• Новости

    Бер курешу - узе бер гомер

                       БЕР  КҮРЕШҮ  -  ҮЗЕ  БЕР  ГОМЕР.

                2019 елның 5 октябрендә Бәзәкә авылы мәдәният йортында авылыбызның мәктәбен төрле вакытларда бетергән укучыларны очраштыру-күрештерү кичәсе узды. Беренчедән бу көн Укытучылар көне булса, икенчедән быелгы ел Бәзәкәдә дөньяви мәктәп ачылуның 105 еллык юбилее да иде. Кичә “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән исем астында гөрләп узды. Клуб халык белән шыгырым тулы иде, урындыклар гына да түгел, өстәлгән урыннар да җитмәде, халык, стена буена басып, кичә беткәнче карады. Кайсыбер “акыллы башлар”: “Ул кичә мәктәптә уздырылырга тиеш”,- дип, тәнкыйтьләмәкчеләр иде. Без бит аны алдан ук белеп тордык – 500дән дә артык халык җыелды, аларны ничек кечкенә генә мәктәпкә сыйдырасың?! Һәрбер 10 еллыкка аерым төстәге тасмалардан бантлар таратылды. Кичә барышында килгән чыгарылышларның барысын да барлап чыктык. Моннан 60 ел элек бетергән абый-апалар да байтак килгән иде. Ә иң күп килгәне 70нче елларда мәктәпне бетергәннәр булып чыкты. Бәзәкә мәктәбендә чит авылдан килеп, интернатта торып укыганнар да Псәй, Турай һ.б. авыллардан, ерак араларны якын итеп, килеп җиткәннәр иде – аларны да барладык. Рәхмәт аларга.

                Кичә шул хәтле матур барды, залдагы халыкка тик утырырга ирек бирмәдек. Барлык укытучыларны да диярлек искә төшердек, арабыздан киткәннәрнең исән чагында яздырып калдырган видеоларын караганда күбебезнең күзләреннән яшь тамды. Бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны да, классташларыбызны да искә алдык.

    Тормыш дәвам итә: кайгысы-хәсрәте, сөенеч-рәхәте дә бергә уралып бара бит. Уку-укыту, мәктәп язмышы, аның тарихы, бер-берсенә үрелеп барып, онытылып барган истәлекләрне яңартты. Бәзәкә авылында туып-үскән артистларыбызның талантына бөтен кеше шаккатып утырды. Тукайның “Таз” шигырен сәхнәләштергән укучы балалар искитәрлек итеп үз рольләрен башкардылар, менә дигән итеп биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләрен дә сөйләделәр. Ә пенсионер “пионерлар” чыгыш ясаганда халык егыла-егыла көлде. Кәүсәрия менә дигән укытучы булды, “укучыларын” гына түгел, бөтен залны исем-отчествосын әйттереп исәнләштерде. Җырчыларыбыз да үзләренең осталыкларын халыкка күрсәттеләр. Кичә “Венский вальс” белән башланып китте. Аны Алабугадан килгән кечкенә биючеләребез башкарды. Бу балалар бәзәкәлеләрнең оныклары иде: Габдуллин Рәшит белән Гүзәлнең оныгы Самира, Назмутдинов Сәетнур белән Мөнирәнең оныгы Залина һәм минем ике оныгым Самир белән Кәрим Ахметовлар булды. Алар тагын самбо биюен дә биеделәр. “Капка төбе”, “Чәк-чәк”, “Мәктәп еллары” биюләре бөтенесенең күңеленә хуш килде. Кичәне алып баручылар һәрберсе үзләренең сүзләрен чын күңелдән халыкка җиткерделәр, йөрәктәге һәрбер кылны кузгатырлык итеп башкардылар. Ә пионер, комсомол елларын искә төшерү ничек күңелле  булды! Рәмзиянең: “Будьте готовы!» - дигән сүзенә бөтен зал: “Всегда готовы”, - дип җавап бирде.

    Безнең барлык артистларыбыз да менә дигән, вакытларын кызганмыйча, ялындырмыйча кичәдә катнашканнары өчен мең-мең рәхмәт аларга. Араларында, Турай, Псәй, Тәкәш, Алабугадан килеп, кичәдә катнашучылар булды, аларга аеруча зур рәхмәт. Кичәдән соң безнең янга килеп: “Нигә миңа да әйтмәдегез, мин дә катнашкан булыр идем”, - диючеләр дә күп булды. Белмәдек бит, бик рәхәтләнеп чакырган булыр идек.

                Кичәнең иң төп өлеше яраткан, мәңге онытылмас укытучыбыз Башаров Рәшит абыйга багышланган иде. Кыска гына гомерен мәктәп һәм авыл тормышына багышлаган бу олы шәхесебезгә авылның “Почетный гражданин” исеме бирелүе барлык халык тарафыннан көчле алкышлар белән каршы алынды. Ә инде кадерле укытучыларыбыз Фирая апа белән Рәшит абыйның өч баласы да, сәхнәгә менеп, бу бүләкне алулары барыбыз өчен дә аеруча дулкынландыргыч булды.

                Кичәдә Менделеевскийдан мәгариф идарәсе начальнигы Таһиров Ильбар Газизянович һәм мәдәният идарәсе начальнигы Шигапова Екатерина Владимировна да катнаштылар. Алар да үзләренең җылы сүзләрен халыкка җиткерделәр, активистларга мактау грамоталары тапшырдылар. “Мәйдан” журналыннан, авылыбызны зурлап, баш редактор урынбасары язучы Факил Сафин белән бүлек мөдире язучы Әлфия Ситдикова журналның октябрь санында басылган “Бәзәкә рухы” дигән зур мәкаләсен бүләк итеп алып килгәннәр иде.

                Концерт беткәч, танцылар башланды: яше-карты күңелле итеп биергә тотынды, ә ветеран укытучыларны мул әзерләнгән өстәл артында тагын бер тапкыр котладылар. Мәктәбебезнең ишекләре кичәгә кадәр дә, кичәдән соң да ачык булды-моны мәктәп директоры Айгөл Нәбиева матур итеп оештырды, рәхмәт аңа. Теләгән классташлар анда кереп, яшьлек елларын искә төшереп, укыган бүлмәләренә кереп, утырган өстәлләрен искә төшереп, фотоларга төштеләр. Сәхнәдә дә матур стенд янында сабакташлар бергә үзләренең очрашуларын, фотога төшеп, мәңгеләштерделәр.

                Кичәне әзерләүдә эшмәкәрләребез бик зур ярдәм итте.  Аларның исемнәре кичәдә яңгырады: Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы, Тазиев Рифнур Хаҗинур улы, Кәлимуллин Рәшит Хаҗинур улы, Бәшәров Фәрид Рәшид улы, Мифтахов Рәшит Шәрифҗан улы, Закиров Рафис Файзерахман улы, Садриев Рәфис Фәйзерахман улы, Шакиров Рамиль Галимҗан улы, Махмутова Әнисә Хаҗи кызы, Ахметов Тимур һәм Светлана. Сәхнәдәге панноны барыгыз да күргәндер – бу Закиров Рәфиснең хезмәте. Хәзер бит бию күлмәкләрен дә арендага акча түләп аласы, аппаратурасы, фотога, видеога төшерүчеләре дисеңме – берсе дә бушлай түгел.  Тиеш дип утыра торган Совет заманы 30 ел элек бетте.         

    Шундый искитмәле кичә бик җайлы гына әзерләнгәндер дип уйламыйсыздыр. Яраткан укытучыларыма, туган мәктәбемә, гомерен мәктәпкә багышлаган әниемә багышлап истә калырлык кичә уздыру минем зур хыялым иде. Кичәдә катнашырга тиешле кешеләребез белән төрле кытыршылыклар килеп чыкканда, әллә интекмәскә инде дип, төшенкелеккә бирелә башласам, Калимуллин Рәшит иртүк шалтыратып,күңелне күтәреп җибәрә дә, (ул безнең бик көчле этәргеч булды, барыбызны дер селкетеп торды), тагын сценарий өстендә эшләргә тотынам: сызам, бозам, нәрсәдер өстим. Ул бит барысын да чын күңелдән, бөтен йөрәгеңне биреп эшләсәң генә халыкның тирән хисләрен уята аласың.

     Сценарий белән генә эш бетми бит әле, аның концерт номерларын да әзерлисе бар. Көнне төнгә ялгап, энәсеннән җебенә кадәр уйлап, һәрбер катнашучы белән аерым-аерым эшләп, бар халык белерлек итеп, Бәзәкәдә генә түгел, якын-тирә авылларга да белдерүләр таратып, интернетка куеп, шундый уңышлы итеп клуб сезонын ачу өчен тырыша-тырыша чабып йөрүчеләрнең исемнәрен язмасам да, беләсез инде. Тик атамый булдыра алмыйм. Алар Гомәрова Гүзәлия, Насифуллина Розалия, Бәшәрова Фәния һәм Мунирова Лилия. Өченче тапкыр бу кызлар белән зур кичә уздыру дәверендә аларның эш өчен янып-көеп йөрүләренә исем китә. Шул хәтле тырыш булсалар да булырлар икән! Зур рәхмәт сезгә, кызлар! Кемгә сөйләсәң дә, ышанмыйлар, “Хәзер андый авыллар, тулык клублар юк,”-диләр. Бу бит шушы эшчән кызларыбызның зур, авыр хезмәте.

    Безнең авыл халкы усал, кырыс халык бит ул. Яхшы сүз әйтүгә караганда, тизрәк тәнкыйтьләргә тотыналар, гел тырнак астыннан кер эзләп кенә торалар. Үзләре бернәрсәгә дә катнашмыйлар, ә усаллыкларын әйтми, язмый кала алмыйлар. Я мәкалә дөрес язылмаган, я чакыру кәгазьләре таратылмаган, я эшләмиләр... Бу нинди хәл инде бу?! Бәзәкә группасын ачасың, тагын кайсы нинди гайбәт язды микән дип уйлыйсың. Кичә узгач та, тагын кайсы тузга язмаган сүз язар микән дип, группаны күзәтә башладым. Якшәмбе көн тыныч кына узды, дүшәмбе көн матур сүзләр яза башладылар. Әллә теге тәнкыйтьчеләр бәйләнер урын тапмыйлар инде? Аның бит дәвасы бар: “Минем әтәй-әнәй, әби турында язмаганнар, хата белән язганнар, бернәрсә эшләмиләр,” – дип ятканчы, мәкаләсен дә, китабын да үзегез теләгәнчә яза аласыз, кичәләр уздырырга мөрәҗәгать итсәгез, беркем дә каршы булмас – ишекләр һәрвакыт ачык. Кешеләр турында яхшылык яза башласаң: “Минем турыда гына мактап язмагыз, тагын сүгәргә тотынырлар,”- дип куркып торалар. Бу көнчелек микән соң инде?!  Мин дә усаллык ягыннан авылдашлардан ерак китмәгән. Руслар әйтмешли, наболело, шуңа күрә бу сүзләрне язмый калдыра алмадым, гафу итәрсез. Берегезгә берегез булышып, аяк чалмыйча яшәсәгез нинди рәхәт, күңелле булыр иде. Эше булмаган кеше генә бәйләнә, ә яхшы кеше һәрвакыт ярдәм итәргә генә тора. “Начарлык – начарлык булып, яхшылык – яхшылык булып кире үзеңә кайтыр,”- дип юкка гына олылар әйтеп калдырмаган. Авылдашлар арасында яхшы кешеләр күбрәк, булышырга торучылары да байтак. Читтә торучы, сайтны карап баручылар да авылыбыз тормышының аклы-каралы булуын да белеп торсыннар, үзләрен туган якларында булгандай хис итсеннәр,  дип язам бу юлларны.

    Ничек кенә булмасын, Бәзәкәбез яши, гөрли, матурая, актив кешеләр арта бара, яңадан яңа талантлар табылып тора. Әти-әнидән соң туган авылдан да якын, кадерлерәк нәрсә бар соң!!! Яшә, Бәзәкәм, даның еракларга таралсын, авылдашларыбыз: “Мин Бәзәкәдән”,- дип горурланып яшәрлек булсын!

                                                            Әнисә Мәхмүтова, 8 октябрь 2019 ел.

    клуб

    фото









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться