• Новости

    Насыров Муллаян бэете

    Энем Насыйров Муллаян бәете

    Бисмилла дип башлыймын,
    Шигыремнең башларын.
    Илле алтыда гүргә керде,
    Синең газиз башларың.
    Сиксән биш яшьлек әнисен,
    Авылдан алып килде.
    Ванналарда юындырып,
    Күтәреп кенә йөрде.
    -Энем, авыр бит карарга,
    Рәисәгә әйт,- дидем.
    -Анда ванна юк, туалет тышта,
    Мин бит аның улы,- диде.
    Әнисе белми дә калды,
    Газиз улы китеп барды.
    Муллаянның хакын хаклап,
    Наиләгә карарга калды.
    Муллаяным!
    Кайтсам, каршы алдың,
    Китсәм, озатып калдың.
    Оҗмах кошы булдың инде,
    Ә мин канатсыз калдым.
    Очарга канатсыз калдым
    Каршы алырга син дә юк.
    Өзелеп-өзелеп сагынсам да,
    Беркемгә кирәгем юк.
    Бүген сине төштә күрдем
    Казыйлар чокыр юл аша
    Әнәй белән Рәшит улым,
    Дөрес казылмай дип орыша (әрвахларым).
    Әшәке сүз сөйләшмәдең,
    Һәркемгә булыша идең.
    Шуңа күрә синең өчен
    Оҗмах ишеге ачык инде (Ураза вакыты).
    Фәйрүзә апам үлгәндә дә,
    Ураза вакыты иде.
    Әнекәем вафат булды,
    Июннең җидесе иде.
    Егерме дүртенче июньдә
    Илшатка утыз ел була.
    -Мин картайдым, сакла диеп,
    Сина талисманын бирдем.
    Күзләремнән яшем кипми,
    Тамагымнан ашым үтми.
    Сөлек кебек гәүдәләрең
    Минем күз алдыннан китми.
    Бар туганнар арасында,
    Акыллы, ярдәмле, шәфкатьле.
    Наиләгә дә авыр булыр,
    Ул да безнең беркатлы.
    Бар кешегә үлем килә.
    Яшен, картын сорамый.
    Аерылышу бик авыр булса да,
    Беркем култыклашып китә алмый.
    Кеше хәлен кеше белми,
    Яна бәгърем, уты сүнми.
    Сабырлар бирсәнә, Аллам!
    Сабырлар бирсәнә, Аллам! 

    Фәния Латыйпова (Кәримова), Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2017 ел

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться