Мәҗитов Нуриәхмәтнең фотоальбомыннан
Мәҗитов Нуриәхмәт Габдрахман улы 1900 елда Камай авылында туа. 20-нче гасырның 20-нче елларында ул Бәзәкә мәктәбендә укытыучы булып эшли. Аннан соң “Бондюжский рабочий”, “Трактор”, “Красная Татария”, “Социалистик Татарстан” газеталарында журналист була. Соңыннан СССРның журналистлар берлеге әгъзаселегенә алына.
Бондюгта (Менделеевск шәһәрендә) журналист булып эшләгән чорында Нуриәхмәт абый төшереп калдырган ул чорны күрсәткән фотоларны сезнең игътибарга тәгъдим итәбез.