• Новости

    "Майдан" журналы. Бэзэкэ рухы

    БӘЗӘКӘ РУХЫ

     

    Менделеев районында урнашкан Бәзәкә авылы белән безне ниндидер күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора сыман. Һәм еш кына: «Җан тартмаса, кан тарта» – дигән халык сүзе телгә килә. Күрәсең, әлеге төбәк белән ерак бабаларыбыз яшәгән чорларда ук тыгыз бәйләнеш булгандыр.

    Тарихын белгәннәрнең киләчәге бар, диләр. Бәзәкә халкы үз тарихына битараф түгел. Мәгърифәтле, үз туган җирен, авыл, нигез хакын хаклый, саклый торган кешеләр яши биредә. Татар дөньясына бик күп зыялы шәхесләрне дә биргән як бит әле ул. Гомер гомергә бәзәкәлеләр белемгә, яктылыкка омтыла. Яшәү рәвешләре менә шул хакта сөйли. Бәзәкә авылы кешеләре белән еш очрашырга туры килә безгә. Яраткан каләмдәшебез Марсель Гыймазетдинов, Чаллы шәһәрендә утыз елга якын төзелеш өлкәсендә халыкка алыштыргысыз хезмәт күрсәтүче «Подряд» төзелеш оешмасы генераль директоры Мөнәвир Хәммат улы Гыймазетдинов, «Бизяки.рф» сайтында авыл тормышын яктыртып баручы Рәшит Кәлимуллин, авыл җанын саклауга үз өлешен кертүче Фәрит Бәшәров кебек шәхесләр белән аралашу, Бәзәкә авылында үткәрелә торган мәдәни чараларда катнашу, күренекле галимнәрне тәрбияләп үстергән як белән танышлык күңелдә бу төбәккә карата соклану һәм горурлык хисләре уята.

    Әле кайчан гына җырчы-шагыйрь, «Бәзәкә авылының мактаулы кешесе» (2017 ел) Марсель Гыймазетдиновның 75 еллык юбилеена багышланган «Гомер җырда калсын» дигән искә алу кичәсендә булып кайткан идек. Әлеге чара бәзәкәлеләрнең яшәү рәвешендә рухи байлыкның гаять зур урын алып торуын янә бер кат исбатлады. Марсель Гыймазетдиновның иҗаты бүгенгесе көндә дә яшәвен дәвам итә. Яңадан-яңа җырлары дөнья күрә. Кичәдә авылдашлары шагыйрьнең исемен мәңгеләштеру хакында фикер алыштылар. Күп тә үтмәде, Рөстәм, Марат, Мөнәвир Гыймазетдиновлар, Рәфиснур Закиров ярдәме белән, мәгариф ветераны Рәмзия Мөхетдинова Марсель Гыймазетдинов исеменә бәйле истәлекләр, шәрехнамәләр, шагыйрьнең үзе язган мәкаләләрен, шигырьләрен туплап, «Гомер җырда калсын...» дип исемләнгән китабын әзерләп, бастырып чыгарды.

    Авылның рухи тормышына, аның яшәешенә сокланудан Бәзәкә авылы, аның тарихы, кешеләре турында язу теләге туды. Һәм без Бәзәкә авылында туган күренекле шәхесләрнең берсе – Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова янына юл тоттык.

    Альта Хаҗиевна 1937 елның 9 июнендә Бәзәкәдә туа. 1955 елда Алабуга педучилищесын, 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. СССР тарихы кафедрасы каршындагы аспирантурада белем ала. 1967–2010 еллар арасында университетта ассистент, өлкән укытучы, доцент булып эшли. «Татарларда хатын-кызларны дөньяви укыту өчен көрәш (1861–1917)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

    Ул дистәдән артык фәнни һәм фәнни-популяр китаплар авторы. Аның төрле журнал һәм җыентыкларда күпсанлы мәкаләләре басылып чыга. Альта Мәхмүтова Бәзәкә авылының Мактаулы гражданины – авылның иң хөрмәтле, затлы, зыялы шәхесләренең берсе. Туган авылы белән тыгыз элемтәдә, һәр чарага чакырулы. Якташлары белән күрешеп, хәл белешеп, булганына шөкер итеп гомер кичерә. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Иң беренче нәүбәттә без аңа исеме хакында сорау бирдек.

    – Альта Хаҗиевна, сезнең исемегез бик сирәк яңгырашлы, үзенчәлекле. Ни өчен сезгә шундый исем кушканнар?

    – 1937 ел – репрессияләр елы. Дингә каршы, шул исәптән, татарларга ислам дине белән кергән исемнәргә дә каршы каты көрәш барган чор. Ул чагында әни укытучы, әти авыл советы секретаре – авылда яңа гореф-гадәтләргә, исем кушу кебек яңа йолаларга да юл күрсәтүче зыялылар. Алар мин туар алдыннан «Последний табор» дигән кино караганнар. Колхозлашу чорына багышланган фильмның төп героинясен – Альта исемле чегән кызын – Ляля Черная (чорның атаклы артисткасы) уйный. Әни белән әти, кызыл туй (бәби туе) уздырып, миңа шул исемне кушканнар. Шулай, мин Альта булып киткәнмен.

    – Исемегезнең мәгънәсен беләсезме?

    – 1951 елны Алабуга педучилищесына укырга кердем. Документларны ак костюм кигән, ак сакаллы, ап-ак чәчле, юка гына гәүдәле карт кабул итте. Язганда, ул миңа карап алды да: «Һе, родители по вас дали имя», – диде. Бу сүзләр бик кызыксындырса да, сорау бирергә кыюлыгым җитмәде. Кергәч сорармын дип уйладым. Ләкин ул бабай август азагында вафат булган. Шулай итеп мин аның ни өчен шулай әйткәнен белмичә калдым. Исемемнең мәгънәсен университетта латин телен өйрәнгәндә белдем. Озын, тирән дигән мәгънәне аңлата икән. Мин ундүрт яшемдә чынлап та колга кебек озын идем. Буема карап, бабай шулай әйткәндер инде.

    – Тарих белән кызыксынуыгызның башы нәрсәдә?

    – Үземне белгәннән бирле китап укыйм. 1941 елның октябрендә әни мине, әти янына дип (ул Суслонгер хәрби лагеренда иде), Казанга алып барды. Мине танышларына калдырып, үзе әти янына китте. Әтиләрне шул көнне иртә белән, поездга утыртып, фронтка җибәргәннәр. Күрешә алмадык. Казанда әни миңа хәрефле кубиклар алды. Шул кубиклар буенча укырга өйрәндем, биш яшемдә китаплар укый башладым. Шуннан бирле минем китапсыз узган көнем юк. Һәм кечкенәдән әкиятләр, риваять-бәетләр тыңларга да, укырга да бик ярата идем. Әкият белән тарих – алар бик якын бит. Әдәбиятны да, тарихны да бердәй яратуымнан тарих фәне җиңде бугай. Тормышымны шуның белән бәйләдем һәм һич үкенмим.

    – Бу якларда халык бик күптән яшәгәндер инде.

    – Иң борынгы заманнардан башласак, күчмән кабиләләр безнең якларга зур күчешләр вакытында (безнең эрага кадәр II гасырдан – безнең эраның IV гасырлары) Монгол далаларыннан, Алтай якларыннан килгәннәр. Сарапулдан алып, Алабугага кадәр булган җирлектә казынулар алып барган археологлар монда йөзләгән торак урыннары (селища), шәһәрлекләр, каберлекләр тапкан. Бәзәкәдән ерак булмаган Турай каберлеге – иң билгелесе.

    – Турай каберлеге төркиләргә карыймы?

    – Мин ул чорны өйрәнгән кеше түгел. Археологларның язмалары аша гына беләм. Ул заман ыруг-кабиләләренә карата галимнәр «төрки», «фин-угыр» кебек атамаларны кулланмыйлар. Кама буенда тормыш корган күчмәннәрнең төрки һәм фин-угыр халыкларының уртак бабалары булуы бик мөмкин. Бу терминнар соңрак, Идел буе Болгар дәүләте оешкан чорларга карата кулланыла. Безнең якларда да шул чор төрки һәм фин-угырларның эзләре шактый сакланган. 

    – Бәзәкәнең үзендә, казу эшләре булганы бармы?

    – 1959 елда Турай корган-каберлеген ачкан Казан университеты экспедициясе Бәзәкәдә шул чорга караган торак урыннары булуын да билгеләгән. 1994 елда Казан Үзәк музее һәм Менделеевск төбәк музее хезмәткәрләре, Бәзәкә каберлеген өлешчә ачып, разведка ясап китә. Алар тапкан кеше сөякләре, кораллар, чүлмәк ватыкларын һ.б. безнең эраның III–V гасырларга каравын билгелиләр һәм Бәзәкәдә җитди казыну эшләре алып бару кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.

    – Бәзәкә авылы кайчан барлыкка килгән? Утрак тормыш белән яшәүчеләр булуы белән бәйледер инде ул.

    – Утрак тормыш белән Кама буйларында күчмәннәр бик борынгыдан яши башлаганнар. Бәзәкә авылының кайчан, кайсы гасырда барлыкка килүе хакында төгәл мәгълүмат юк. 2017 елның августында без Бәзәкәнең 500 еллыгын уздырдык. Ләкин ул авылга нигез салыну елын түгел, ә язма чыганакларда Бәзәкәгә бәйле безгә билгеле иң борынгы датаны гына күрсәтә. 1517 елда бәзәкәлеләр үз җирләренә вотчина хокукы (җирнең буыннан буынга мирас булып күчү хокукы) биргән рәсми документ алганнар. Документның төп нөсхәсе 1651 елда янып юкка чыккан, аның эчтәлеге 1697 елгы Петр I Уфа воеводасына юллаган грамотада сакланган.

    Теге яки бу дата хакында рәсми документлар булмаганда, галимнәр бүгенге көнгә кадәр сакланган риваять-легендаларга да мөрәҗәгатъ итә һәм, гомум тарих белән чагыштырып, үз фаразларын билгели. Минем шулай фаразлавымча, безнең бабайлар бу җирләргә 1390–1435 еллар арасында күчкән булырга тиешләр. Димәк, Бәзәкә авылы XIV гасыр азагы–XV гасыр башында барлыкка килгән дип уйларга була. Шуңа күрә мин авылга нигез салыну, чама белән, 600 еллар булыр дип саныйм. Ләкин бу, әлбәттә, фараз гына, документлар юк. Моның өчен Бәзәкә тирәсендә зур археологик казынулар алып барырга кирәк.

    – Риваять-легендалар дидегез. Ул ниндиерәк риваятьләр микән?

    – Риваятьләр арасында безнең бабайларның Болгар якларыннан бирегә күчеп килүләре тасвирланганы да бар. Болгар ханлыгын XIV–XV гасырлар кисешендә башта Аксак Тимер килеп туздырган, аннан соң – ушкуйниклар. Бу чорда Идел буенда чума, ваба кебек авырулар да бик каты җәелгән була. Озак еллар бара ул. Шулардан качып, бабаларыбыз, имеш, хәзерге Бәзәкә җирләренә килеп җиткәннәр дә, шунда туктап калганнар. Элек үзләре яшәгән Бәзәкә авылы исеме яңа авыл исеме булып киткән.

    Чыннан да, Болгардан ерак түгел хәзер дә Базяково дигән рус авылы бар. Ул авыл янында археологлар шактый казыну эшләре алып барган. А. Халиков, Р. Фәхретдиновлар раславынча, анда имәнкискә кабиләләре дә, борынгы төркиләр һәм болгарлар да яшәгән. Ә монгол яуларыннан соң, Иделнең сул ягы ялан кырга әйләнгән. Камага кадәр буш калган җирләргә башта нугайлар, аннан соң калмыклар, хәтта каракалпаклар да килеп җитәләр. Иван Грозный Казанны яулап алгач, патшалар ул җирләрне үзләренең дворяннарына бирә башлый. Бәзәкә җиренең яңа хуҗасы анда, Тверь губернасыннанмы, крестьяннарын күчереп утырта. Чиркәү салынгач, авыл Богородицкое дип йөртелә. Унҗиденче елгы революциядән соң авыл исемен яңадан Базяковога алыштыралар. Шулай булгач, Бәзәкә исеме бар, булган. Һәм минем фикеремчә, бу риваять дөреслеккә, чынбарлыкка туры килә кебек.

    Авылның бу урында нигезләнүе хакында тагын бер риваять бар. Имеш, монда, Кама буена, Бәзәкә урынына борын-борын заманда бер төркем кеше килеп чыккан. Аларның башлыклары – өч бертуганмы, өч дусмы – Бәзәк, Сәйтәк, Тәкәш исемле батырлар булган. Башта алар бер авыл булып торган. Аннары Сәйтәк белән Тәкәш үз авылларына нигез салган. Ә Бәзәк исемен төп авыл алган. Шулай итеп, Кама буе урманнары уртасында елгадан 7–10 чакрым ераклыкта урнашкан калкулыкта өч батыр исемен алган авылларга нигез салынган. Ләкин, минем фикеремчә, Бәзәкәгә карата беренче риваять чынбарлыкка якынрак – авыл исемен кабатлау күчеп килгән кешеләргә хас нәрсә.

    – Ә ул элек Болгар чорларында кеше исеменнән булгандыр инде.

    – Бәлки шулай булгандыр. Бәзәкәлеләр бер урында гына яшәмәгән. Алар Кама аръягына да күченеп, яңа авыллар нигезләгәннәр. Алты-җиде авылга җан өргән Бәзәкәдән чыгып киткән кешеләр. Ул хәзерге Тукай районы Сәмәкәй авылы, Минзәлә районы Шикәрле Каен авылы (аны хәзер дә Яңа Бәзәкә дип йөртәләр икән әле), Азнакай районында Мәнәвез, Әгерҗе районында Яңа Бәзәкә авыллары. Тагын бер өч-дүрт авылга бәзәкәлеләр күченеп утыру хакында мәгълүмат табарга була. Тарихчылар, археологлар Бәзәкә кебек авылларны «әнкә» авыл диләр.

    – Альта ханым! Сез татарның мәгърифәтчелеген күтәргән, өйрәнгән, бик күп хезмәтләр чыгарган кеше. Безгә шушы төбәкнең мәгърифәтчелек тарихын сөйли алмассызмы?

    – XIX гасыр башының егерменче елларында Бәзәкәдән дүрт-биш мулла чыккан. Алар үз авылларында мәдрәсәдә укыган һәм Уфадан Указ (рәсми таныклык) алып, тирә-як авылларга муллалыкка чакырылганнар. Мәсәлән, Кичке Таң авылына мулла итеп Габделлатыйф Балтанов, Тәбәрлегә Зәйнетдин Райман улы, Төрдәлегә Гыйззатулла Мәндекәй улы (археограф Раиф Мәрдановның бабасы) җибәрелгән. Бәзәкәгә икенче мулла булып Шаһиислам Рәфыйкъ улы билгеләнгән.

    Авылның мәгърифәтлелеге андагы муллага турыдан-туры бәйле булган. Әгәр дә мулла белемле һәм мәдрәсә тотарга теләге булса, мәдрәсәсе чәчәк аткан дип әйтергә була. Шәкертләр җыелган. Мулла үлеп китсә, шәкертләр таралган. Бездә дә шулай булгандыр. XIX гасырның 30–40 елларында Бәзәкәгә муллалар читтән килүе билгеле. Әйтик, Бәзәкәдә төпләнеп калган иң зур муллалар нәселе Сәйфуллиннар Салагыштан килгән. Алар нәселеннән берничә буын төрле авылларда мулла вазыйфасын башкарган. 1858 елда муллалыкка указ алган Габделхәлим Габделгалләм улы Сәйфуллин (1832–1917) муллалар нәселен Бәзәкәдә дәвам иткән. Бу вакытта инде Бәзәкәдә мәгариф чәчәк аткан дип әйтеп булмый. Мәдрәсә-мәктәпләре булса да, башлангыч дини белем бирүче кадими мәктәп кенә булган дияргә мөмкин. Габделгалләм хәзрәтнең үз балалары, мәсәлән, Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган. Туксанынчы еллар азагында аның малае Фәттахетдин Сәйфуллин, укуын тәмамлап кайтып, җәдитчә укыта башлаган.

    – Сез үзегез дә 2010 елда мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәртәбәле бүләккә лаек булган шәхес. Белүебезчә, Мәрҗани бүләге җиде-сигез кешедә генә.

    – Әйе, эшчәнлегемне шулай югары бәяләүләре өчен рәхмәт. Исемле бүләккә (именной) лаек булу зур мәртәбә.

    – Әле күптән түгел генә Тукай районында Татар конгрессының, «Ак калфак» оешмасы зур утырыш уздырды. Анда Мөхлисә Бубыйны искә алдылар. Чөнки аның әниләре дә шушы төбәктән, Тукай районы Чебенле авылыннан. Сез Бубыйлар династиясе турында өйрәнеп, китап язган кеше. Мөхлисә Бубый турында язарга нәрсә этәргеч бирде? Аңа ничек килеп чыктыгыз?

    – Мин үскәндә, авылда бөтен кеше хөрмәт итә торган Таҗи мулла абзый бар иде. Таҗи мулла абзыйның кызы Саниягә (ул миннән өч-дүрт яшькә зуррак) иярепме, әти кушкан ниндидер йомыш беләнме, мин аларның өенә бардым. Таҗи мулла абзый, мин килеп кергәндә, нәрсәдер язып утыра иде. Ул язуыннан бүленеп, мине сораштырды, безгә авыл турында нәрсәләрдер сөйләде. Әкиятләр, риваятьләр белән мавыга торган чагым. Мин шаккатып аны тыңлап утырдым.

    Өйгә кайткач, әнидән сорадым: «Нәрсә яза ул? Ничек ул бик күп белә?» – дип. Гади кеше бит инде, укытучы да түгел. Әни: «Әтиеңнән сора» – ди. Әти: «Ул бит Бубыйда укыган», – дип кыска гына җавап бирде. «Нәрсә ул Бубый?» – дип сорыйм. «Бик данлыклы мәктәбе (мәдрәсәсе) булган бер авыл», – диде әти. «Ә нигә син анда укымадың?» – дим. «Әти мине җибәрергә теләгән иде, әни җибәрмәде. Аннары ул мәдрәсәне яптылар», – диде. Шулай итеп, бик зур мәктәп булган, бик яхшы укытканнар, анда укыган кеше бөтен нәрсәне белә дигән Бубый мәдрәсәсе турындагы фикер кечкенәдән күңелгә кереп калды. Аннары Бубыйларны өйрәнә башлагач, Мөхлисә килеп чыкты.

    Таҗи мулла абзый кырыгынчы еллар азагы, илленче еллар башында авыл шәҗәрәсен төзеде. Шәҗәрәнең нәрсә икәнен белми идек без ул вакытта. Таҗи мулла абзый миңа шәҗәрә турында да, һәркемгә җиде буын бабаларын белү зарурилыгы хакында да сөйләде.

    Мөхлисә Габделгалләм кызы Бобинская-Бубый 1869 елның 21 февралендә (хәзерге стиль белән 5 мартта) дөньяга килгән кыз бала – атаклы мәгърифәтче Бубыйлар нәселенең мәшһүр бер әгъзасы. Ул егерме ел буена (1917–1937) Русия мөселманнарының диния идарәсе әгъзасы, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер булып калган казыя, ягъни шәригать кануннарын яхшы белүче хөкемдар булган.

    Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың нәкъ менә Нигматуллин-Бубыйлар династиясы турында язган «Лишь тебе, народ, служенье! (Әйдә, халыкка хезмәткә!)» китабы, мәгърифәтчелек эшчәнлеге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге премиясенә дә лаек була.

    – Бүгенге көндә дә бәзәкәлеләр бик матур эшләр алып баралар дип беләбез. Авылны авылдагылар саклыймы, әллә читтәгеләрме?!

    – Барысы да үз өлешләрен кертә... Күбрәк Чаллы-Алабугадагылар башлап җибәрә.

    – Чынлап та, бәзәкәлеләр Бәзәкәне гел кузгатып кына торалар. Биредә туып үскән, хәзерге көндә Чаллыда яшәүче егетләр авылдашларын «Мәйдан» журналына яздырдылар. Мөнәвир Хаммат улы Гыймазетдинов шундыйларның берсе.

    – Бәзәкә турындагы китапның татарчасы басылып чыккач, авылдашлар, бик зурлап, аның презентациясен уздырдылар. Шуннан соң, авыл уянды, диләр.

    – Белүебезчә, сезнең һәм авылыгызның шатлыгын уртаклашырга Татар конгрессы, муниципалитет вәкилләре, фикердәшләрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче күренекле якташларыгыз да килгән. Шул исәптән, профессор, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та килеп, үз фикерләрен белдергән.

    Бу китап бөтен авыл, гомумән татар халкы өчен әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Күпме көч һәм вакыт таләп итә торган хезмәт. Китап өчен материалларны кайдан җыйдыгыз, озак яздыгызмы?

    – Материалларны туплау өчен бөтен гомерем һәм китапны язып бастыру өчен өч ел кирәк булды, дип әйтергә яратам, – ди Альта Хаҗиевна. – Архив материалларын Казанда гына түгел, аларны эзләп Кировка да, Уфага да, Мәскәүгә дә барырга туры килде. Материаллар тупларга миңа галимнәр дә, авылдашларым да булышты.

     

    Җирлекнең башкарма комитеты депутатлар советы карары белән Альта Мәхмүтовага «Бәзәкә авылының мактаулы кешесе» дигән исем биреп зурлыйлар. Җирлек башлыгы Ринат Мөхәммәтҗанов Грамота һәм медаль тапшырган мизгелләрдә, Альта Хаҗиевнаның күңелен Бәзәкәсе, авылдашлары белән горурлану хисләре били. Биредә газиз туган җирен яшәтү өчен көчен, акылын кызганмаган балаларын зурлый белә торган халык яши.

    – Кече ватаныма кайту, әти-әниемнең каберләрендә булу, бу җирнең бер кисәкчеге, үз халкымның кызы булуым белән бәхетле мин, – ди Альта апа. – Сөйләшүне китабымның эпиграфы итеп алынган Харрас Әюпның шигъри юллары белән тәмамлыйк:

     

    Шәһәрдәге таш фатирдан мине

    Эзләп тапты авылымның җаны.

    Хәтергә бер күз салырга кушты...

    Бушатты да тынны аз гына ул,

    Элек әнкәй хат яздырган төсле

    Васыятен әйтеп яздыра ул...

     

    * * *

    Әңгәмәдәшебез Альта Мәхмүтова гына түгел, Бәзәкә рухын күтәрүгә гомерләрен багышлаган авыл халкы да, читтә яшәсәләр дә, үзләрен үстергән газиз туган җирләренә хәерхаклы булган егет-кызлар да үз нәселләренең, авылларының күпгасырлы тарихын белүләре, Бәзәкәнең киләчәккә йөз тотып яшәве белән бәхетле.

    Бәзәкәлеләр исәннәрне барлый, киткәннәрне искә алып яши. 12 нче апрельдә өч атаклы авылдашларын – күренекле галимнәрен горурланып искә алган кичә хакында да әйтеп узасы килә.

    Фәннәр кандидаты, физик-атомщик Әхмәтов Мансур Габдуллович 1985 елның 1 нче июнендә 46 яшендә якты дөньядан китеп бара. Ул Мәскәүдә җирләнгән. Аның улы Айдар – Россияның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Люксембург, Италия, АКШ, Франция, Венгрия, Япония, Финляндиядә узган халыкара конкурслар лауреаты. Соңгы елларда Айдар Әхмәтов опера-балет театрларында җитәкче булып эшли. Хәзергесе вакытта «Рус балеты йолдызлары» дигән проектның продюссеры, Мәскәүдә «Галина Вишневская исемендәге музыка-театр мәдәнияте колледжы» белән җитәкчелек итә.

    Физика-математика фәннәре докторы, профессор Нәбиуллин Мансур Кәримович – атаклы галим, космос фәннәре буенча күп илләргә билгеле белгеч, алтмышлап фәнни эшләр авторы.

    Күренекле онколог, профессор Таҗиев Рифкать Минһаҗевич – «Татарстанның атказанган табибы», «Атказанган фәннәр эшлеклесе». Ул Россия Федерациясенең сәламәтлек министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы, 2006 елда «Ватан медицинасы өлкәсендәге һөнәри казанышлары өчен» дигән медаль белән бүләкләнә. 2011 елда фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була. 2013 елда Казанда «Ак чәчәкләр»  исемле һөнәри бәйгенең «2013 ел табибы» дигән номинациясендә җиңеп чыга. Шул ук 2013 елда «Россиянең атказанган табибы» дигән данлыклы исемгә лаек була. 2014 елда Россияның I дәрәҗә дипломы һәм алтын медаль белән бүләкләнә. Табиб-хирург Рифкать Минһаҗ улы Таҗиев Менделеевск каласы һәм Бәзәкә авылының «Почетлы гражданины» дигән күкрәк билгеләренә ия. Шул ук вакытта, ул 120 фәнни эшләр авторы, Петровский Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы. Рифкат Минһаҗевичның кызы Гүзәл, әтисе юлыннан китеп, врач һөнәрен сайлый. Бүген ул онкология шифаханәсендә маммолог булып эшли, медицина фәннәре кандидаты. Улы Рөстәм дә врач, ул УЗИ белгече.

    Күренекле шәхесләрен барлау һәм зурлау да, Бәзәкә җирлегенә тамырлары тоташкан кешеләрнең тырышлыгын, максатчан булуларын, тормышта үзләренең ныклы урыннарын табуын исбатлый. Бүгенге көндә җирлектә ныклы хуҗалык. Зур мәдәният йорты, китапханә, мәктәп халыкка хезмәт күрсәтә.

    Бәзәкәдән бик күп мәртәбәле шәхесләр үсеп чыккан. Чаллы шәһәрендәге «Ашыгыч ярдәм күрсәтү» хастаханәсенең 1 нче санлы хирургия бүлегендә утыз еллап хезмәт куючы Гайфетдинова Мининур Хаматовнаны кем генә белми икән?!

    Гыйльфанов Габделхай Гыйльфан улы Алабуга педагогия институтын, Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек була. Уку-укыту бүлеге мөдире, мәктәп директоры булып эшли. Авылга яңа мәктәп төзетә. Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Гыйльфан улы лаеклы ялга чыккач та мәктәптән аерылмый. Балалар белән очрашып, укытучылар белән күрешеп тора. Сугыш вакыйгалары турында сөйли. Сугышчан бүләкләр иясе, шулар исәбендә «Киевны азат итү өчен» медале дә бар.

    Азин Нуриәхмәт Хаҗи улы 14 яшендә колхозда эшли башлый. Тракторчылар әзерләү курсын тәмамлагач, язын тракторда, көзен комбайнда эшләп, югары уңышларга ирешә. Күп кенә район, Республика дәүләт бүләкләренә ия була, орден белән бүләкләнә. Авыл советы депутаты булып та сайлана. 61 ел «Кама» колхозында эшли. Лаеклы ялга чыккач та колхозны ташламый, колхозда мал караучы булып, 75 яше тулганчы эшли. Тормыш иптәше Римма белән 56 ел бергә гомер итәләр. Биш бала үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Хәзерге вакытта аларның җиде оныклары, өч оныкчыклары бар.

    Лотфиева Шәмсия Вагыйз кызы Минзәлә медицина училищесын тәмамлый. Дипломлы фельдшерны Менделеев районынына эшкә җибәрәләр. Ш. Лотфиева беренче хезмәт чыныгуын Тойма авылында ала. Аның фидакарь хезмәте ТАССРның сәламәтлек саклау министрыгы, район Советының Мактау грамоталары белән билгеләп кителә, «I дәрәҗә фельдшер» дигән исемгә ия була. Медицинага 40 ел гомерен багышлаган Шәмсия Вагыйзовна бүген лаеклы ялда.

    Галимов Ибраһим Миндияр улы тумышы белән Чирмешән районы Яңа Кади авылыннан. 1979 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлап, Алабуга районы Тукай исемендәге колхозга эшкә килә. 1983 елның июнь аенда «Кама» колхозы рәисе итеп сайлана. Һәм 32 ел дәвамында шунда хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен Ибраһим Миндарович «Казанның 1000 еллыгы» истәлек медале белән бүләкләнә, 2014 елда «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек була.

    Рәмзия Мөхетдинова (Гыймазетдинова) 1946 елның 23 нче ноябрендә колхозчы гаиләсендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институтында белем ала. Яшь белгеч беренче һөнәри адымнарын Алабуга районы Иске Юраш мәктәбендә укытучы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлый. 1994 елны, Марсель Гыймазетдиновның вафатына бер ел тулу уңаеннан, үзе җитәкләгән сыйныф укучылары белән шагыйрьнең биографиясенә һәм иҗатына багышланган музей-бүлмә ачуга ирешә ул. Казан комиссиясе музейга «Мәктәпнең әдәби музее» дигән статус бирә. Ул «Ел укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. «I категорияле укытучы», «РФнең гомуми белем бирү өлкәсендә шәрәфле (почетлы) хезмәткәре» дигән һ.б. мактаулы исемнәргә ия. Туган мәктәбенә багышланган «Укытучым-кадерлем», райондашлары, мәшһүр җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның 70 еллыгына – «Бөркет йөрәкле былбыл» һәм танылган табиб, профессор Рифкать Таҗиев турында «Гомер мизгелләре бүләк итәм...» дигән китаплар авторы.

    Хөснетдинов Фәйзелхак Гыйльфан улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, шагыйрь, Бәзәкә авыл мәктәбенең ветеран-педагогы. Авыл шәҗәрә китабын саклаучы һәм үстерүче буларак, Бәзәкә авыл җирлеге авыл Советы депутатлары карары белән, 2016 елда «Бәзәкә авылы каршындагы казанышлары өчен» (вафатыннан соң) дигән почет билгесе белән бүләкләнә.

    Ибәтуллина Шәргыя Ибәтулла кызы, Бәзәкә авыл җирлеге авыл Советы депутатлары карары белән, 2018 елда авыл үсешендә актив тормыш позициясе һәм А. Х. Мәхмүтованың «Бәзәкәм, туган авылым» китабын әзерләүдә керткән зур хезмәтен бәяләп, «Бәзәкә авылы каршындагы казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнә.

    Гомәров Габдулла 1909 елда Бәзәкә авылында туа. Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлану белән, 1941 елның 31 августында сугышка алына. Һәм шул китүдән 6 ел йөреп, сугыштан соң илне төзекләндерү эшләрендә (Копейск шәһәрен торгызуда) катнашып, бары тик 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Сугышта контужен булып, өлешчә ишетү сәләтен югалта. Яшьли кулына корал тотып, Ватан иминлеге өчен көрәшкән, кан койган, авыл халкы өчен маңгай тирен түккән ветеран Габдулла Гомәров гомере буе колхозда төрле эшләр башкара. Тырыш колхозчы буларак аның портреты озак еллар «Почет тактасы»нда тора. Лаеклы ялга чыгуга, «Олы чишмә»не карый башлый. Моны ул кешеләргә уңайлы булсын һәм савабы зур дип башкара. Озак еллар «Олы чишмә»не карап торганы өчен, Менделеевск районы «Бәзәкә авылының Почетлы гражданины» (вафатыннан соң) дигән бүләккә лаек була. Бүләк 2018 ел Сабантуенда кызы Мәүлидәгә тапшырыла.

    Гыймазетдинов Марсель Гыйльфан улы 1943 елның 11 нче декабрендә Бәзәкә авылында туган. Танылган шагыйрь, Егор Уткин исемендәге әдәби премия лауреаты, «Яшәү мәгънәсе», «Язлардан алалмыйм күземне», «Син мине белмисең» исемле шигъри җыентыклар һәм бик күп популяр җырлар авторы, күп кырлы талант иясе, авылның «Почетлы гражданины» (2017 ел).

    Лилия Мөнирова озак еллар «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә эшли. Бәзәкә авылы тарихы сакланышы өчен зур хезмәт куя.

    Зиннәтуллин Фәрит Хаҗи улы Алабуга районы Турай авылында 1959 елда туа. Бәзәкә авылы мәктәбен, Югары хәрби-диңгез мәктәбен, 1996 елда – хәрби-диңгез академиясен тәмамлый, контр-адмирал.

    Таҗиев Сәлахетдин Фәрди улы 1952 елда Бәзәкә авылында колхозчы гаиләсендә туа. Алабуга педагогия институтын тәмамлап, туган авылы мәктәбенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып кайта. 1976 елда ВЛКСМның шәһәр комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Педагогика фәннәре кандидаты. Педагогика кафедрасы доценты. 

    Гыймранов Зәки Закир улы (16.04.1898–3.08.1937) Казан коммунал төзелеш институтының (КИКС) – хәзерге төзелеш-архитектура академиясенең беренче директоры (1930–1933 еллар).

    Гыйльфанов Муллаян Биктимер улы 1923 елда туа. 1941 елның ноябрендә фронтка алына. Гвардия лейтенанты, III Украина фронты, 15 гвардия мехбригадасының 37 танк полкында танк взводы командиры була. Сугышларда аз югалтулар белән зур җиңүләргә ирешкәне өчен, 1944 елда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма бу исем аңа бирелми кала.

    Тараканов Михаил Иванович Сәйтәк авылында 1952 елда күп балалы гаиләдә туа. Әфганстанда командно-авиация полкында хезмәт итә. Әнисе Герой-Ана, әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны.

    Мөнәвир Хәмәтович Гыймазетдинов 1946 елда дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлап, Казан инженер-төзелеш институтында белем ала. Аны тәмамлагач, КАМАЗ төзелешенә мастер итеп җибәрәләр. 1971–1972 Байконур космодромында хезмәт итә. Мөнәвир Хәмәтович «Россия Федерациясенең Почетлы төзүчесе», «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе», «Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины». Чаллы шәһәр Советы депутаты. Бүгенге көндә республиканың иң зур төзелеш оешмасы – ЯАҖ «ПСТ «Подряд»ның генераль директоры. Мөнәвир Хәмәт улы авылның яшәешенә зур булышлык күрсәтә. Авылда узган барлык чаралар, Сабантуйлар, ат чабышлары аның ярдәме белән уза. Ат чабышында җиңүчеләргә әтисе Хәмәт исемендәге приз булдыра. Хәмәт абый кавалерист булып, сугышны башыннан ахырына кадәр уза. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

    Гимадиев (Гыймазетдинов) Хәмәт һәм Гөлсем (Бәшәрова) гаиләсендә җиде бала үсә. Иң өлкәне – Гимадиев Равил Хәмәтович 1933 елда туа. Мәктәптә белем алганнан соң, Алабуга дәүләт куркынычсызлыгы мәктәбендә укуын дәвам итә. Әлеге мәктәп таралгач, Ферганә хәрби училищесына җибәрәләр. Училище тәмамлаган егет Великий Устюг шәһәрендә хезмәт итә. Соңрак В. И. Ленин исемендәге хәрби академияга укырга керә. Аны тәмамлагач, Тбилиси эчке эшләр гаскәренә полк командиры урынбасары итеп җибәрәләр. Аннан полковник дәрәҗәсендә Архангельскига дивизия командиры урынбасары итеп билгелиләр. Озак та үтми, Мәскәүгә Совет Армиясенең Баш политидарәсенә күчерәләр.

    Гимадиев Миннезөфәр Хәмәтович «Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре», «Россия Федерациясенең мактаулы автотранспортчысы», «Россиянең шәрәфле транспортчысы», «Татарстан Республикасының Пассажир транспорты отличнигы» дигән мактаулы исемнәргә ия. Менделеев районында беренчеләрдән булып «Алтын йөрәкле кеше» исеменә лаек була. «Менделеев районының Мактаулы гражданины» исеме дә беренче булып аңа бирелә. Хөкүмәтнең орден-медальләре, күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Вафатыннан соң, «Исеңдәме?.. Помнишь ли?..» дип исемләнгән шигырьләр китабы Мөнәвир Хәмәт улы Гыймазетдинов башлангычы белән басылып чыга. Китапны төзеп, редакцияләп, бастырырга бирүче – филология фәннәре кандидаты Факил Сафин.

    500 еллык тарихка ия булган Бәзәкә авылында кемнәр генә тумаган да, кемнәр генә килеп көч түкмәгән. Хәзерге Актаныш районы Күҗәкә авылында туган, 25 елдан артык гомерен Бәзәкә авылына, аның халкына багышлаган Баян Әхмеров 1959 елда Сталин исемендәге колхозга (Бәзәкә авылына) рәис итеп җибәрелә. Ул эшләгән чорда колхозның машина-трактор паркы танымаслык булып үзгәрә. Яңа тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары белән тулылана.

    БАМ, КАМАЗ, ТҮБӘН КАМА ГЭСы төзелә башлагач, авыл кешеләрен шәһәрләр тартып ала. Авылда эшче куллар җитми. 1970 елда «Кама» колхозында Баян Вәлиевич Әхмеров башлангычы белән хатын-кызлардан тракторчылар бригадасы оештырыла: Сәлимуллина Миниямал, Шәяхмәтова Нәҗибә, Шәрәфетдинова Наталья, Сәлимуллина Фатима, Саҗидә Хәбибуллина, Шәймәрдәнова Газдәбикә – бригаданың «беренче карлыгачлары». Аннан соң бу бригадага: Исмәгыйлова Фәйрүзә, Шакирова Мәүлидә, Ганиева Мәүгидә, Әхмәтҗанова Фәйрүзә, Зәйнуллина Фәхерле, Минегулова Минҗиан, Мөхәмәтдинова Мәүлиха, Әхмәтҗанова Равилә (Тат. Тәкәш авылыннан), Дарья (Сәйтәк авылыннан) килеп кушыла. Бригада белән Гайнетдинов Шәмсетдин җитәкчелек итә. Техника өчен механик Халиков Минәхмәт җаваплы була.

    Кәлимуллин Айдар Минимансурович Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты директоры. Тарих фәннәре докторы, профессор. Ил тарихында экология тарихының яңа фәнни юнәлешенә нигез салучы. 50 дән артык хезмәт ике монография, алты дәреслек авторы. Россия Федерациясенең югары һөнәри мәгарифенең Почетлы хезмәткәре.

    Әхмәтова Мансура Габдулла кызы физик-атомщик Әхмәтов Мансур Габдулловичның бертуган апасы. Бәзәкә авыл мәктәбендә хезмәт куйган Мансура Габдулла кызы Мәскәүгә эшкә китә һәм диссертация яклый. Педагогия фәннәре кандидаты. Әхмәтовлар бер гаиләдән ике фәннәр кандидаты, бер Татарстан Республикасының халык артисты чыгуы белән үзенчәлекле.

    Әйе, бәзәкәлеләр менә шундый танылган шәхесләр үстергән авылның үткәне, хәзергесе, киләчәге белән чын мәгънәсендә горурланып яшиләр. Һәм һәрберсе риясыз үз авылының рухын, җанын саклау өчен тырыша. Мәгърифәтле, бай тарихлы авыл тарихын язучы Бәзәкә халкы киләчәккә кыю адымнар белән атлый. Күпләргә үрнәк итеп куярлык, игелекле гамәлләр, данлыклы эшләр башкарырлык көч-куәт телик аларга. 

    Факил Сафин,

    филология фәннәре кандидаты.

    Әлфия Ситдыйкова.

    www.бизяки.рф сайтындагы материаллар файдаланылды.

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться