• Новости

    Яна 2020 елны каршы алу кичэсе

    Бәзәкә мәдәният йортында Яңа 2020 елны елдагыча күңелле итеп каршы алды бәзәкәлеләр. Дәртле биюләр, шат җырлар яңгырап торды бу көнне. Мәдәният йортының театр төркеме Кыш бабай белән Карсылуны матур теләкләр язылган хатлары белән каршы алды. Кыш бабайның сихри көче тиз биреште, ул барлык теләгән теләкләрне дә тормышка ашырды. Балаларга Айфон , чирлеләргә сәламәтлек, хыял утында янучыларга диңгез буена юллама буләк итте. Иске Дуңгыз елын упкәсез озаттылар бәзәкәлеләр, ә киләсе яңа елга якты өметләр, ак теләкләр теләделәр. Яна 2020 нче Кусе елы безнең теләкләрне ишетер, кабул кылыр, Алла бирсә!

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться