• Новости

    Железногорскида бэзэкэлелэр бии и жырлый

    Железногорскида бәзәкәлеләр бии һәм җырлый.

          8 март алдыннан Красноярск краеның Железногорск шәһәрендәге “Дуслык” татар ансамбле концерт куя. Шунда авылдашыбыз 82 яшьлек Фәния апа Латыйпова да, йөрәге түзмичә, сәхнәгә чыгып үзләренең гаилә дусты Әлфия Әхтәмова белән бергә бии. Бу концертта күптән арабыздан киткән авылдашыбыз Марсель абый Гыймазетдинов абый да катнаша: аның “Яшәргә дә әле, яшәргә!” җырын ансамбль солисты Рәхимә Мохтаруллина башкаргач, Фәния апа Бәзәкәгә кайтып килгән кебек булдым ди. Җыр белән бию шулай Рәсәйгә таралган татарларны бергә җыя да, берләштерә дә икән!

         “Дуслык” ансамбленә алга таба да яңа иҗат уңышлары белән якташларыбызны, милләттәшләребезне шатландыруларын теләп калабыз!

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться