• Новости

    Письмо издалека

    Письмо издалека

    После Октябрьской революции почти все муллы, середняки («кулаки») были высланы из села Бизяки. Например, в их числе были мулла Хуснутдинов Гильфан (отец Габделхака, Файхелхака и Габдулхая Гильфановых/Хуснутдиновых), Ахматсафа мулла Сайфуллин (родной брат мамы Шаргия апа Ибатуллиной). Отец Ахматсафа мулла 35 лет был главным муллой села, в подчинении которого были 4 муллы. Сам Ахматсафа 40 лет, вплоть до самой ссылки, служил муллой в Бизяках. Судьба забросила его на самый край страны- Владивосток. Родной край все же притягивал его, он старался не терять связей с родными и друзьями: писал письма, а после 60-х приезжал в гости к родственникам.

    Ниже предлагаем Вашему вниманию письмо Ахматсафы хазрата своему другу Галиеву Багдануру (отец Захиры апа- мамы Гузель Габдуллиной). Письмо нашла в семейных архивах Гузель Габдуллина, а Флер хазрат Минниханов (с.Тураево) перевел текст с арабского алфавита на кириллицу. Спасибо, Гузель ханым и Флер хазрат, за ваши добрые дела в сохранении памяти о наших предках, за сохранение и передачу читателям сайта уникального языка их писем!

     

    “Һүәәллаү әл мәүсили илә мәкасиди Аллаһы тәгалә максудларга ирештерүче әмма бәгъд. Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле улып торучы Багъданур дускай илә өй җәмәгатьләрегезгә бездән Әхмәтсафа абзыегыздан илән бергә-бергә гомер иткән карчыктан бик сагынычлы чын күңелдән аерылып чыккан сәламнәр. Багъданур кайгы-хәсрәтсез гомер итүегезне теләп хәер-догада калдык. Вә һәмдә Әхмәтзыя илән киленнән һәм барча балалар бик чук сәламнәрен теләп бик хәер- догада калдылар вә бәгъд. Безне белеп сораучылар булса һәммәсенә бездән сәлам диярсез. Хәкимулла илән җәмәгатенә бездән чук сәламнәребез. Багъданур хәер –фатиха кылдык. Бөтен гамәл гыйбадәт ияләренә бездән сәлам әйтеп хәер-догада калдык. Ярый бик рәхмәт Рамазан шәрифне бик хөрмәтләп уздыргансыз икән. Аллаһү тәбәрәкә вә Тәгалә хәзрәтләре рамазан шәрифтәге әҗерләрне насыйп итсен. Хәер без монда рамазан шәрифкә дүшәнбе көн ният булдык һәм чәршәмбе гает шәриф булды. Аллаһ кабул итеп, әҗерен насыйп итсен. Шәмсемөхәммәт илән җәмәгатенә бездән чук сәламнәр диярсез. Менә бик рәхмәт безне искә алып хат язуыгызга. Язуларыгыз бик әйбәт икән, бик ачык язылган. Бу арада бер дә хат-хәбәрләр юк иде. Бик рәхмәт. Безнең туган Фәһимәгә дә һәм Гали илән Мәрьямгә һәм дә барча өй җәмәгатьләренә бездән сәлам диярсез. Үзебез  хәл-әхвали улына калса, әлхамдүлилләһи раббин галәмин илә хәзергә сихәт, сәламәт бер көе гомер уздырабыз әле хәзергә. Моннан түбән әмере ходадыр дип Аллаһүнең рәхмәтен көтеп калдык. Шулай да рамазан алдыннан Артемга җомгага барган чагында егылып бераз сырхауланып йөрдем, әле күкрәгем илән кулым өстенә төштем. Кулларым сызлый, сынган җире юк болай, только сызлый, хәерле булсын. Сул кулым бигрәк авырта һәм бер нәрсә эшләп булмый. Хәтта ки киемнең сәдәфләрен каптыруны бик газап белән генә каптырам. Бүтән язардай сүзләр юк. Ходай Тәгалә хәзрәтләре елларга тынычлык бирсен иде. Безнең монда да рамазан бик матур үтте. Безнең үзебезнең тора торган җирдә мөселманнар бик аз. Шуның белән без Артем дигән шәһәргә барып ай буе шунда уздырдык рамазанны. Һәр көн авыз ачу, сәхәр ашау үтә шунда кунып. Икенде алдыннан барабыз, сәхәр ашап кайтабыз, шулай көйләнгән була. Язгучы Әхмәтсафа мулла Габделхәлим улы Сәйфуллин дип белерсез. Укып хәер-дога кылырсыз. Язылды 1962 нче ел, 17 март.”









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться