• Новости

    Фания Латыйпова (Каримова) Хэтеремдэ калганнар.

    Хөрмәтле якташларым, сайт алып баручылар!

    Мин тагын хәтеремдә калганнарны язарга булдым. Безнең әтәй Каримов Галиәхмәт әнәй белән өйләнешеп әтәйнең туган йортында яши башлыйлар. Ул вакытта әби белән бабай булмаган инде. Өйләре ике яклы була. Бер ягында әтәй белән әнәй тора, икенче ягында 3 кыз һәм Хаҗи абай торалар. Махмутова Альтаның “Бәзәкәм, туган бишегем” дигән китабын һәрбер хәрефен, битен төшереп калдырмыйнча ничә мәртәбә укыдым инде, укыячакмын таза-сау булсам, чөнки мин аның аша күпме нәрсәләр белдем, аңладым. Альтага рәхмәт, тазалыгын телибез, шундый зур эш башкаруына. Мин Альта белән горурланам, чөнки без бер авылдан.

    Миңа бер нәрсә аңлашылмый, хәтта оялам да, шундый зур китапта әтәй турында ике җирдә генә язылган. Ул да булса: 1925 елдагы ревизия вакытында 1941 елның 13 августында сугышка алына. Ә менә Хаҗи абыйның 1931 елда колхозга керүе, җыелышларда актив член булып кул куйганнары язылган. Ә әтәй кайда булган ул вакытларда, кемнәр белә, кемнән сорарга?

    Их, икенче онытылмаслык бала-чагым булса, энәсеннән җебенә чаклы төпченер идем. Икенче бала-чагым минем колхоз эчендә булды. Габдуллин Шәмси абыйлар белән Зиннур җизнәй бригадасында эшләдек. Мине ул: “Минем Фәниям, дустымның кызы” – ди торган иде. Менә шул вакытларда сораган булсам, ул әйткән булыр иде. Әтәй дусты Исламов Әхмәтнәби абай булган. Аларнын икесе төшкән карточкасы бар иде. Икесе дә тигез, чибәрләр, военный киемнән (апа аны югалткан). Әтәй Фәйрүзә апаны аларга алып бара торган булган. Әхмәтнәби абыйның 1936 нчы елгы Рәйсә исемле кызы бар, апа белән әле алар охшаш та кебек иде. Алар апам үлгәнче дус булдылар (Чиләбе шәһәрендә яшәделәр). Әтәйнең 3 кеше төшкән карточка минем уемча сугышныкы түгел ул, ә бит военный киемнән.

    Безнең әтәй минем уемча, вакытына карап бик грамотный булган. Укый-яза белгән – русча, татарча, гарәпчә. Әнәйнең сөйләве буенча, ул юл төзеткән. Төзеткән, димәк, ул мастер шикелле дип аңларга була. Эше күп вакытта икетуган Миннәхмәт кызы Фәйрүзә апаны чакыра торган булган, отчетлар төзергә. Фәйрүзә апа өчен дә яхшы булган, документлар белән таныша, эшләргә өйрәнә.

    Әтәй төзегән юллар Чиркәүле Бондюгтан безнең авылга чаклы таш юллар иде. Мин Саниядән (Гиләчтин абай кызы): “Син әтәйне хәтерлисеңме?”- дигәч, “Нигә хәтерләмәскә, Галиәхмәт абай зират чокырында күпер эшләткәндә Фәйрүзә әйдә, әтәй янына барабыз дип чакыра торган иде. Без барабыз Галиәхмәт абай янына” – диде. “Сугышка киткәндә әтәй белән саубуллашырга керде”, - ди. Ул таш юлдан авыл халкына бик озак йөрергә туры килде. Без дә ипигә (заводка) йөри торган идек. Әтәйнең дуслары руслар булган, әнәйнең сөйләве буенча. Менә беркөнне, Гриша дигәне куна калган бездә. Хадичә ападан соң Саҗидә апа була. Ул төне буе елый, әнәй гел кулында күтәреп йөртә. Ә Гриша иртүк кайтырга җыена. Саҗидә апа озак яшәмәгән, эче авыртып үлгән.

    1936 нчы елның 12 августында өченче кыз Фәйрүзә апа дөньяга килә, 1939 елның 31 июлендә дүртенче кыз – мин туам. Мин аларга бик кирәкме инде, алар малай көтә Каримов, монда мин тагын Каримова...

    Без әнәйләрнең базардан кайтканын көтеп каршы алырга Зират чокыры янына җыела торган идек. Бик авыр еллар: түләүләр түләргә, дүрт баланы ашатырга, киендерергә кирәк. Әнәйләр катык, эремчек, май сатарга Бондюгка баралар (үзебез ашамадык). Базарда апалар Шарифҗанның канауда ятып торганын күреп, “И-и-и, ошаса ошар икән Гаиәхмәткә, ул да юл эше эшләткәндә, ял вктында шулай кырын гына ята тора иде” – диләр. Ә менә Шәмси абай: “Синең йөрүең Галиәхмәткә ошаган”- дип әйтә иде.

    Беркөнне шулай әнәйләрне көтәбез. Сәйтәк чокырын чыгуга, базарчы апалар һәрбер үз күршеләре белән саф-саф күренә башладылар. Безнең әнәй белән апа юк, артта калганнардыр, менә-менә Сәйтәк чокырыннан килеп чыгарлар кебек. Юк, чыкмадылар. Беренче партия кайтып җитте. “Балалар, анагыз бик каты чирләде, көне буе стелка астында ятты, апагыз гына сатты. Кайта алмагач  Сәйтәк басуында калдылар. Тиз генә кайтып апагызга әйтегез, ат сорасын барып алырга”-, диделәр. Фәйрүзә апа Багаветдинов Касыйм абайга елый-елый сөйләгән, ул үзе чапты алып кайтырга. Әнәйләрне алып кайтты, күтәреп алып идәнгә салды, өстенә күп әйбер япсак та, ул өйне селкетерлек калтырады. Әнәй янында без Шарифҗан белән :“Әнәй, үлмә...”-дип елыйбыз. Әнәй 1-2 көннән күзен ачты, безне күрде, тагын елыйбыз: “Әнәй, үлмисеңме син?” – дип. “И-и-и, балакайларым, менә бит күземне ачтым, сөйләшәм, нишләп үлим” – ди. Әнәй белән Хәдичә апа басу өстендә ятканда, Өчтин Фәйрүзәсе ат арбасына аяк өсте басып, чүт өстебезгә менмәгән, Хадичә апа елап сораса да, үтеп киткән, шулай сөйләделәр. Әнәйнең ул вакытта бизгәк дигән чир булган. Бик нык авырганнан соң терелә башлады. Мин инде ничек эшкә йөргәннәрен язган идем. Әл – инширах сүрәсендә шундый аятләр бар: ”Дошманнарыгызны гафу итегез, ачуыгызны эчкә йотыгыз, Аллаһының сөекле бәндәсе булырсыз”. Өчтин Фәйрүзә апаның шулай эшләвен бер кемгә сөйләмәделәр.

    Тагын укучыларым өчен шул ук сүрәдә: “Бер авырлык килмәс, бер җиңеллек килмәс”- дигән. Барыбыз да сабыр булырга тырышыйк, төрле вакыт була, дөнья бит. Менә мин бу хатымны язудан хәтер дәфтәремне ябып торам, димәк дәвамы бар. Сезгә барыгызга да бәхетле, шат көннәр, озын таза-сау гомерләр теләп, һәрвакыт өегезнең түрендә бәхет нуры балкып торсын.

     

    Фәния апагыз Латыпова (Каримова)
    Красноярский край, Железногорск шәһәре (Красноярск – 26)
    Август, 2020 ел.

    Бу материалны Фәния апаның туганы Сөмбел Мозафарова эштәртеп бирде

    муза

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться