• Новости

    Литературный марафон

    “Бизяки.рф”сайты волонтерлары IX бөтендөнья #әдәбимарафон финалистлары

    "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.

    IX бөтендөнья #әдәбимарафонында “бизяки.рф” волонтерлары – Чаллы шәһәреннән Л.Мөнирова һәм Бәзәкә авылыннан Ф.Бәшәрова катнаштылар. Л.Мөнирова шагыйрь авылдашыбыз, абыйсы М.Гыймазетдиновның “Син мине белмисең” дигән җыентыктан, Ф.Бәшәрова Х.Әюпның “Йөз аклыгы” китабыннан шигырьләр куеп бардылар һәм финалистлар булдылар.

     15 ноябрь көнне Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә бәйгенең бүләкләү тантанасы булды. “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә барлыгы 907 кеше катнашкан. Шулай ук тантанада шагыйрьләр Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, язучы Р.Батулла, Д.Салихов катнаштылар һәм аралаштылар.  Иң күп китап укучы район дип Саба районы танылды. Районнан тантанага 145 кеше килде. Икенче урында – Апас районы Каратун мәктәбе, аннан 79 кеше катнашкан, шулар арасыннан 44е укучылар булуы сөенечле.    Өченче урында – Казан (64 кеше). Менделеев районыннан бу юлы барлыгы 5 кеше катнашты. Финалга чыккан барлык марафончыларга дипломнар тапшырылды.

     Хөрмәтле сайт кунаклары, сезне  2020 елның 1 январендә башланачак

    X-нчыбөтендөнья #әдәбимарафонында бергәләп катнашырга чакырабыз.

    (15.11.2019)  Ф.Бәшәрова

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться