• Новости

    Халык ижаты фестивале

    Тел һәм моң – рухи дөнья көзгесе

     

         Район мәдәният йортларында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган ХХ-нче халык иҗаты фестивале бара. 3 мартта районның барлык татар авыллары катнашында “Тел һәм моң – рухи дөнья көзгесе” дигән фестиваль концерты Бәзәкәдә үтте. Әлеге чарада татар китапханәчеләре дә актив катнаштылар.

         Бәзәкә китапханәчесе Ф.З.Бәшәрова туган телебезнең матурлыгына, камиллегенә дан җырлаган   “Язучылар Туган тел турында” дигән, халкыбызның тапкырлыгын, җор телле булуын, акылын күрсәткән “Татар акылы” дигән стендлар; “Бәхетле мин туган җиремдә, сөйләшәм мин туган телемдә” дигән китап күргәзмәсе әзерләгән иде. Песәй авылы китапханәчесе Р.Р.Яраханова татар алъяпкычы бизәү буенча мастер-класс, Камай китапханәчесе Г.М.Галимуллина “Сезнең өчен Туган тел нәрсә ул?” дигән интерактив уен үткәрде. Тамашачылар тәкъдим ителгән чараларда бик теләп катнаштылар, кичәдән күңел хәзинәсен моң, җыр белән беррәттән матурлык һәм белем белән дә баетып киттеләр. (март 2021ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться