• Новости

    Юксынам дисен син... Анвар Зиннатуллин

    "Юксынам дисең син" дигән әдәби сәхифәдә бүген авылдашыбыз Әнвәр Зиннәтуллин шигырьләрен тәкъдим итәбез. Сагыну-юксынулар турында шигырьләр бу  авылдашыбыз иҗатында да бар. Югыйсә, ул армия хезмәтеннән тыш читкә китеп яшәмәгән дә бит. Әмма шул аз гына вакытка аерылу да күңелендә  шигырь уты булган кеше өчен җитәрлек булган. Әйдәгез, иң элек Әнвәр абыйның тормыш юлын искә төшереп үтик.
    1948 нче елның 1 январенда Бондюг районы Бәзәкә авылында гомер кичерүче Хәмәт абый белән Миниса апа гаиләсендә гаиләгә ямь, өйгә нур өстәп җиденче бала дөньяга аваз сала. Бу ир балага Әнвәр дип исем бирәләр. Әнвәр кечкенәдән хәрәкәтчән , тапкыр телле булуы белән башка балалардан аерылып тора. Мәктәпкә укырга кергәч тә телгә осталыгын күреп стенгазета редакторы итеп билгелиләр аны. Рәхәтләнеп, бирелеп башкара бу вазифаны Әнвәр. Стенгазетаның һәр санын шигырьләр белән чыгара башлый ул. Шулай итеп иҗатка кереп китә. Ул елларда тау башына урнашкан Бәзәкә урта мәктәбендә күрше-тирә авыл балалары да килеп белем ала, икешәр смена укыткан мәктәптә класстан тыш чаралар - кичәләр дә еш үткәрелә.
    Язганнарын укырга үзенең кыюлыгы җитмәгәнгә бу кичәләрдә аның
    шигырьләрен классташы Рәмзия Гыймазетдинова кычкырып укый.
    Укытучысы Рәшит абый Башаров та егетне “күңелеңдә иҗат очкыны бар, язуыңны ташлый күрмә, киләчәккә максатларны шул юнәлештә билгелә” дип җилкендереп тора. Язган саен каләме шомара бара, шигырьләре район газетасында гына түгел, республика газеталарында да басылып чыга аның.
    Шуңа күрә, Бәзәкә урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Әнвәр һичикеләнүсез башкалабыз Казанга юл ала. Хыялы – журналист булу. Ләкин... кызганычка каршы, хыял - хыял гына булып кала шул. Журналистика факультетына конкурстан уза алмыйча кире авылга әйләнеп кайтырга мәҗбүр була ул. Менделеевскида автошколада укыганнан соң армиягә алына.
    Ватан алдындагы хәрби бурычын Төркмәнстанның Чарджау шәһәрендә үти. Иҗаты өчен бик уңышлы чор була бу. Яшьлек дәрте ташып торганмы, өзелеп сагыну булганмы, уйланулар нәтиҗәсеме – язганнарының күбесе шушы елларга туры килә. Алар бертуган абыйсы Җәүдәт белән хәтта хатларны да шигырь формасында язышалар бу елларда. Армиядән кайткач Менделеевскида автошколага инструктор-укытучы булып эшкә керә. Автошкола Чаллыга күчерелгәч ОРС ка шофер булып урнаша.
    Шатлык – куанычлары, борчу – мәшәкатьләре белән тормыш дәвам итә. 1972 нче елның 28 нче декабрендә авылдашы Гарифуллина Мөнҗия Галиәхмәт кызы белән гаилә корып җибәләр алар. Бәхетле яшь гаиләгә сөенеч өстәп бер-бер артлы 2 уллары – Ильнур белән Иршат туа...
    Авылда бөтен нәрсә күз алдында, һәркемнең ничек яшәгәнен күреп-белеп торалар. Мин дә күп еллардан бирле Әнвәр абыйның шигырләр язуын ишетеп белә идем. Үзем шигырьләр яратканга күрә минем аның
    шигырьләрен укып карыйсым килә иде. Шигырьләрен , фикерләрен
    кемнәрдер үзләштергән, шуңа күрә ул язганнарын беркемгә дә күрсәтми икән дигән сүзләр дә ишеткәнем булды. Бу сүзләр минем кызыксынуны тагын да арттырды. Китапханәдә Мәдәният елы уңаеннан “Һәр күңелдә шигырь уты яна” дигән кичәгә әзерләнгәндә кыяр – кыймас кына Әнвәр абыйның тормыш иптәше Мөнҗия апага чылтыраттым. “Шигырьләре бар, килеп ал” дигән сүзләрне ишеткәч сөенечтән нишләргә белмәдем. Ниһаять, ничәмә - ничә еллар мине кызыктырган хыял минем кулда. Саргаеп беткән битләрне сак кына актарам... Аңлавымча, Киргизияның Чарджау шәһәрендә хезмәт иткәндә башланган дәфтәр. Ә шигырьләре, чынлап та, күңелне кузгатырлык.
    Зәңгәр күзләреңә бу кадәрле
    Ялкын кайдан туган?
    Карашыңа кеше сүзләренә
    Сыймас назлар сыйган...
    Шулкадәрле төбәп карамачы
    Уңайсызлык тоям...
    Олы сөю янган күзләргә мин
    Лаек түгел сыман...
    Бу шигырь конкурска җибәрелгән булган. Һичшиксез, билгеләнмичә
    калгандыр дип уйламыйм мин аны, күңелне кузгатырлык шигырь. Әнвәр абыйның бу дәфтәрендә туган авылга, әти - әнисенә , табигатькә, авылның һәр савымчысына аерым багышлап язылган шигырьләренә кадәр бар.
    Әлбәттә, бик күп шигырьләр мәхәббәт турында. Зәңгәр төс белән язылган ул шигырьләрнең күбесен яңадан кызыл төс белән йөртеп чыккан. Никадәрле назлы-нәзберек булган бит аның күңеле һәм никадәр якты хыяллар белән тулы булган эчке дөньясы!
    Әнвәр абый шулай ук хикәяләр дә язган булган икән. Аннары бөек
    кешеләрнең канатлы сүзләрен дә язып куйган бу дәфтәргә. Газетада басылып чыкканнарын ябыштырып куйган. Бу дәфтәрне укыганнан соң мин Әнвәр абыйның никадәр нечкә хисле, уйлы – гамьле кеше булуын аңладым. Шундый ялкынлы шигырьләр язган кешенең күңелендә шигырь уты ничек кенә янгандыр әле... Бәлки, шулай янып яшәгәнгә күрәдер, безнең арадан бик иртә китте Әнвәр абый. (2012 нче елның 17 ноябрендә инфаркттан вафат булды)
    Борынгылардан калган “әтиең исән чакта һөнәрен өйрән, үлгәч – куәтен исеңдә тот” дигән бер әйтем бар. Әнвәр абый да әтисеннән күреп үскәнгәдер, балта эшенә оста иде. Челтәрле тәрәзә йөзлекләре ясап туган авылы урамнарын бизәде, авылдашларны сөендерде. Бу гаиләдә буыннар чылбыры өзелми. Бүгенге көндә бабасы белән әтисенең эшен улы Иршат дәвам итә. Бәлки, киләчәктә иҗат эшен дәвам итүче нәсел дәвамчылары да булыр әле.
    Ф.Башарова

    КАЙТУ
    Тәвәккәллек солдат юлчысы бит
    Ә хәвефне солдат уйламый.
    Шулай...
    кояш кичкә авышканда
    Бишегемә ...
    авылыма таба юл алдым.
    Яңа газик коштай оча гына,
    Йөрәк кебек эшли моторы,
    Изге хисләр кайный күңел тулып
    Тиздән күрәм туган якларны!
    Бик-бик тиздән газиз әткәм-әнкәм,
    Туганнарым тирән аптырап,
    Ни көләргә,ни еларга белми
    Төпчекләрен алыр каршылап.
    Пилоткамны басыбрак киям,
    Баса төшәм газга көчлерәк,
    Юләр йөрәк ташкыннардай дәртен
    Шулай күчерә.
    Ялкынланган күзләр фара утын
    Узып алны тели күрергә.
    Уйлар инде!..
    Уйлар өлгергәннәр
    Туган йортка кайтып керергә.
    ...Менә алда утлар чагылып үтте
    Һай, Бәзәкәм! Авылым, исәнме!
    Бер күрергә синең улың кайта,
    Тартты сиңа йөрәк хисләрем.
    Саумы, авылым минем ,үзгәргәнсең,
    Ничек якты,нурлы балкыйсың,
    Ничек сине өзелеп сагынмассың,
    Ничек сиңа очып кайтмассың?!!
    -Сау гынамы, газизләрем минем
    Әткәм-әнкәм...менә кайттым да
    -Улым,улым...ничек? Кайттың да!
    Сәер тойгы ача күрешү-сөенеч...
    Әнкәемнең кайнар яшьләре,
    Картлык баса төшкән әткәемнең
    -Яхшы,улым,- диеп әйткәне.
    Йөрәгемне кинәт йомышартты
    Һәм беренче кат гомеремдә
    Аерылудан соңгы күрешүнең
    Олылыгын тойдым күңелемдә.
    Һәм беренче кабат гомеремдә
    Йөрәгемә әткәм-әнкәемнең
    Бик-бик якынлыгын сөйләделәр
    Күзләремә ихтыярсыз тулган яшьләрем.
    ...Өстәл башы кайнар сүзләр белән
    Гел тынмаска гөрләп торасы
    Тик солдатның вакыты бик кыска шул
    Бүген монда...биш минуттан кайда буласын
    Хода белсен...
    Саубуллашу...
    тагын күз яшьләре,
    Йөрәкләрнең әрнеп сызлавы,
    Күз алдымнан ахры мәңге китмәс
    Әнкәемнең мине соңгы кабат
    Назлар өчен сузган куллары.
    Йөрәгемнән – юк, беркайчан китмәс
    Әткәй сүзе “Улым,югалма!”
    ...Кичерегез, газиз кешеләрем,
    Сезне ахры салып кына киттем
    Газапларга ,борчу, уйларга.
    Кичерегез, дуслар! Сезне дә бит
    Күрә алмадым, бигрәк ашыктым,
    Тик зыян юк,бу һич кайгы түгел
    Очрашырбыз!
    Ил кояшы гына яктырсын
    Һәм солдатлар гына сак торсын!!! 

    БЕРЕНЧЕ КАР ЯВА

    Зәңгәр киңлекләрдән ак бөртекләр
    Салмак кына җиргә сибелә.
    Беренче кар ява,
    Сулап туймас һава,
    Бәйрәм бүген туган җиремә!
    Туып-үскән җирем,һай,бизәнгән бүген
    Гүя,буйга җиткән кыз бала.
    Ихлас хискә чумып,иңнәрендә
    Туй күлмәге тоеп елмая.
    Туган җирем!
    Мин гашыйкмын сиңа,
    Тиңдәшсез лә синең сафлыгың!
    Шул сафлыгың җырларыма күчә,
    Күкрәгемә сыймый шатлыгым.

    КЫШ
    Дөнья ап – ак . Агачларга
    Бәсләр кунган.
    Суык агай тәрәзләргә
    Сүрәт уйган.
    Кыекларда күгәрченнәр
    Йон күпертеп
    Утыралар муеннарын
    Эчкә кертеп.
    Чыпчык – чытлык посып ята
    Саламлыкта .
    Салкын ага киртә куя
    Шаянлыкка.
    Кешеләрнең сулышыннан
    Пар бөркелә ,
    Йөри алар һәммәсе дә
    Җәһәт кенә.
    Колак салсаң - әллә кайда
    Йөргән кеше
    Шыгырт – шыгырт яныңнан ук
    Үтә төсле.
    Вакыт-вакыт бүрәнәләр
    Чатнап куя,
    Әйтерсең, кыш кылган эшен
    Раслап куя.
    Алсу йөзле шат күңелле
    Шук балалар
    “Куян атып” карга батып
    Тау шуалар.
    Боз өстендә арлы-бирле
    Йөгерешеп
    Малай-шалай шар уйната
    Янып-пешеп.
    Салкын булсын, үлми кеше
    Аңа карап.
    Тик үз йөрәк салкыныңнан
    Өшү харап.

    ТӨНГЕ АВЫЛ
    Авыл йоклый караңгыга чумып
    Йолдызлар да сүнгән.
    Ник йокламый йөрәк,
    Аңа нинди
    Авыр борчу килгән?!
    Елмаеп та куям нидер уйлап,
    Шундук моңаям да,
    Мин сабыйга охшыйм, хыялый бер
    Сине уйлаганда.
    Шыпырт кына искән төнге җилләр
    Нидер сөйләр кебек.
    Йолдызым да балкып кабыныр да
    Нурын сибәр кебек.
    Шушы төндәй өнсез түгел күңел –
    Өмет сүрелмәгән,
    Тормыш чүбе белән йөрәктәге
    Ялкын күмелмәгән.
    Авыл йоклый авыр төшләр күреп,
    Миннән йокы киткән.
    Өмет белән, изге хисләр белән
    Туар көнне көтәм.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться