• Новости

    День сюрпризов

    Күңелле сюрпризлар көне.

    Бәзәкә мәдәният йорты 2.07.2019ел.

     

    Икенче июль – сюрпризлар көнен без дә балалар белән билгеләп утәргә уйладык. Балалар алдан ук бер – берсенә сюрприз әзерләргә булдылар. Менә шунда сорау туды? Нәрсә соң ул сюрприз? Балаларның күбесе сюрприз ул - буләк дип җавап бирде, әзерләгән буләкләре белән алыштылар. Азалия Мөхетдинова сюрприз ул буләк кенә тугел, ә якын кешеңне ниндидер гамәл белән сөендерү диде.Энелэре Алмаз һәм Артур белән бик матур плакат әзерләп, велопрогулка оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Райнур Исмәгыйлевның да җавабы кызыклы иде: кешеләргә көтмәгәндә яхшылык эшләп, аларга елмаю бүләк итсәң-менә дигән сюрприз була диде.Без озак уйлап тормыйча шулай эшлэдек тэ. Йорэк формасындагы шарларны  урамда очраган авылдашларга буләк итәргә уйладык. Сюрприз чыннан да бик матур килеп чыкты. Абыйлар, апалар, эбилэр, балалар бик сөенделәр: “Узебезнең якыннарыбызга да берәр сюрприз эзерлибез болай булгач,”-диделәр...

    Әйдәгел киләчәктә дә якыннарыбызга, куршеләребезгә, авылдашларыбызга яхшы гамәлләребез белән елмаю бүләк итеп яшик!

    (Г.Гумерова)

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться