Кадерле энем Кәримов Шәрифҗанга багышлыйм.
Энем туды, әтәй белмәде дә,
Дошман пулясы аны үтерде.
Авыр еллар, җил-яңгыр тидерми,
Дүрт баланы әнәй үстерде.
Сугыш чыкканда әнәйгә 3 кыз идек,
Озакламый улы туды (12.03.1942)
Аллаһ шулай кушкандыр,
Иң беренче улы үлде (19.02.2010).
Акчалар әзерләдем мин,
Туган көне җитә дип.
Җибәрергә өлгермәдем,
Хәбәр килде, үлде дип.
Егерме алты ел буена,
Тамагында тишек булды.
Телефоннан шалтыратсам,
Җавап бирде сә-сә дип.
Шунысына сөенәмен,
Кайтып күрепләр килдем.
Олыгайдык, бәхилләшик, дигәч
Башын артка ташлап көлде.
Үсеп җиткәч безнең өчен
Әтәй дә, абай да булды.
Дүрт класс бетерү белән
Сыер җигеп аттай куды.
Балачакта без йокладык
Бер толыпны ябынып.
Аерылгач без яшәдек
Бер-беребезне сагынып.
Бу көнгәчә мин сизмәдем,
Аерылышу зарларын.
Күмгән көнне шаалтыратып,
Өзгәләнеп еладым.
Ярый әле, телефон бар
Шалтыратып хәл белергә.
Хәзер өчәү калдык инде,
Сак-соктай төрле җирдә.
Язлар җитәр, җәйләр үтәр.
Көзендә озатырмын.
Таза-исән, саулар булсам,
Елларына кайтырмын.
Латыйпова (Кәримова) Фәния, Железногорск, Красноярск крае, 19.02.2010