• Новости

    Дамир Гарифзянович Гимазов

    Гимазов Дамир Гарифҗан улы 1947 елнын 7 сентябрендә Бондюг районы Татар Сарсазы авылында күп балалы,  әтисе гади колхозчы, әнисе укытучы булган гаиләдә дөньяга аваз сала. Авыр сугыш чорыннан соң кавышкан әтисе белән әнисенең Дамир беренче уртак балалары була, ә аңарчы инде гаиләдә әтисенең 5 баласы, әнисенең 1 кыз баласы була. Соңрак гаилә тагы да ишәеп 10 балага җитә. Өлкән балалар үсеп бер-бер артлы чыгып китәләр. Әниләре башта Тойма авылында, соңрак Тукайда укытып йөри. Мөмкинчелек булмау сәбәпле атнага бер генә кайта; әтисе көне буе колхозда эштә. Шуңа күрә  өйдәге барлык эш, ишек алдын, абзар тулы мал-туар карау 3 кечкенә бала җилкәсенә төшә. Эштән калган буш вакытта, урамга уйнарга чыккач, бүтән балалар уйнаганда, Дамир уйнамыйча басып тора, апасы: «Ник уйнамыйсың, җаным?» дигәч, «кием пычрана» дия торган була.    

    1955 елда кечкенә Дамир Песәй мәктәбенә укырга керә. Шушы вакытта күршедә яшәүче туганнан туган абыйсына әнисе гармун алып бирә, әмма абыйсында гармунда уйнарга өйрәнү теләге булмый. Ул эшкә киткән вакытта Дамирны туганының әнисе өйләрендә бикләп калдыра торган була. Шунда ул үзлегеннән гармун уйнарга өйрәнә һәм гомере буе җилкәсеннән гармуны төшми. Авылда, мәктәптә үткәрелгән чараларның берсе генә дә  аннан башка узмый.

          Песәй мәктәбенең 7 классын тәмамлаганнан соң Дамир  Бондюг поселогындагы 2 нче хезмәт политехник мәктәбенә укырга китә. Шунда бергә укыган вакытларын,  иптәшләрен , үзләре ачлы-туклы булсалар да ул иң кунелле вакытлар иде дип искә ала. Спорт белэн мавыгып китүе дә шул елларда  була.

          1965 елда Бондюг мәктәбен уңышлы тәмамлап, Алабуга педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Мөгаллимнәр арасында яхшы укучыга, иптәшләре арасында ышанычлы дуска  әйләнә.   Җиңел аралашучан, ачык күңелле  студент институтта укыганда 7-8 кружокка йөри, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, төрле музыка уены коралларында уйнарга өйрәнә. «Гитараны гына өйрәнә алмадым»-ди ул узе турында соңрак. Каникул вакытларында төрле эшләргә йөреп акча эшли. 

    1970 елда  институтны тәмамлый һәм яшь мөгаллимне  Чупрәле районы Зур Акса авылына математика һәм физика фәннәрен укытырга җибәрәләр. Ләкин ул анда 3 ай  гына эшләп кала, чөнки армия сафларында хезмәт итеп кайту теләге көчле була, Үзе бик үтенеп  сорый торгач, армия сафларына хезмәткә алына. Тырыш, гадел солдатны Ерак Көнчыгыш хәрби округының 62230 нчы  гаскәрлегенә отделение командиры итеп белгелиләр, сержант званиесе  бирәләр.

    Ул анда  солдатлар белән беррәттән идәнен дә юа, карын да чистарта….

    Хезмәт итү вакыты чыккач, мактауга лаеклы хезмәт иткәне өчен, часть командиры алга таба эшләп калырга үгетли. Ләкин әти-әнисе каршындагы бурыч, алар янында булырга, ярдәм итәргә теләге ныграк була, һәм ул туган ягына кайтырга карар кыла.

    Армия сафларыннан кайткач, 1972 елның 3 январендә Бәзәкә мәктәбенә математика  укытырга эшкә килә.

      Туган авылыннан әлләни ерак булмаган Бәзәкә авылын ул бик тиз үз итә. Анда яшь мөгаллимә - Бәзәкә кызы Ибатуллина Шәмсия белән танышып, 22 декабрьдә тормыш корып җибәрәләр. Гаиләдә бер-бер артлы балалары -Динар һәм Гөлнар дөньяга килә.

    1986 елда Дамир Гарифҗан улын Бәзәкә урта мәктәбенә  директор итеп билгелиләр. 13 ел директор вазифасын башкара ул. «1 нче категорияле укытучы», «РСФСР нын мәгариф отличнигы» дигән исемнәргә лаек була.   Дамир Гыймазов укытучы һөнәрен сайлап ялгышмый. Ул балаларга катлаулы фәннәрнең берсе булган математиканы укыта, балалар арасында да абруй казана. Балалар аны яраталар, хөрмәт итәләр. Укыту арасында буш вакытлары булса ул балалар белән чыгып туп тибә, волейбол уйный…. Җырга-моңга, спортка  гашыйк  мөгаллим җитәкләгән чорда тату педагогик коллектив оеша.

    Бәзәкә мәктәбе укучылары һәм укытучылары  төрле смотр-концертларда, спорт бәйгеләрендә актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Буш вакытларында гармунда, курайда уйнарга яраткан Дамир Гарифҗановичтан башка Бәзәкә үзешчәннәре куйган бер генэ концерт та, чара да үтми. Күп кенә спектакльләрдә катнаша, төрле рольләр башкара.

    1996 елда Дамир Гарифҗан улын территориаль сайлау комиссиясе председателе итеп белгелиләр. Ул вакытта да ул  үз намусына каршы чыга алмый, вөҗданы кушканча эшли. «Өстән» бирелгән курсәтмәләргә каршы чыга, бер генә ялган документка да кул куймый.  Аны моның өчен әлбәттә «курә алмаучылар» шактый була, ләкин  сокланучылары да табыла.  Кем генә булмасын, аның гомере буе гадел кеше булганына алар тагы бер кат инана.

    Мөгаллимнәр арасында гомере буе үзе сайлаган һөнәренә тугры калучы, нинди генә авыр шартларда да үз юлыннан тайпылмыйча, намуслы, гадел, тугырыклы, ярдәмчел, беркайчан да олысына да, кечесенэ дә тавышын кутәреп дәшми торган Дамир Гарифҗанович гаиләсе, туганнары, дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары, укыткан укычылары арасында зур абруй яулый, хөрмәт казана. «Андый кешеләр сирәк була»-ди аны белгән кешеләр, якыннары аны фәрештәгә тиңлиләр, гаиләсе аның белән горурлана.

    Аллаһы Тәгалә үзе янына яхшы кешеләрне җыяр ди… Дамир Гарифҗан улының да 2019 елның 17 августы көнне, озак авырудан соң, йөрәге тибүдән туктый…

    Г.Гимазова сөйләгәнне Ф.Башарова язып алды.

    личности

    Фотоальбом Дамира Гарифзяновича Гимазова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться