аңа профессор исеме бирелә. Физика-математика фәннәре докторы, профессор Нәбиуллин Мансур Кәримович атаклы галим, космос фәннәре буенча күп илләргә билгеле белгеч, 60 фәнни эшләр авторы. Иң зур хезмәте “Стационарные движения и устойчивость упругих спутников” дип атала. Ул Америкада инглиз телендә басылып чыга. Нәбиуллин Мансур үзенең  яңарыш кертә торган идеялары өчен 1992 елда академик Келдыш исемендәге космонавтика федерациясе тарафыннан медаль белән бүләкләнә. 1999 елда Россия фәннәр академиясе аның хезмәтен Мактау грамотасы белән билгеләп үтә.

    Нәбиуллин Мансур Кәрим улы каты авырудан соң 2000 елның 31 декабрендә 56 яшендә дөнья куя. Аны Иркутск шәһәрендә күмәләр. Аңа быел 75 яшь тулган булыр иде.

     Авылдашыбыз Башаров Фәрит Нәбиуллин Мансур абый турында бик матур истәлекләрен сөйләде. КАИда бер семестр Мансур абый аларны укыткан булган.

     

    Күренекле онколог, профессорТазиев Рифкать Минһаҗевич 1943 елның 1 маенда Бәзәкә авылында туа. Мәктәпне бетергәннән соң 1960 елда Казан медицина институтының профилактика һәм дәвалау бүлегенә укырга керә. 1966 елда институтны бетергәч, Чуашстан Республикасына эшкә җибәрелә. 1969-1971 елларда Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасында ординатурада укый. Берсеннән берсе катлаулырак һәм җаваплырак җирләрдә эшли. 1983 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1988 елда хирургия һәм онкология кафедрасының доценты дигән исем бирелә. 1997 елда докторлык диссертациясен яклый. 1998 елда профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Үз гомерендә күпме операция ясаган, күпме кешенең гомерен саклап кала алган югары категорияле врач-онколог ул. 1995 елда аңа “Татарстанның атказанган табибе” исеме бирелә. 2004 елда “Атказанган фәннәр эшлеклесе”, 2006 елда Россия Федерациясенең сәламәтлек министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы, 2006 елда “Ватан медицинасы өлкәсендәге һөнәри казанышлары өчен” дигән медаль белән бүләкләнә. 2011 елда фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була. 2013 елда Казанда “Ак чәчәкләр” исемле һөнәри бәйгенең “2013 ел табибе” дигән номинациясендә җиңеп чыга. Шул ук 2013 елда “Россиянең атказанган табибе” дигән данлыклы исемгә лаек була. 2014 елда Россияның 1-дәрәҗә дипломы һәм алтын медаль белән бүләкләнә.  Менделеевск каласы һәм Бәзәкә авылының “Почетлы гражданины” дигән күкрәк билгесе иясе ул  врач-хирург Рифкать Минһаҗ улы Таҗиев. Шул ук вакытта ул 120 фәнни эшләр авторы, Петровский Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.

     Рифкат Минһаҗевичның кызы Гүзәл,  әтисе юлыннан китеп, врач һөнәрен сайлый. Бүген ул онкология шифаханәсендә маммолог булып эшли, медицина фәннәре кандидаты. Улы Рөстәм дә врач, ул  УЗИ белгече. Бүгенге көндә әби-бабайны сөендереп, яраткан оныклары Әмир белән Ралинә үсеп киләләр.

    Гайфетдинова  Миннур үзенең коллегасы Тазиев Рифкать абыйга бик матур сүзләр әйтте, чәчәкләр бирде. Бар халык аяк өсте басып кул чапты, чәчәкләр тапшырдылар. Рифкат абый үзе дә, сәхнәгә чыгып, йөрәгеннән чыккан рәхмәт сүзләрен тамашачыларга җиткерде, авылыбыз турында, мактаулы кешеләребез турында сөйләде.

    Кичә “Юкка түгелдер” дигән җыр белән тәмамланды. Мәдәният йорты халык белән тулы иде. Авылдашыбыз Мөнәвир Хамматович Гимадиевның чит илдән җибәргән телеграммасы укып кителде. Анда ул галимнәребезгә зур рәхмәтен, алар белән горурлануын белдерә.

    Ә концерт җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Номерларга килгәндә, авылыбызның үзешчәннәренә сокланып туярлык булмады. Кичәдә 7 яшьтэн алып 70 яшькә кадәр кеше катнашты. Соңгы җырны җырлаганда бар артистлар да сәхнәгә чыктылар, анда алма төшәр урын да юк иде – бик күп кеше катнашты, алар зур теләк белән үзләренең номерларын башкардылар. Кичә, руслар әйтмешли, “на одном дыхании” барды.

    Концертны оештырган Гомәрова Гүзәлия белән Насифуллина Розалияга, алып баручыларга, анда катнашкан олысы-кечесенә, балаларның әти-әниләренә, спонсорларга, кичәгә килүчеләргә - барлык авыл халкына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Бу кичә барыбыз да бергә җыелып, вакытны кызганмыйча, тырышып, бердәм булып эшләү нәтиҗәсе булды.

    Үземнең 70 еллык юбилеемны туган авылымда, гомеремнең байтак өлешендә чыгыш ясаган сәхнәдә, авылдашларым арасында каршы алуым минем өчен зур бәхет булды. Үземне яңадан яшь, җитез, күңелле итеп хис иттем. ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ, АВЫЛДАШЛАРЫМ!

    Махмутова Әнисә Хаҗи кызы,

    кичәнең сценарие авторы һәм режиссеры.

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться