Яшьлегем хәтирәләре
Яшьлек хәтирәсен искә алып,
Кулларыма алдым карандаш.
Сагынамын яшьлек елларымны,
Юкка моңсу түгел бу караш.
Сагынам мин авылым урамнарын,
Тау башларын, инеш буйларын.
Кычытканлы чишмә юлларында,
Тыңлаганда кошлар сайравын.
Сагынам мин авыл болыннарын,
Болыннарда атлар кешнәүен.
Ык буеның матур зур талларын,
Боргаланып барган юлларын.
Тезелеп торган печән кибәннәрен,
Без йоклаган болын кушларын.
Кармакларны салып су буенда,
Кич утырган елга буйларын.
Сагынам Караңгы, Якты күлең,
Кәзәңгешең, Кече күлләрең.
Колач җәеп йөзгән Пинәрәне,
Аның йомшак чиста суларын.
Һәркөн иртә торып әниемнең,
Чишмәләрдән судан кайтканын.
Әтиемнең һәркөн арба майлап,
Алашасын җайлап җиккәнен.
Ә кичләрен авыл урамында,
Мон тараткан гармун тавышын.
Аңа кушылып яшьләр җырлаганын,
Көлә-көлә кызлар барганын.
Сөйгәнемне айлы матур кичтә,
Озатып барган урам юлларын.
“Кулларыңны куйма син билемә”-
Шаяра-көлә әйткән сүзләрен.
Һәрберебез яшьлек хәтирәсен,
Уйланадыр һәрчак сагынып.
Әмма яшьлек кире кайтмый икән,
Акмагандай сулар борылып.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, март