• Новости

    Иж-Буби музее: туган конегез белэн, Альта апа!

    Иж-Бубый авыл тарихы музее сайтыннан

    9 июнь - Иж-Бубый авыл тарихы музее өчен бик якын булган Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың туган көне, һәм үзебезнең язмабызны бүген аңа багышлыйбыз.
    Казан Федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, Иж-Буби мәдрәсәсе тарихы, бертуган Нигъмәтуллин-Бубилар эшчәнлеге, Габдулла Бубиның кулъязмалары турында иң күп фәнни хезмәтләр авторы Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова Әгерҗе районы белән чиктәш Менделеевск районы Бәзәкә авылында туып үсә. Үзенең сөйләгәннәреннән белгәнебезчә, кечкенә чакта ук авылдашы, бик укымышлы кеше, мәгърифәтче Бубилардан гыйлем туплаган Таҗи-мулла абзый Шакировтан һәм әти-әнисе сөйләгәннәрдән ул данлыклы Иж-Буби мәдрәсәсе турында ишетә, һәм әлеге мәгълүмат аның күңеленә сеңеп кала.
    Аның фәнни эшләрендә мәгърифәт, татарларда мәгариф, җәдитчелек хәрәкәте, патша хөкүмәтенең татарларга карата мөнәсәбәте һәрчак төп урынны алып торды. 1991 елда мәдрәсәнең 210 еллык юбилеена багышланган тәүге конференциядән башлап, ул - безнең даими кунагыбыз. Кунак кына түгел, әлеге зур җитди чараларда төп докладчыбыз, эшебездә киңәшчебез һәм остазыбыз.
    2011 елда, нәкъ мәдрәсәнең 100 ел элек ябылган салкын январь аенда, Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбе өстендә дә кара болытлар уйный башлаган иде. Бу турыда хәбәр Альта Хаҗиевнага кичтән барып ишетелә, ә икенче иртәдә инде ул Казаннан мәктәпне яклап авылга килгән делегациянең иң алдынгы сафларында иде. Шул ук иртәдә авылда үткәрелгән җыенда Альта ханым мәктәпне ябарга маташучыларга үзенең саллы сүзләрен җиткерде, аңлатты, дәлилләде. Һәм шуның нәтиҗәсе: Бертуган Бубилар исемендәге мәктәп районның база мәктәбе буларак эшчәнлеген дәвам иттерә.
    Алты дистә елга якын Бубилар темасын өйрәнеп халыкка җиткерүче Альта Хаҗиевнаның фәнни монографияләре, газета-журналлардагы мәкаләләре, конференция-симпозиумнарда ясаган чыгышлары авыл тарихын өйрәнүчеләр, аның белән кызыксынучылар өчен төп кулланмаларның берсе булып тора.
    Шушындый фидакарь, хәзер һәм алга таба да күп эшләр башкарырга янып торучы Альта апабызны туган көне белән котлыйбыз, аңа зур рәхмәтләр әйтеп, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар теләп калабыз.

     Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться