Бу дөньяда туган яктан, кендек каны тамган туган җирдән газизрәк урын бар микән?! Кеше нинди генә матур, уңайлы җирләрдә яшәсә дә, күңеле белән барыбер үзенең туган ягын, туган авылын юксынып яши. Шул сагыну-юксынулар бервакыт кеше күңеленнән моң булып, шигърият булып бәреп чыга. Безнең якташларыбыз арасында да яраткан Бәзәкәбезгә шигырь багышлаган кешеләр шактый. Һәм бүгеннән башлап “бизяки.рф” сайтында сезнең игътибарга шул шигъри тәлгәшләрне тәкъдим итәргә телибез. Әлеге әдәби сәхифә авылдашыбыз М.Гыймазетдинов шигыреннән алынган исем белән - “Юксынам дисең син...” дип аталачак. Хөрмәтле авылдашлар, читтә яшәүче якташлар! Әгәр сезнең дә Бәзәкәгә багышланган шигырьләрегез бар икән, безгә юллагыз. Аларны да сайт битләренә урнаштырып барырбыз.
Әдәби сәхифәне, әлбәттә, авылдашыбыз шагыйрь МарсельГыймазетдинов иҗаты белән башлыйбыз.
МАРСЕЛЬ ГЫЙМАЗЕТДИНОВ
![]() |
ЮКСЫНАМ, ДИСЕҢ СИН Илгиз Закиров көеНигә соң юксынам, дисең син? Әйләнеп кайт әле бу якка. Гомерең уза бит, Чем-кара Чәчләрен буялган ап-акка. Юксынып узгандыр көннәрең, Сагына утырткан каеның. Туган йорт нигезен күрмичә Торганның күңеле кайгылы. Күзләрең ямансу, боеклар. Алар да авылны сагына. Әйләнеп кайт әле бу якка. Кайгырма, моңайма, юксынма. Саф чишмә сулары, һавасы, Тугае, болыны, урманы Кочаклап алырлар үзеңне — Шулардан кадерле җир бармы? Юксынам, дисен син, Гомернең Саныйсы көннәре күп әле. Туган як туфрагын сагынып, Әйләнеп авылга кайт та син, Шифалы җилләрен үп әле. Ә яшәү нинди шәп — күр әле!.. |
ТУГАН АВЫЛЫМ — БӘЗӘКӘМ Владимир Мироваев көеБасуларда — башак җыры, Тургай моңы кырыңда. Зифа буйлы сылуларың Уйный йөрәк кылында. Кушымта: Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм, Языңны көтеп алам. Тирәк, камыш, каен моңын Йөрәк җылыма салам. Комбайннар, тракторлар, Егетләр җырлый кырда. Бер симфония язарсың, Иренми тыңлап тор да. Кушымта: Әй Бәзәкәм, Бәзэкәм, Языңны көтеп алам. Тирәк, камыш, каен моңын Йөрәк җылыма салам. Иген игә егет-кызың, “Кара алтын” таба илгә. Шатланам, Бәзәкәм, мин бит Синдә дөньяга килгән, К у ш ымта; Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм, Языңны көтеп алам. Тирәк, камыш, каен моңын Йөрәк җылыма салам. |
ТУГАН АВЫЛЫМ Синең белән кавышуны Мин сагынып көтеп алам. Камышлар курай тарта да Күңелгә моңнар сала. Җырдан тынмый чишмәләрең, Инешләрең — ил яме. Зәңгәр күктән тургай җырын Туялмыйча тыңладым. Урманында кәккүкләрең Эндәшә гомер санап. Мин үлемсез бугай синдә Туктамый кәккүк һаман. |
САГЫШЛАРЫМ ТУГАН ЯКТА Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый, |
КИРЕ БОРМА, ТУГАН АВЫЛЫМ Шактый гомер үткәч, |
Аккош канат кагына
Әйләнеп авылга кайт әле
Яшәргә дә әле, яшәргә
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма