• Новости

    "Тугэрэк уен"

    «Түгәрәк уен» Бәзәкә мәдәният йорты.

    11 январь көнне Бәзәкә мәдәният йортында чыршы әйләнәсендә “Тугәрәк уен” –чыршы бәйрәме” булып узды. Биредә Менделеев шәһәреннән, районыбызның татар авылларыннан килгән узешчәннәр чыгыш ясады. Әлеге бәйрәм районыбызда дуртенче тапкыр оештырыла. Моңарчы ул Менделеев шәһәренең С.Гассар мәдәният сараенда үткәрелде. Быел беренче мәртәбә Бәзәкә авылында узды. Бу бәйрәмнең максаты: милли традицияләребезне саклап калу, гөреф гадәтләребезне яшь буынга җиткеру, дуслык җепләрен ныгыту. Бу көнне залда татар җырлары, гармун моңнары яңгырады. Кумәк уеннар, кызыклы биремнэр беркемне дә битараф калдырмады, “Өчле биюе”, “Капкалы”, “Бәхеткә ун адым”, “Бер сум, ике сум” уеннарында яшьләр дэ, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Авылдашларыбызны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы И.И. Кашафутдинов, Ботендөнья татар конгрессының Менделеев районы бүлекчәсе җитәкчесе Л.Ф. Галиева, Менделеев районы “Үзәкләштерелгән клублар системасы” директоры Р.С.Фәрхетдинова котлады. Түгәрәк уеныбыз, тәмле чәйле тугәрәк өстәл артында дәвам итте...

    тулырак

    клуб 









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться