• Новости

    Аюповы Арслангали и Гаян

    Минем әти-әни турында бик тулы мэгълүматны Рәмзия апа Мөхетдинова үзенен «Укытучым, кадерлем» китабында язган иде. Шуңа күрә шул китаптан өземтәләрне сайтка куймакчы булдым. Укытучы Арыслангали Әюп улы Әюпов бик күп сабыйлар өчен– беренче укытучы. Ул 1918 ел-ның августында Сарман районының Иске Әлмәт авылында ярлы крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Ике яше дә тулмаган сабый, әти-әнисе ачлыктан вафат булу сәбәпле,ятим кала. Туганнан туган абыйсы аны үз тәрбиясенә ала.Уку яшенә җиткәч, авылларында башлангыч, урта белемне Сарманда ала. Арыслангали Әюпов 1933 елда Алабуга педтехникумына укырга керә һәм аны 1936 елда тәмамлый. Яшь белгеч, кулына юллама алып, Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына килә. Даны бөтен татар дөньясына билгеле булган мәдрәсәле бу авылның мәктәбендә мәгърифәтче Бубыйлар эшен дәвам итү, балаларга тәүге дәресләр бирүдән горурлык хисләре кичерү тәмен татырга насыйп була аңа биредә. 1938 елда Арыслангали Әюповны язмыш җилләре ерак Үзбәкстан якларына алып килә. Кышлактан-кышлакка йөреп, яшь татар мөгаллиме үзбәк балаларын укыта, аларга мәгърифәтнуры өләшә, ата-аналар арасында агарту эшләре алып бара. 1939 елның 1августыннан Наркомпросвещение тарафыннан Әюпов Арыслангали Бондюг районының Бәзәкә авылына укытучы итеп җибәрелә. Әмма биредә елдан артык эшләүгә, сугыш башлана. Сәламәтлеге буенча аны фронтка алмыйлар, ә Самара өлкәсенең Чапаевск каласына(ул Чапаевск – коточкыч урын була, анда гади корал да, химик корал да эшлэнэ, ул кала гына тугел, искиткеч зур каберлек…искэрмэ.) хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Биредә ул 1941 елның июленнән 1944 елның 15 августына кадәр маляриолог булып эшли. Яхшы хезмәте өчен Михаил Иванович Калининнан Рәхмәт хаты ала. 1944 елның 1 сентябреннән кабат Бәзәкә мәктәбендә эшли башлый. Сабый балалар, ягъни аңа укырга килгән башлангычлар, укытучыларын беренче күрүдә үк яра-талар, үз итәләр, аңа тартылалар. Укытучы, балаларны укырга, язарга, хисапларга өйрәтеп кенә калмый, алар-ның күңел нечкәлекләрен искиткеч тиз сизә, барлык тойгыларын һәм уйларын аңлый. Яңа теманы ничек итеп сөйләргә, төшендерергә, белемнәрен ничек баетырга ки-рәклеген төгәл билгели ул. Дәресләрдә бер генә балага да каты итеп дәшми, ачуланмый, әмма тиешле тәртипне һәрчак таләп итә. Дәрес материалын гади итеп аңлата, балалар арыган очракта, йә җыр җырлатып ала, яки кыска гына әкият сөйли. Шулай балаларны ял иттерә дә, кабат дәресне дәвам итә. Арыслангали Әюпов укучылары өчен тырышлык, ихтыяр көче, таләпчәнлек үрнәге була. 1964 елның мартында Арыслангали абый Әюпов вафат булды. Гомер юлы якты Нык-нык атлап килә безгә таба, Укытучы апабыз Гаян. Җитди холык, горур табигатьне, Дөреслекне алган ул кайдан? Яхшы укытучы дигән исеме “Яхшы апа” белән янәшә. Газиз әниләре кебек якын итеп Һәрбер бала аңа эндәшә. Аны, әнә, балалары сарган, Мең сорауга җавап көтәләр. Тормыш дигән олы имтиханны Бергәләшеп шулай үтәләр... Сөенече аның – шул балалар Җирдә кеше булып үссәләр. Тормыш сынауларын үткән чакта Сынмый, сыгылмыйча түзсәләр. Сөенече – шушы балаларның Җырдай матур булса эшләре, Җирдә яманлыкны, явызлыкны Бетерергә китсә көчләре... Бу шигырь юллары укытучым, сыйныф җитәкчем, хөрмәтле остазым Гаян апа Әюповага багышлана, аның холык-фигылен төгәл ачыклый. Кешенең бәхетле яки бәхетсез булуы нәрсәләргә бәйле, тормыш-ның матурлыгын ничек күрергә,аны ничек булдырырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт-ләрне ничек тоярга? Тормыш дигән зур төшенчә турында ниләр беләбез без? Алда безне нинди юллар, нинди язмышлар көтә? Сораулар, сораулар... Барысына да кайдан һәм нинди җавап табарга? Җавапны без укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Гаян апа Әюповадан көтәбез. Ә ул беребезне дә җавапсыз калдырмый. Сөйли, аңлата, чагыштыра, ми-саллар китерә, ышандыра, күңелләрдә өмет тудыра. Әюпова Гаян Мулламехәмәт кызы 1922 елда Бәзәкә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башка балалар кебек үк, тормышның әчесен-төчесен күреп үсә. Мәктәптә бик тырышып укый, барлык фәннәрдән дә гел яхшы билгеләр генә ала. 1940 елда урта мәктәпне тәмам-лый, беренче чыгарылыш укучысы була. Өлгергәнлек аттестаты белән бергә, барлык фәннәрне дә гел “5”ле билгеләренә генә бетерү сәбәпле, ул теләсә кайсы юга-ры уку йортына имтихансыз керү хокукын ала. Шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Тик бер курс бетерүгә, сугыш башлана. Кыз укуын өзәргә мәҗбүр була. 1941 елның көзендә аны Алабуга районы-ның Иске Юраш мәктәбенә укытырга җибәрәләр. 1942 елның җәендә Алабуга педучилищесында өч айлык укы-тучылар курсларын тәмамлый, аннан, 1943 елның көзен-дә, Бәзәкә мәктәбенә кайта. Биредә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта башлый, эшен фидакарьләрчә, намус белән 1976 елга кадәр дәвам итә, озак еллар мәк-тәптә укыту бүлеге буенча мөдир була. Эшләү белән бер үк вакытта читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. Гаян апа Әюпова тирән белемле, киң карашлы, зур эру-дицияле укытучы иде. Остазыбызның мәгариф эшендәге тырышлыгы, булдыклылыгы һәркемне сокландырырлык булды. Аның үз юлы, методикасы, югары нәтиҗәләргә ирешү алымнары да үзенчәлекле иде. Дәресләре үзенә бертөрле төгәллек, тормыш белән бәйләнешлелек ягын-нан һәрчак үрнәк булдылар. Тема авыр, материал зур булса, Гаян апа керә-керешкә үк теманы сөйли башлый иде. Укучыларга беркайчан да кычкырмады, дәрестә тәртипкә чакырмады. Әмма бу аның дәресләрендә кыбырсып яки онытылып утырырга мөмкин булган икән, дигән сүз түгел. Укытучыбыздагы мәһабәт гәүдә, горур кыяфәт, ачык, туры караш, өзепөзеп, басым ясап әйткән сүзләр – болар һәммәсе безне шундук тып-тын калырга, җавабыңны уй-лап, җыйнак, төгәл итеп сөйләргә мәҗбүр итә иде. Укучы-ларга ул ныклы белем бирде, төпле белем дә таләп итте. Аны “усал укытучы” дип атадылар. Әйе, усал иде, әмма явыз түгел, туры сүзле, хакыйкать сөюче, ифрат дәрәҗәдә гадел кеше, үз фәненә бик җаваплы карый торган, укучы-лары, үз сыйныфы өчен җан атып йөрүче педагог булды. Бу урында искәртеп үтәм: аның классын тәмамлаган 21 укучының җидесе, мәктәп бетергән елны ук, югары уку йортларына кердек. Бу бит ул вакытта акча төртеп керү дигән нәрсәнең төшкә дә кермәгән чагы. Һәрберебез, укытучыларыбыз биргән белемгә таянып, үз көчебез, үз тырышлыгыбыз белән гадел рәвештә кердек, тырышып укыдык. 11 нче сыйныф, җитәкчебез Гаян апа һәм практикантлар. 1965 ел Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсендә педагогның шәхси үрнәге – аның ни дәрәҗәдә белемле, зыялы кеше булуы, һөнәри әзерлеге, холкы һәм темпераменты да зур роль уйный. Бу җәһәттән Гаян апа мәктәптә иң тәвәккәл, көчле рухлы, искиткеч зур энергия чыганагына ия, бет-мәс-төкәнмәс ихтыяр көче белән башкаларга да уңай тәэ-сир итүче укытучы иде. Гаян апа Әюпова гомере буе 9-10 нчы сыйныфларда укытты. Ә бу – ел саен тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән Яңа елдан башлап май аена кадәр консультация-ләр, билетларга җаваплар язу, кабатлаулар дигән сүз. Ике сменада эшләгән укытучы кичкә кабат мәктәпкә ашыга,укучыларын имтиханнарга әзерли. Сыйныф җитәкчесе итеп тә аны һәрчак өлкән классларга билгеләделәр. Сыйныф җитәкчесе булу – бу эшкә чын күңелдән бирелеп эшләгән педагогтан ифрат күп вакыт, энергия, нык сәламәтлек таләп итә. Яшьләрнең рухи һәм әхлакый сыйфатларын баету, безне шәхес итеп үстерү өчен Гаян апа вакытын да, көчен, белемен, осталыгын да кызганмады. Ул безнең тормышыбызда онытылмаслык эз калдырган кеше. Авыл халкы арасында да Гаян апа Әюпова зур хөрмәткә ия иде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашты, күп мәртәбәләр авыл Советы депутаты булып сайланды. Хезмәт юлы туры, гомер юлы якты иде аның. Тормыш иптәше Арыслангали абый белән биш бала үстерделәр. Ире вафатыннан соң да, балаларын укытты, тәрбияләде, кеше итте. Өч баласы мәктәпне медальгә бетерде, бишесе дә югары белем алдылар. Мәктәптә белем бирүче, тормышта яшьләргә үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдырган олуг зат иде Гаян апа Әюпова. Югары әхлаклы, зур абруйлы, олы тәҗрибәле, тирән белемле, һәрчак оптимист рухлы булган, бик күп асыл сыйфатларны үзенә туплаган якты күңелле укытучым образы мине еллар аша озата килде, якты маяк кебек бары алга дәште. Мин аңа чиксез рәхмәтле, хөрмәтле. 1991 елның ноябрь аенда Укытучыбыз безнең арабыздан мәңгелеккә күчте. Туфрагыгыз ак мамык булсын, Апа, Остаз, кадерле Укытучы. Рәмзия апа Мөхетдинованын сузләренә өстәп әйтәсе килгәне – әти белән әнинен якты йөзләренә кызыллык китермичә яшәргә язсын иде, аларның инде куп санлы оныклары, оныкчыклары бар, аларга да маяк булуларын телим!
                                                                                                     (Равия Аюпова)

    тулырак

    личности









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться