• Новости

    Фания Каримова: Булмас димэ, булган хэллэр.

    Булмас димә, булган хәлләр.

         1970 нче елның 28 нче февралендә минем Рәшитем дөньяга килде. Без роддомнан ук больницага эләктек, Рәшитнең температурасы +38-39 га күтәрелде, канына микроб кергән, димәк, сепсис диделәр.

         3 ай яттык, 27 мәртәбә плазма, кан бирделәр. Өч айдан сон шундый ук температура белән расписка язып өйгә кайттык: «Үлсә, үзебез җавап бирәбез”,- дип. Температура +37,3 тирәсендә, аягына басмый, башын тотмый. Көз көне. Ни булса, шул булыр дип авылга кайтырга булдык. Башын да тота башлады, аягына басты авылда. Авыл безнең өчен файдалы да сихәтле дә булды.

          Без кече якта сәкедә йоклый идек. Беркөнне төнлә уянсам, тубык турында бер ак әйбер утыра, башта куян кебек тоелды. Куып төшерәм дисәм, ул тезем янына ук менде. Бу куян түгел, актан киенгән бабай, башында чалма, кулы намаздагы кебек, кулы өстеннән ак сакалы сузылып төшкән. Мин бик курыктым. «Әнәй, утны яндыр”,- димен. Ә әнәй: “Кызым, саташасың, бисмиллаңны әйт тә, борылып ят!”,- ди. Мин бит күземне сирпергә дә куркам, әнәй бер сүзне кабатлый. Мин әнәйгә “Әнәй, мин йокламыйм, яндыр утны!”,-дип үтенеп сорыймын. Әнәй бисмилласын әйтеп утны кабызгач, бабай юкка чыкты.

         Иртән торгач абыстай Маһирәттәйгә хәер алып бардым, төшемне сөйләдем. “Фәния, җаным, бар да яхшы булыр!”,- диде ул.

         Атна-ун көн үткәч, бик матур итеп ишек алдын көрәдем (кар күп яуган иде), аннан Саҗидә апа кызы Әлфия дә, мин дә капканың тышкы ягын көрәдек. Көрәп бетергәч, көянтә-чиләкләр алып суга барырга чыктык. Иң беренче югары очка таба ат-мазар юкмы дип карадым. 7 өй аша (Бәгъдәнурлар турында) атлы кеше бар, 1 өй үткәч икенчесе турында ат килеп җитәдер дип карамакчы булып борылсам, мин атның муены астында идем. Мин берничә секундка аңымны югалттым, күрәсең, ничек булганын белмим, аңыма килгәндә, чананы соңгы тапкыр әйләнеп чыктым, көянтә-чиләкләр кайсы-кайда аунап ята, тордым, кагындым, аннан тыкрыкка кереп киттек. Ә атлы кеше Мөхәмәтҗанов Галимҗан абыйларга туктады, бары “оятсыз” гына дип әйтә алдым. Әгәр 10 яшьлек Әлфияне таптатса, төрмәгә утыртырлар иде. Әлфиядән бервакытта да сорый алмадым мондый хәлнең ничек килеп чыгуын. Ә менә Маһирәттәй әйтте: “И, җаным, Фәния! Ярый әле, бабаң кара булмаган, бер-бер хәл булыр иде”, -дип. Дөрес, минем янбашларым, терсәкләр кап-кара булды шулчакта, терсәгем хәзер дә авыртып куя. Аллаһка шөкер, зыянлы булмады.

    1973-1974 нче еллар. Хәбибуллина Саҗидә апаның кызы Саимә белән булган хәл.

    Без ул вакытта Рәшит белән авылга кайттык, кызу, яңгыр юк. Саимә белән иртүк бозауларны Кәбеләй ярыннан барып тау өстенә бәйлибез, көндез көянтә-чиләк белән су алып менеп эчертәбез. Кәбеләй ярының комында аяклар пешә, гел яланаяк йөрибез, үкчәләр ярылып бетте. Беркөнне әнәй әйтә: “Кызым, Песәй ягында кап-кара ямьсез болыт, яңгыр яуса, бозаулар күшегер, алып кайтыгыз”, -диде. Саимә белән шунда йөгердек. Кәбеләй ярына керүгә давыл чыкты, безнең өстә әллә ниләр оча башлады. Безне җил этеп йөгертә, атлап өлгереп булмый. Саимә елый, “Үләбез, Фәния апа”,- дип.

    Күрәм, чукып балчык алган урын бар, шунда менеп утырдык. Бозлы яңгыр ява башлады, бозы йомырка сарысы кадәр. Яңгыр туктауга җир ап-ак булса да, бозаулар янына мендек, чыннан да, күшеккәннәр, көч-хәл белән алып төштек. Барлык таулардан, ярлардан аккан су Кәбеләй яры башына төшә, ургып елга ага. Саҗидә апа каршыга килгән: “Тизрәк, буаны су алып китүе бар”,- ди. Без бит елганың икенче ягында, бозаулар суга керми. Саҗидә апага бауны атабыз, ул тарта, без икәүләп бозауларны этеп, шулай чыктык. Буаны чыгып өлгердек (икенче көнне ул җимерелгән иде), Аллаһка шөкер, тагын исән калдык.

    Ялган түгел, бу вакытта яшелчәдән эштән кайтучылар да эләкте әлеге давылга, халыкка зыяны да тиде, коймаларны, түбәләрне алып аткан иде. Мин ангина белән авыртып шәһәргә китә алмый йөрдем.

    Әлеге хәлләр чын, ялган түгел.

    Латыйпова (Кәримова) Фәния, Железногорск шәһәре, 2021 ел, февраль

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться