• Новости

    Бала чагымнын дэвамы...

    Фәния Латыйпова (Кәримова):

    Бала чагымның дәвамы...

     

    Җилсез җирдә җилләр хасил булып,
    Агач ботакларын каерды.
    Каты җилләр кебек тормыш җиле,
    Үсеп җиткәч безне аерды.

    Чит шәһәрдә бик күп йөресәм дә,
    Авылым кебек шәһәр табылмас.
    Авылымда үткән үсмер чакны,
    Беркем минем кебек сагынмас.

       (Фәния Латыйпова (Кәримова)

    Безнең сабый бала елларыбыз үтеп бара, әнәйләргә булышырга кирәк. Иң беренче кычыткан яфрак яра башлау белән, кулларга бияләйләр киеп яфракларын кисеп, ышык урында киптерп агентка тапшырабыз. Аның акчасына тасма, тарак, сабыннар алабыз.

    Анысы бетү белән Халимә, мин агач каерысы кубарырга йөри башлыйбыз. “Әүлия” каберен үтеп, тау төшүгә “Ар юлы” башлана. Анда куркыныч, урман куе, озын җирек, имән, усак, каен агачлары үсә. Бер якта “Олы күл” булса, икенче ягында “Кече күл”.

    “Ар юлында” кара куе урман,
    Зифа буйлы кара таллар бар.
    Язгы җылы суны тездән ерып,
    Астан очына кадәр кубарам.

    Авыр еллар, безгә зур табыш бу,
    Күпме кара таллар кубардым.
    Ак тәннәре кара кучкынланып,
    Корыячагын бик соң аңладым.

    Каерылар бераз җилләгәчтен,
    Матур итеп көлтә ясыйбыз.
    Котомка итеп аркаларга киеп,
    “Ар юлыннан” өйгә атлыйбыз.

    Кайту белән ишек алдына юка итеп таратып киптерәбез, берничә көннекен җыеп, әнәй белән бәләкәй арбага төяп, Мирсәет абыйга тапшырабыз. Аның акчасы үтә чыккан гына була торган иде. Агачлар яфрак яра башлагач, бу эштән туктыйбыз. Әле бит безнең төнлә дә авыл караулында (“ночной”) йөрисебез була. Берәр кеше генә йөри алмыйбыз, чөнки төн бик караңгы, куркыныч. Мәүҗиттин, Фәһимә, Вафира, мин бер төн урынына, бергәләп йөргәч, 4 төн йөрергә кирәк. Урамны әйләнеп кайткач, капка төбендәге скамейкага утырып ял итәбез. Беребезнең җилкәсенә беребез башны куеп, йоклап та китәбез. Менә шулай сәгать 2-3 кә кадәр йөри торган идек.

    Гөлҗимеш чәчәген кою белән ямь-яшел булса да, аны җыя башлыйбыз. Безне Шакир абый хатыны, Минҗиянтәй улы Зиннур, кызы Мәдинә, Хәлимә, мине, Мәүҗиттинне ияртеп гөлҗимеш җыярга йөртте. “Минәч юлыннан”, “Олы юлдан” йөртте, бик еракка алып бармый торган иде. Акчасы яхшы гөлҗимешнең: 1 кг  - 2 сум 50 тиен.

    Менә яшел гөлҗимештән соң печән өсте башлана. Бу бала чакның онытылмаслык истәлекле вакыйгалары. Ул вакытта бала-чаганың да файдасы бик күп иде, чөнки бөтен эш тә кул көче эшләнә. Үзебездән өч-дүрт тапкыр озын тырмаларны алып, чүмәлә төбе, күбә төбе җыештыру... Кибән салгач, кибән кырларын җыю безнең өстә иде. Хәтта, малайлар җитмәсә, чүмәлә тартырга кызларны куштылар. Мин үзем Бәхтегәрәй бабайның аты белән тарттыра торган идем. Аның аты да үзе кебек бик акыллы иде. Көрән төстә кечкенә генә гәүдәле, атланырга җайлы. Менә мин хәтерлимен, бер үч печән төшеп калса, аны да тотып алып килә торганнар иде инде кибәнгә.

    Колхозга бездән ярдәм булган кебек, безгә дә файда, мәсәлән, минем өчен тамак  тук. Көндез төш вакытында чәй эчәргә чыгабыз. Минем чәй эчәр өчен әллә нәрсәм булмаса да, андагы туганнар мичтә пешкән тәм-томнар белән сыйлыйлар, алар бит көн дә кайтып йөриләр, өйдән алып киләләр. Ә кичкә итле, токмачлы аш була. Без эштән чыгуга итне вак-вак кисәкләргә бүлеп куйган булалар. Ашны ашагач, бер кешедән “Монысы кемгә” дип әйттерәләр, шулай итеп итне бүләләр.

    Их, ул итне мин әнәйгә алып кайтыр идем дә бит, безне кайтармыйлар. Бары тик Нурзия генә кайта, әнисе Нуриәсмәттәйнең 1 аягы юк иде, өйдәге эшләрне эшләп, сулар ташып куеп, икенче көнне иртән машина белән алып киләләр Нурзияне. Кич кайтучылар кайтып киткәч, без гөлҗимеш җыярга кереп китәбез. Капчыклар тулгач, ат белән кайтучыларга биреп җибәрәбез. Ә менә ат белән кайтучыларны искә алсам, нинди ягымлы, шәфкатьле булдылар бит алар. Алар бит гаиләле кешеләр. Өйдә балалары әбиләре белән кала, ирле-хатынлы көне буе эштә була. Парлылар бик күп иде: Рахимҗан абый белән Нурниса апа Кәримовлар, Хәмәт абый белән Хәмдениса апа Нигъмәтуллиннар, Рахимҗан абый белән Фәйрүзә апа Әхмәтҗановлар, Бәнәт җиңгәй белән Мәсгут абый Нәҗиповлар, Нури абый белән Гәздәбикә апа Шәймәрдәновлар. ..аларны язып бетерерлек түгел. Ул апалар безнең өчен әнәйләр кебек иде. Ял итәргә утырганда аларның куенына кереп утыра торган идек.

    Әле минем шуны да әйтәсе килә, бу вакытта сугыш елларында хезмәтләре өчен медальгә лаеклы әбиләр бар иде. Мисал өчен: Нәҗип җизнәй, Мәсегут абый, Бәнәт җиңгәй Нәҗиповлар. Болын эшеме, бәрәңге казудамы, кыр эшләрендәме- алар иртәдән кичкә кадәр. Ә өйдә 2 гарип бала  әби белән кала. Әбиләргә каз куарга, бозау куарга, балаларны ашатырга, кич малларны барлап алырга. Әдия әби балаларны аркасына кочтырып йөрде. Ә Маһирәттәй, Мулланур җизнәй, Сания апа Гайнуллинар иртүк эшкә китәләр. Әби белән игезәк Зиннур, Шайхнур, бишектә Әнисә кала бит әле. Шулай ук маллар, каз куарга, бозау бәйләргә, көндез эчертергә барырга - бар эш әби өстендә. Бервакыт, Маһирәтәй балалар йоклап кала, үзе казлар куарга китә. Кайтса, куркып китә, игезәкләр бишекнең 2 ягында утыралар. Нишләп утырасыз аның янында дигәч: “Сорыйбыз “әби кайда?”дип. Әйтми. Әнәй кайда?” дип сорыйбыз, әйтми. “Әйтмәсәң, кых итәбез” дибез, барыбер әйтми, куркытсак та”,- диләр икән. Мин үзем язам, үземнең тәнемдә каз тәннәре. Ә күпме әбиләр көне буе балалар белән калдылар. Шуны әйтәм, эшләгән кешеләргә дә, әбиләргә дә иксез-чиксез рәхмәт. Урыннары оҗмахның түрендә булсын, бездән хәер – дога булсын! Кайда гына эшләсәк тә без җәяү йөрдек. Ул вакытларда бәрәңге казу, утырту гел кул белән булды. Бәрәңге басулары чүт Турайга барып җитми торган иде. Болын эше беткәч, көндез гөлҗимеш җыйсак, төнлә амбарда эшләдек. 2 кеше җилгә өрдергечне әйләндерә, 1 кеше зур соскы белән салып тора, чүпле ашлыкны, 1 кеше астан чиста ашлыкны агач көрәк белән өемгә ата утырган җиреннән,чөнки ул астан чыга, 2 кеше тоткалы савыт белән амбарга ташый. Бу инде 2 Фәния: мин, чуртан Габделхәй хатыны булды Фәния. Фәнияне арттан булса - тартырга, алда булса – этәргә кирәк иде. Аның белән эшләргә авыр иде. Ял иткән арада якындагы клубка кереп чыгабыз.

    Менә ичмасам, безгә каян килгән тазалыклар, болыннар, кырлар, әрәмә, саф һава, җәяү йөрисең, күп вакыт ялан аяк.

    Сагынып искә алырга гына калды... Картайдык... Исәннәребез бик аз калды, күбебез юк инде.

    Мин үзем язам, күз алдымда, юллар, күлләр, Кама буйлары. Корзинка үрергә чыбык җыйган әрәмәләр, барысын да, су басканчыга кадәр күз алдымда тотам. Менә Сабантуйларында ат чабыштыралар, “Минәч юлыннан”, “Олы юлдан”. Безнең Минемулла Хуҗин бик кечкенәдән ат чабышында катнашты, үзе кечкенә генә, башына кызыл косинка бәйләтәләр, ерактан ук күрәсең кызылны. Менә ул килә чабып... Ә Шәрифҗан энем велосипедта ярыша торган иде. Ул күрше авылларга да йөрде ярышка, 1 нче килгән вакытлары бик күп булды.

    Җәйләр үтә, көз җитә. Укулар башлана. Безнең чор балалары югары уку йортларына керүчеләр бик аз булды. Барыбер яхшы кешеләр булып калдык. Урлашмадык, сугышмадык, сүгенмәдек. Тора-бара фермаларда бергә эшләдек.  Кайберләребез чит шәһәрләргә китеп  урнаштык. Әле исән-сауларыбыз хәзер дә хәбәрләшеп торабыз.

    Минем шуны әйтәсем килә, әтәй булса, беркайчан да еракка китмәгән булыр идем.

    Сайтка салучыларым, авылдашларым, якташларым, укучыларым сезгә бәхет, шатлык, зур уңышларга ирешүегезне теләп калам.

    Красноярск крае, Железногорск шәһәре.
    Якташыгыз, авылдашыгыз Фәния Латыйпова (Кәримова)

    Сентябрь, 2020 ел

    тулырак

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться