• Новости

    Юксынам дисен син... Габделазал Файрушин

    Хөрмәтле шигърият сөюче дулсар!
     "Юксынам дисең син" әдәби сәхифәсен бүген Габделәзәл Әхмәдиша улы Фәйрушин иҗаты белән итәбез (1931-2000). Шигырь Р. Мөхетдинованың "Каләм алдым кулыма" дигән китабыннан алып бирелә һәм бүгенге бәзәкәлеләргә таныш булмаган авылдашыбыз турында автор менә нәрсәләр яза:
    " Габделәзәл Фәйрушин 1931 елда Бондюг районы Бәзәкә авылында колхозчы гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны туган авылында бетерә, 10 еллык белемне Бондюг мәктәбендә ала. Алабуга укытучылар институтын тәмамлап, берничә ел үзебезнең район мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
    Калган бөтен гомерен Яшел Үзән районы Карауҗа авылында яши. Мәктәптә укытучы, озак еллар директор булып эшли. "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемгә лаек була.
    Туган ягын, авылын сагынып еш кайта. Инеш, әрәмә, Кама буйларында йөри, балачак елларын искә төшереп, күңелендә кадерле хатирәләрне яңарта. Шундый тәэсирле мизгелләр аны шигырьләр язарга этәрә, чын ялны, ләззәтне шушы мавыгуы аша таба."

    БӘЗӘКӘМ - ЧУЛМАНЫМ.
    Тау башында Бәзәкәм,
    Итәгендә Чулманым.
    Чулманымның саф суында
    Коенамын, чумамын.

    Синнән читтә үтә гомер,
    И Бәзәкәм, Чулманым.
    Сине уйлап алсу таңда
    Сагышларга чумамын.

    Авылымны сагынганга
    Ел да бер кайтып китәм.
    Дуслар белән Чулманымның
    Балыгын авыз итәм.

    Киң Иделдә дә таныймын
    Чулманымның бозларын.
    Киң илемдә дә таныймын
    Авылымның кызларын.

    Кайткан саен тәрбиялим
    Әти-әни каберен.
    Гомерем читтә үткәч, беләм
    Туган төбәк кадерен.

    Материалны Ф.Башарова әзерләде

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться