• Новости

    Ат чабышы 2019

    Рәхмәт сезгә, якташлар!

         Сабантуй бәйрәмнәренең иң матур күренешләренең берсе- атлар чабышы. Татар халкы, крестьяннар өчен ат ул эшче дә, сугышчы да, гаиләнең терәге дә булган. Шуңа күрәдер инде бүген дә атлар, аларның матур итеп чабулары яшьләрне дә, өлкәннәрне дә битараф калдыра алмый. Сабантуй ат чабышлары белән ничек матур башланса, шулай матур дәвам итә бит ул. Шуңа күрә бүген 2019 елгы сабантуй ат чабышына нәтиҗә ясап, бәйрәмне матур итеп уздырырга үзләренең өлешләрен керткән якташларга, авылдашларга рәхмәт сүзләре әйтеп китәсе килә. ООО “Колхоз “Кама” директоры Рәфис Садриев чабыш трассасын әзерләү сорауларын чишүдә булышты. Авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов барлык сорауларны бик тиз чишергә булышты. Аерым итеп оештыру комитеты әгъзаләренә, шундый катлаулы эшне үз өсләренә алып, бәйрәмне матур итеп уздырган өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә:
    - Розалия Насифуллина- оештыру комитетының “штаб начальнигы”,
    - Раиф Хикматов- баш судья,
    - Ясминур Гиззатуллина- ат чабышы комментаторы.

         Атларны тәрбияләү, соңыннан аларның чабышына авылдашларны, сабантуй кунакларын сокландыру бик күп чыгымнар һәм атларга мәхәббәт  сорый. Рәхмәт барлык ат хуҗаларына безнең сабантуйны олылап, атларыгызны безгә алып килгән өчен! Рәхмәт безнең жокейларыбызга-алар бит безне матур итеп чабулары белән шатландыру өчен ел дәвамында әзерләнделәр. Беркемгә дә сер түгел, сабантуйга матур атлар, җайдаклар килсен өчен, аның бүләкләре дә саллы булырга тиеш. Ә инде бу эшне киң күңелле, авылыбызны, ат чабышын чын күңелдән яратучы иганәчеләрдән башка ерып чыгып булмый. Алда әйтелгән барлык булышчыларыбыз белән сезне бераз соңрак таныштырып китәрмен.

         Бәлки кемдер сабантуй шау-шуында ишетә алмый калгандыр, кемдер төрле сәбәп белән сабантуйга кайта да алмагандыр. Шуңа күрә тагын бер тапкыр ат чабышлары нәтиҗәләре белән таныштырып үтәсе килә. Ат чабышлары 2 номинациядә үтте:

         “Бәзәкә атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Тазиев Марат “Драйв” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. “Талтиннар” нәселе исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Кәлимуллиннар гаиләсе);

    2 урын: жокей Хәбибуллин Фәрит “Прочный” исемле атта. Ат хуҗасы- Исмагилов Рәшит Фәйзи улы . “Күчәгәрләр” нәселе исемендәге приз- 7 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- Рушан һәм Гөлназ Гильмановлар);

    3 урын: жокей Тазиев Мансур “Фемида” исемле атта. Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. Герой якташыбыз дүрт сугышчан орден кавалеры Гәрәй Минрахман улы Исмагилов исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Рәшит Фәйзи улы Исмагилов). Шулай ук татар халкының борынгы гадәте буенча соңгы килгән атка шагыйрь якташыбыз, Бәзәкә авылның почетлы гражданины Марсель Гыймазетдинов исемендәге призны шагыйрьнең улы Марат Гыймазетдинов тапшырды.

          “Кунак атлары” номинациясе:

    1 урын: жокей Леонтьев Виктор “Калина” исемле атта (Удмуртия, Грах районы). Ат хуҗасы- КФХ Леонтьев Виктор. Бөек Ватан сугышы һәм данлыклы 112-нче гвардия Башкорт кавалерия дивизиясе ветераны, “За отвагу” медале кавалеры Гимазетдинов Хәмәт Гимади улы исемендәге приз- 15 000 сумлык сертификат. (иганәчесе- Россиянең Һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины, “Подряд” фирмасының генераль директоры Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы)

    2 урын: жокей Тазиев Марат “Гусар” исемле атта (Менделеевск районы, Ык Тамагы авылы). Ат хуҗасы- КФХ Тазиевлар. “Кама” колхозын 1958-1983 елларда җитәкләгән Баян Вәли улы Әхмеров исемендәге приз- 7 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Шиабиев Айдар Әхмәтнур улы);

    3 урын: жокей Тимиряева Диана “Латифа” исемле атта. Ат хуҗасы- “Фаворит” ат-спорт мәктәбе (Менделеевск шәһәре). Бәзәкә егете, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое исеменә тәгъдим ителгән, Кызыл Байрак ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры офицер- танкист Гильфанов Муллаян Биктимер улы исемендәге приз- 5 000 сумлык сертификат (иганәчесе- Шакиров Рәфиснур Хаҗи улы);

    4 урын: жокей Михайлов Вячеслав “Малыш” исемле атта (Удмуртия, Грах районы Байтуган авылы). Ат хуҗасы- КФХ Леонтьев Виктор. 3 000 сумлык сертификат (иганәчеләре- КФХ Тазиевлвр).

         Ат чабышларын уздыруга үз хезмәтләрен керткән барлык якташларга тагын бер кат зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

        Әйдәгез әле, якташлар, алдагы елларда да сабантуйларны, ат чабышларын шулай үк гөрләтеп, матур итеп үткәрик! Безнең балалар, оныклар, туганнар, дуслар, кунаклар узган бәйрәмнән якты хәтирәләр алып китеп, алдагы елларда да безнең сабантуйны сагынап кайтсыннар!

                        Ат чабышын оештыру комитеты рәисе Рәфиснур Тазиев

     

    Сабантуй

    Ат чабышы









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться