• Новости

    Родословные

    БӘЗӘКӘ АВЫЛЫ ШӘҖӘРӘСЕ   

    Хөрмәтле авылдашлар! Бүген сезнең игътибарга Бәзәкә авылы нәселләре шәҗәрәләренең гарәп алфавитында язылган төп нөсхәсен тәкъдим итәбез.

    Безнең бабаларыбызның борынгы заманнардан ук әби-бабаларыннан оныкларына ятлатып килгән шәҗәрәләре булган. Ә 19-гасыр ахырларында бу шәҗәрәләр, кәгазьгә теркәлеп, китап формасын алган. Ләкин 20-нче гасырның 30-елларында бу беренче язма шәҗәрәләр китабы янгын вакытында юкка чыккан.

    Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда ул вакытта рәсми булмаган рәвештә авыл мулласы вазыйфаларын үтәүче Шакиров Таҗетдин (Таҗи мулла абзый) хәтердән, аксакаллардан сорашып, шәҗәрәләрне яңадан торгызган. Игътибар итегез: бу шәҗәрә Бондюг химзаводының коңгырт төстәге технологик кәгазь капчыкларыннан битләр кисеп алып тегелгән. Бу факт ул вакытта сыйфатлы кәгазь бик дефицит булганлыгын күрсәтә.

    Таҗи мулла абзый вафатыннан соң бу шәҗәрә китабы Бәзәкә авылы укытучысы Фәйзелхак абый Хөснетдиновка күчә. 70-елларда Казаннан экспедиция белән килгән галимнәр, бераздан кайтарып бирергә вәгъдә итеп, бу шәҗәрә китабын үзләре белән алып китәләр. Бары тик 15-20 ел үткәч кенә, Альта апа Мәхмүтова Бәзәкә шәҗәрәләрен Казанда галимнәрдән табып алып, Фәйзелхак абыйга кайтарып бирә.

    Аннан соң бу документлар Фәйзелхак абыйның олы улы, бүгенге көндә Ижевка авылында торучы, Кәүсәр хәзрәт Гильфановта сакланалар. Турай авылы мулласы Флер хәзрәт Миннеханов шәҗәрәләрнең күбесен гарәп алфавитыннан кириллицага күчерде, алар инде безнең сайтта “Род” бүлегендә урнаштырылдылар. Бүгенге көндә Флер хәзрәт бу изге эшен дәвам итә. Аның олы хезмәтенең нәтиҗәләре белән сезне озакламый таныштырырбыз дигән өметтә калабыз. Озакламый сез үзегезнең нәселегез тарихы белән таныша алырсыз, якташлар.

    Шәҗәрәне язган, аны бүгенге көнгә кадәр саклаган, аннан соң гарәп алфавитыннан кириллицага күчерү эшен башкарган юмарт күңелле якташларга барлык Бәзәкә халкы исеменнән бик зур рәхмәт әйтәсе килә!

                                                                                                        Администрация

    шәҗәрәләр

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться