Лилия Таҗиева район конкурсы җиңүчесе
“Менделеевск яңалыклары” газетасы үткәргән “Газета в моде” конкурсында Бәзәкә кызы Лилия Таҗиева үзенең матур күлмәге белән җиңүче дип игълан ителде. Лилия, сине матур иҗат җимешең һәм җиңүең белән котлыйбыз! Бу уңайдан шуны да ассызыклап үтәсе килә: бәзәкәлеләр, туганнары, дуслары барысы да бергәләшеп Лилиягә тавыш биреп, аны җиңүгә алып килделәр. Барыгызга да бик күп рәхмәт! Һәрвакыт шулай бердәм һәм дус булыйк, авылдашлар!