• Новости

    Юксынам дисен син...

    Әдәби сәхифәне бүген Алабуга каласында гомер итүче авылдашыбыз Сәләхетдин Фәрдетдин улы Таҗиевның иҗаты белән дәвам итәбез. 2000 нче елда С.Таҗиевның кыскача  Бәзәкә авылы тарихын яктырткан һәм аның күренекле кешеләре турында язылган “Туган авылыбыз Бәзәкә кайда да безнең йөрәктә” дигән китабы басылып чыккан иде. Сезнең игътибарга китаптан авторның туган авылы турында ярату һәм горурлану белән язылган  берничә абзац  тәкъдим итәбез:

     “ Туган авылым Бәзәкәгә кайткач, түбән очта инеш өстеннән салынган яңа күпер буенда үскән баһадир һәм мәһабәт таллар буена төшәм дә, аларга карап хәйран калам. Бу талларны минем Сәлимулла бабаем утырткан булган. Бу талларга карыйм да  тирән уйга калам: туган авылым да  шушы таллар шикелле карт авыл, авылымда искиткеч батыр һәм матур кешеләр яшәгән һәм яши, шушы таллар тирәсеннән кемнәр генә үтмәгән дә, бу таллар нинди генә язмышларны, вакыйгаларны күрмәгән! Ә бу таллар туган авылым турында, аның кешеләре турында әллә нинди серләр, хикәяләр, риваятьләр беләдер. Тик алар сөйли алмый шул. Ә туган җиренең тарихы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән кем генә кызыксынмый микән соң?...”

    “Кайда гына яшәмәсеннәр һәм нинди генә урыннарда эшләмәсеннәр, авылдашларыма теләгем шул: туган җир – изге җир, тудырып үстергән ата-ана – олугъ затлар, Аларның кадерен белегез! Сез суын эчкән чишмәләр, җиләк-җимешен ашап үскән әрәмәләр, үрмәләп менгән таулар, икмәк үстергән кырлар – барысы да сезнең үткәнегез, бүгенге көнегез һәм киләчәгегез. Нинди мәшһүр һәм хатирәләргә бай, нинди гүзәл, нинди сихерле көчле, нинди күңелгә якын ул Туган авыл!”

    Әнием Газизәбану һәм әтием Фәрдетдин

    истәлегенә багышлыйм

     ТУГАН АВЫЛЫБЫЗ БӘЗӘКӘ

    С. Таҗиев сузләре, В. Әхмәтшин көе

    Киң болыннар, әрәмәлек
    Туган ягымда.
    Башын игән бөдрә таллар
    Инеш ярында.

    Кушымта:
    Туган авылыбыз Бәзәкә,
    Кайда да безнең йөрәктә,
    Матурлана, үсә һаман
    Безнең Бәзәкә!

    Туган якның саф жилләре
    Хуш ис тарата.
    Пинәрәнең йомшак суын
    Һәркем ярата.

    Кушымта.

    Бакчаларда гөрләп үссен
    Зур алмагачлар.
    Егетләребез бик эшчән
    Һәм уңган кызлар.

    Кушымта.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться