• Новости

    Поздравление из Железногорска

    Яңа ел белән, якташлар!

         Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан мин ихлас күңелемнән “Минем Бәзәкәм” сайтын намус белән башкаручы Мөнирова Лилияне, Башарова Фәнияне, аларның барлык ярдәмчеләрен, сайтны даими укып баручыларны, туганнарымны, гомумән, Бәзәкәмдә яшәүче олысын-кечесен, һәммәсен дә Яңа ел белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә авылымның һәр йортына иминлек, гаиләләренә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде. Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Яңа еллар мөбарак булсын, кадерле авылдашларым!

    Сезне яратып, хөрмәт итеп Красноярск өлкәсе, Железногорск шәһәреннән Фәния Латыпова (Кәримова). Декабрь 2020 ел

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться