• Новости

    30 ел тарихлы мэчет

    “Тарих дәвам итә...”

     

    Бәзәкә авылы мәдәният йортында шундый исемдә “Миннәхмәт” мәчете төзелүгә 30 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Анда ТР мөфтиенең имам-мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин, районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм башкалар катнашты.

     Бәзәкәлеләрне истәлекле вакыйга уңаеннан Ирек хәзрәт сәламләде, Коръән сүрәләре укыды. Республика вәкиле җыелганнар алдында вәгазь сөйләде. Очрашуда яңа иман йорты турында гына түгел, узган гасырларда төзелгән, халыкка хезмәт иткән һәм төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә юкка чыккан мәчетләр, аларның мулла-мәзиннәре язмышы турында истәлекләр яңартылды, хатирәләр барланды.

    Халкыбызның үткәне

    “Мин кем? Кайдан?”Адәм баласы үз-үзенә бу сорауны еш бирә. Аңа җавапны тарих битләреннән, халкыбызның үткәненән эзли. Әнә шулай кеше үз халкын аңларга, тарихын белергә, җиһанда үз урынын билгеләргә омтыла.

    Шәхсән мин, Бәзәкә урта мәктәбендә укытучы һәм өлкән вожатый булып эшләгәндә, үзем оештырган туган якны өйрәнүче “Мирас” түгәрәге әгъзалары белән, 1992 елда үзебезнең тарихны өйрәнүне кече Ватаныбыз – авыл тарихыннан башладык. Бу уңайдан мөселман авылларының күрке булган, иң изге һәм иман нурын таратучы айлы-манаралы мәчетебез тарихын туплауны максат итеп куйдык. Аксакаллар һәм өлкән укытучылар белән сөйләшүләр, эзләнүләр нәтиҗәсендә авылда 19 гасыр азагы, 20 гасыр башында дүрт мәчет булуын белдек. 1989 елда ярты елда бишенче мәчет төзелә.

    Тарих битләре

     Бу мәчетләрнең һәркайсының үз тарихы бар. XIX гасыр ахырында төзелгән ике иман йортының язмышы аеруча гыйбрәтле. 1951 елда югары оч мәчет манарасын яшен ата, ә түбән очтагысы 1959 елның җәендә киселә. Әлеге вакыйганы, мәчетнең юбилеен бәйрәм иткән көнне, авылның үзешчән сәнгать коллективы “Манаралар ауды бәгырьгә” тарихи-музыкаль композициясе аша күңелләрне тетрәндерерлек итеп тамашачыга ирештерде. Мөхетдиновлар гаиләсе үзләрендә сакланган тарихи ядкарьне – моннан 60 ел элек манарасы киселгән мәчетнең ярымаен тамашачы хозурына тәкъдим итте. Ярымай башта Габделхак абый Хөснетдиновта, соңрак 20 еллап Мөхетдиновлар гаиләсендә саклана.

    Яңа имам йорты

    Чараның икенче бүлеге “Авыл өстендә азан” дип аталды һәм сүз яңа мәчет хакында барды. Ул 1989 елның язында төзелә башлый. Аны төзүдә авылдашлардан алты кешелек бригада эшли. Иң күп көч һәм тырышлык куйган кеше Миннәхмәт ага Мөхәмәтдинов була. Ул чорда эшләгән колхоз рәисе Ибраһим Галимов бернинди тоткарлыксыз техника белән ярдәм итә. Бу төзелеш 1989 елның көзендә тәмамланып, Рамазан ае алдыннан, 17 октябрьдә мәчет манарасына ай куела һәм шул көннән башлап иман йортыбыз эшли башлый, авыл өстендә азан яңгырый. Биредә биш вакыт һәм җомга намазлары укыла, ифтар ашлары үткәрелә. Ураза һәм Корбан гаетләре зурлап бәйрәм ителә. Хатын-кызлар һәм балалар өчен дин сабакларын өйрәнү дәресләре уза. Мәүлид бәйрәмендә бәет-мөнәҗәтләр әйтелә, мәчеттә даими рәвештә Мәүлидә абыстай Исмәгыйлова җитәкчелегендә әби-бабаларыбыз тарафыннан Коръән укулар оештырыла.

    Бәйрәм мул табын янында дәвам итте. Анда һәркем өчен пылау һәм кайнар чәй әзерләнде. Авылдашлар үзара сөйләштеләп, хатирәләрен яңарттылар һәм бәйрәм рухы белән таралыштылар.

    Әлеге чараның иганәчеләренә, авылдашларыбыз Дамир Шәмсин, Рафис Закиров, Рамил Таҗиев, Илгиз Кәшәфетдинов, Мәүлидә Исмәгыйлова, Мөхетдиновлар гаиләсенә чиксез рәхмәтләребезнебелдерәбез.

    Рәмзия Мөхетдинова, укытучылык ветераны (27.11.19)









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться