• Новости

    Почемучкины книги

                                           Кызыклы ачышлар сәгате

    Бәзәкә китапханәсе Россиядә фән һәм технологияләр елын балалар бакчасында “Почемучкины книги” сериясендә басылган китаплар белән кызыклы ачышлар сәгате үткәрүдән башлады. Бу сериядә чыгарылган китапларда физика, геология, ботаника, табигать белеме һ.б турындагы белемнәр балалар өчен җиңел аңлаешлы телдә һәм мавыктыргыч итеп язылган.


    Чараны башлап китапханәче балаларга Фән һәм технологияләр елы, киләчәктә безне нинди ачышлар көтүе турында сөйләде, аларны ниләр кызыксындыруы турында сорашты. Нәниләрне бигрәк тә табигать күренешләре һәм су хайваннары тормышы кызыксындыруы ачыкланды.

    Аннары Ф.Башарова йорт хайваннарының һава торышын ничек белдерүе, кәлтәләрнең ни өчен өннәреннән качуы, ярканатның кайтаваз ярдәмендә черкиләр аулавы, кара еланның иягендә урнашкан уем ярдәмендә тычканнарны караңгыда да ерактан сиземләве турында хикәяләр укыды.  Балалар бирелеп тыңладылар, укыганнар турында фикерләрен белдерделәр, чара соңында китаплар белән таныштылар.

    (февраль 2021 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться