ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!
Авырлыклар калсын иске елда,
Килеп торсын бу ел җиңеллек.
Муллык булсын,
Дус-иш артып торсын,
Күкләр аяз булсын иң элек.
Басуларда иген шаулап үссен,
Бакчаларда — алсу алмалар,
Һәр йорт саен шатлык алып килсен
Яңа елда туган балалар.
Нәфис гөлләр иссен болыннарда,
Урманнарда кәккүк моңлансын.
Җир шарына иркен тормыш килсен,
Тик сугышлар гына булмасын.
(Марсель Гыймазетдинов)