• Новости

    Болын истэлеге

    Болын истәлеге

    Ык буйлары, матур болыннары

    Хәзергедәй истә, күңелдә.

    Яше-карты, бала-чагалары

    Җыелалар иде болында.

    Авыр хезмәт, зур тырышлык белән,

    Эшләделәр, тирләр актылар.

    Мактауларга алар лаек булды,

    Алдынгылар алар булдылар.

    Әмма болыннарны сулар басты,

    Бетте күлләр, бетте урманнар.

    Су дарьясе чолгап алды безне,

    Юкка чыкты йөргән сукмаклар.

    Киткән кошлар гына кире кайта,

    Көтә аларны күлләр, урманнар.

    Терсәкләрне каерып тешләр идек,

    Кайтыр булса яшел тугайлар.

    Күңелләрдә тирән әзләр калды,

    Зур җинаять- күңел сыкрауы.

    Болыннарга әле кайтыр сыман,

    Яшь тайларның иңрәп кешнәүе.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, март

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться