• Новости

    Безнен гаилэ фотолары

    Безнең гаилә фотолары – гаилә ядкаре

    Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып барганда Бәзәкә авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен “Безнең гаилә фотолары – гаилә ядкаре” дигән хәтер кичәсе үткәрелде һәм ул гаилә ядкарьләренә багышланган иде. Безне ерак бабаларыбыз белән тоташтыручы булып торган ядкарьләр – ул серле сандыкларда сакланган чулпылар, калфаклар, күп гаиләләрдә өйнең иң кадерле урынында сакланган Коръән, шамаиль, савыт-саба һ.б. Болардан тыш күп гаиләләрдә гаилә ядкаре булып фотолар тора. Соңгы елларда  тормышыбызда күп нәрсәләргә мөнәсәбәт үзгәрде, әмма фотолар үзләренең кыйммәтен югалтмады. Киресенчә, ретро-фотолар барлык буыннар өчен бәяләп бетермәслек зур истәлек булып тора. Безнең китапханә мондый ядкарьләрне барлау өстендә эш алып бара. Авылдашларыбызның шәхси архивларында сакланган фотоларны сканерлаштырып “бизяки.рф” сайтына куеп бара.

    Кичәдә  Бөек Ватан сугышы елларында әтисе Гыймазетдинов Гәрәй гаиләсе кичергән авырлыклар, шулар турындагы истәлекле фотоларны  җыеп оныкларына җиткерүе хакында ветеран укытучы Р.Мөхетдинова сөйләде, сайттагы үзләренә караган материаллар, гаилә архивында сакланган фотолар белән таныштырды. Аннары  китапханәче Ф.Башарова кичәдә катнашучыларның якыннары турында әзерләнгән материалларны “бизяки.рф” сайтын ачып күрсәтте, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат тупланган “Мемориал”, “Подвиг народа”, “Память народа”, ЦАМО сайтлары белән таныштырды, алардан файдаланырга өйрәтте.

    Шулай ук “ бизяки.рф ” сайтының волонтерлары тарафыннан әзерләнгән һәм бүгенге көндә китапханәдә урын алган “Үлемсез полк” материалларын күрсәтте.

    Тарих өчен вак әйберләр юк. Ә менә һәр гаиләдә, һәр йортта  сакланган кадерле ядкарьләрне  буыннар чылбырын өзмичә киләчәккә илтү һәркемнең изге бурычы.

    Ф.Башарова (апрель 2019)

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться