• Новости

    Сайфуллиннар

    1937 ел: политик репрессияләр корбаннары

         Минем сүзем 20-нче гасырның башында Бәзәкә авылында мулла булып торган Сәйфуллин Рәфәгатулла бабайның уллары – Сәйфуллин Мәгсүм абый белән Мансур абый турында барачак. Шул куркыныч, ямьсез, шомлы, карлы-яңгыр яуган төнне хәтерләтеп, хәзерге көнгә кадәр безнең Бәзәкәдә өйләре тора. Кайда соң ул өй? Түбән очтан менгәндә олы юлга чыккандагы борылмага җитәрәк, өй түбәсендә каен агачы үсеп утыра (“Иске контора”- “Кама” колхозы идарәсенең иске зданиесе). Менә бу өй Мәгсүм абый белән Мансур абыйның туган йортлары инде.

             Мин, иптәш хатыным белән Красноярскийга мәчеткә баргач, иптәшем йомыш белән мулла янына китте, мин дежурный янында утырып калдым. Бу иркәй 75 яшьләрдә, кечкенә генә гәүдәле, бик пөхтә киенгән, башында түбәтәй, кулында дисбе. Үзенең йөзе шундый сөйкемле, гел елмаеп тора кебек. Нишләптер, миңа безнең күрше Фаткияттәйгә (Тазиева) ошап торган кебек.

     Сорыймын: “Сез шушы шәһәрдә туып-үстегезме?,- дип.

    • Юк, мин Татарстаннан, Елабуга районыннан, -ди.
    • Бәлки, Менделеевский районыннандыр?- диюгә...
    • Мин анда яшәгәндә Бондюг районы иде. Авылым Бәзәкә,-ди

    Минем өчен бу бик зур шатлык, минем кебек, тагын бер авылдаш булып чыкты.

    • Мин дә бит ул Бәзәкәнеке!- дип терсәгеннән тотып селкетәм, үземнең кайдалыгымны да онытып.
    • Син кем кызы буласың соң, әниең кем була?
    • Кәрим Гайшәсенең кызы.
    • Ялганчы исемегез ничек, - ди.
    • Безнең ялганчы исем юк, бәләкәй Гайшә кызлары диләр.

    Ул әнәйнең кайда торганын да, кем икәнен дә барыбер аңламады.

    • Безне “Зәңгәрләр” дип йөртәләр иде,- диде.

    Шулай дип сөйләгәннәрен ишеткәнем барын, “Зәңгәрләр” йорты дип йөрткәннәр, мулла булгач, балаларга дин сабаклары бирә торган булганнарын белүемне сөйләп бирдем.

         Мәгсүм абый миңа үзе турында, ничек бу хәлгә дучар булуларын, хәтта, авылдан кемнәр алып чыгып китүен, исем, фамилияләре белән сөйләп бирде. Шулкадәр аларга рәнҗеп елады...

         Мәгсүм абый сөйләве буенча язам:

    1937 нче елны, көзнең караңгы төнендә, берничә кеше кереп, Сәйфуллин Рәфәгатулла бабайны “Враг народа” дип алып чыгып киткәннәр. Мәгсүм абыйга 10 яшь, энесе Мансурга 5 яшь. Шул ук төнне әниләре Тайфә әби үзенең туган авылы Әтәскә балаларын туганнарына алып китә. Әтиләрен атып үтергәннәрен белгәч, Тайфә әбине бер картка кияүгә бирәләр. Бу бабай Мәгсүм абыйны бигрәк тә яратмый торган була, хәтта, өйләренә дә кертми. Мәгсүм абый абзар түбәсендә йоклый, бабай күрмәгәндә, әнисе абзарга ризык алып чыгып ашата торган була. Ә менә Мансурны бабай ярата, үз итә.

         Алар тыкрыгында Галиәхмәт абыйлар (“Төчлек”) торды, аның сөйләгәне булды, Мансур авылга кайта, өйләренең әйләнәсе буйлап йөри, аннан, безгә керә торган иде,- дип.

         Мәгсүм абыйның өйдән чыгып китүдән башка чарасы калмый. Поездларда, вагоннарда безпризорник булып йөргәндә тотып, детдомга урнаштыралар. Ялгышмасам, Волгоградта, 14 яшенә кадәр анда була.

         Менә ничек Мәгсүм абый Норильскка эләгүен сөйләмәде, күрәсең, сөйләргә ярамагандыр. Бары тик шуны әйтте: “Мин анда бер Бәзәкә егете белән очраштым”-диде, карточкаларын бирде. “Бел әле, кызым, кем булды икән ул”, -дип. Кем икәнен белүче кеше булмады. Минем уйлау буенча, югары очтагы Хәдичә исемле кеше кебек тоела, аның 3 улы бар иде. Алар шундый озын гәүдәле, чибәрләр, тазалар. Менә шуларның берсе кебек тоела. Сугыш беткәч колакка кереп калды, әллә алып чыгып киткәннәр, әллә аларны чакырганнар башка җирләргә. Икесе авылда торды, бик яхшы яшәделәр, хатыннары бик әйбәтләр иде, өченчесен хәтерләмим. (Бу Әхмәтҗанов Минемөхәмәт абый түгел микән- ул 1948 елдан 1955 елга кадәр Норильск шәһәрендә лагерьда утыра, соңыннан шунда ук поселениегә калдырыла. Мәгсүм абый белән аларның лагерьда очрашкан булулары мөмкин. Аның турында безнең сайтта Минемөхәмәт абыйның балалары әзерләгән язма бар “Память. Вернувшиеся с войны” бүлегендә. Р.К.)

         Мәгсүм абый Норильскийда тормыш корып, озак кына яшәп, Красноярскийга кайтып урнаша.

         Ә Мансур абый ничек Красноярский крае, Лесосибирок шәһәренә урнашкандыр, белмим. Хатынын, 4 яшьлек Мәүлияне, 1 яшьлек Рәйләне ташлап, туган ягына кайтып өйләнә. Менделеевск шәһәрендә торалар, уллары бар. Мәгсүм абый аның кызларын “минем кызларым” -ди торган иде. Мәгсүм абыйларның үзләренең балалары булмаган.

         Красноярский шәһәренә концерт куярга килгәч, Мәгсүм абый, Мәүлия 3 кызы белән килә торганнар иде. Тамашачыларны Мәгсүм абый белән дә таныштырасым килде. Башладым сүземне: “Шундый әйтем бар: тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кеше очраша”, -дигән. 40 ел торгач якташ кына түгел, авылдашым белән очраштым. Мәгсүм абый, бас әле, күрсеннәр сине”,- диюгә, басты. Шул чаклы кул чаптылар, чөнки аның мәчеттә эшләгәнен белүчеләр дә бар иде залда. Очрашуга багышлап, Бәзәкәмне кушып җыр җырладым, ул басып, күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңлады. Сабантуйларында бергә булдык Красноярскийда. Шунысы үкенечле, мин аны үзебезгә алып керә алмадым, безнең туганлык элемтәсе юк. Ә без аларда булдык.

         Бибисәйдә апа астматик иде, көтмәгәдә үлеп китте. 40 көне булганда Мәгсүм абый да вафат булды.

         Кызлары белән бергә булдык. “Рәхмәт, Фәния апа, безне якларга сез булдыгыз”,- диделәр.   Бабаларын аклау кәгазьләре бу балаларда хәзерге көндә. Мансурның улы Менделеевскидагы яшь булырга тиеш, бәлки, аңа кирәге чыгар...

         Укучы яшьләрем! “Без белгән кеше түгел”,- дип укудан туктамагыз, болар бит безнең яраткан Бәзәкәбездә 1930-38 елларда булган коточкыч хәлләр, Бәзәкәбезнең тарихына кергән.

         Мин Бәзәкәдән бер гаилә турында гына ишетеп белгәнемне генә яздым, ул вакытта андый гаиләләр күп булгандыр. Аларның әтиләре “Враг народа” булса, балалары “Враг народаның” балалары дип кыетсытылганнар, нинди авырлыклар кичергәннәр. Безне “сугыш чоры балалары” дип атыйлар, безне кимсетмәделәр, әнәйләр белән үстек. 1937 елда “Халык дошманы” дип алып чыгып китеп, атып үтерелгән кешеләребезнең, авырлыкта, бәхетсезлектә үскән балаларын, нинди чор балалары дип аңларга соң? Мин үз күзем белән күреп, Мәгсүм абыйның сөйләүләрен күз яшьсез искә ала алмыйм. Кеше башына нинди авырлыклар килсә дә, түзә, сабыр, тыныч булып кала ала икән.

         Мәгсүм абый күп еллар мәчеттә эшләгән, йомшак кына сөйләшә, аз сүзле, салмак, төз гәүдәле. Мәчетнең мөфтие Гаяз хәзрәт Фаткуллинның яхшы сүзләренә лаеклы булып арабыздан китте, зурлап озаттылар. Бу вакыйганы мин язмасам, кем яза алыр икән, болар турында белүче дә юктыр хәзер.

         1937-1938 нче елларда бер гаепсезгә кешеләрне атып үтерелүчеләр турында язмаларны, укучыларым, сезгә дә укырга киңәш итәм:

    Татарстан тарихы 20 гасыр 1917-1995 еллар, 4 кисәк китабыннан (II бүлек. Татарстан зур террор, 107 нче биттән 188 биткә кадәр укыгыз).

    Аллаһтан сорыймын сезнең өчен,

    Таңда сезне сандугач сайрап уятсын.

    Кояшта кызарып җиләкләрегез пешсен.

    Илләр тыныч булсын, шатлыкка күмеп,

    Балаларыгыз, оныкларыгыз гөрләшеп үссен. 

         Сайтны оештыручылар, якташлар, авылдашларым, укучылар, шулай ук, кирәкле фотоларны җибәрүче  Әлфия Ахтямова, матур итеп хатымны сайтка тапшыручы Мөзәфарова Сөмбел, Шәрипова Рәисә (апам кызы), сезгә иксез-чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Сез бик яшьләр әле, эшегездә гел уңышлар гына булып торсын. Тормышыгызда бәхетләр, шатлыклы көннәр генә булсын дип теләп калам.

         Мин, Фәния Латыйпова (Кәримова), Красноярский өлкәсе, Железногорск шәһәре. Октябрь, 2020 ел.

    Из архивных документов:

    Сайфуллин Рафагатдин Халимович (Ибатуллина Шаргия апаның әнисенең абыйсы, Владивостокка сөрелгән)
    Родился в 1876 г., Менделеевский р-н, д.Бизяки;
    татарин; середняк, шорник, мулла.
    Проживал: Менделеевский р-н, д.Бизяки.
    Арестован 5 декабря 1937 г.
    Приговорен: Специальной коллегией Верховного суда ТАССР 1 июня 1938 г., обв.: 58-10 ч.1. ("антиколхозная, религиозная агитация, враждебное отношение к Советской власти.").
    Приговор: 10 лет ИТЛ (исправительно-трудовой лагерь), поражение прав на 5 лет.
    Реабилитирован 14 августа 1991 г.
    Источник: Книга памяти Республики Татарстан

    муза

    Жертвы политических репрессий









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться