• Новости

    Мухаметзянов Галимзян Шакир улы- 4 сугышчан булэк кавалеры

    Мөхәмәтҗанов Галимҗан - 4 сугышчан бүләк кавалеры

    Мөхәмәтҗанов Галимҗан абый Кызыл Армия сафларына 1937 елда алына (Похозяйственная книга с.Бизяки за 1940-42 г.г.). Ул хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта узып шунда ук вербовка буенча эшкә калган булырга тиеш. Чөнки архив документлары буенча, Бөек Ватан сугышы башлангач, ул яңадан РККА сафларына Приморский крайның Шкотов районыннан Шкотов райвоенкоматы аша 1941 елның 7 сентябрендә алына. Ул хезмәт иткән “Себер дивизияләрен”, Япониянең Советлар Союзына каршы фронт ачмаячагын белгәч, акрынлап көнбатышка немец гаскәрләренә каршы сугышка җибәрәләр.  1942 елның августында Галимҗан абый да фронтка килеп җитеп беренче сугышларда катнаша. Аннан соң аларның хәрби частьләрен 1942 елның декабрендә 6-нчы гвардияче һава-десант дивизиясе итеп үзгәртәләр. Шул дивизиянең 20-нче гвардияче һава-десант укчы полкында Галимҗан абый Старая Русса шәһәре янындагы сугышларда катнаша һәм җиңел яралана. Монда инде 6-нчы һава-десант дивизиясенең һәм 6-нчы гвардияле армиясенең архивтагы язмаларына күчик.

    Курск дугасындагы сугышларда каты яраланып, госпитальдә 7 ай ятып чыккач Галимҗан абыйны, алдагы сугышларда ныклы чыныгу алган солдат буларак, 6-чы гвардияле армиянең 153-че аерым саклау ротасына отделение командиры итеп җибәрәләр. Шул урынында хезмәт итеп ул Җиңү көнен каршылый. Туган авылы Бәзәкәгә ул күкрәгендә 2-нче дәрәҗәле Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнарын, “За отвагу” һәм “За боевые заслуги” медальләрен (мондыйлар Бәзәкәдә бик сирәк!) ялтыратып 1945 елның май аенда кайта. Шулай итеп Галимҗан абый үзенең озак 8 елга сузылган солдат хезмәтен тәмамлый...

    Сугыштан соң үзенең матур гаиләсен төзеп, тормыш иптәше Рәисә апа белән 4 кыз һәм 1 ул үстерделәр. Озак еллар “Кама” колхозында эшләгән бу тыйнак һәм йомшак күңелле абыйны әле бүген дә авылдашлары яхшы хәтирәләр белән искә алалар...

    Подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться