• Новости

    «Елмай» узешчэн халык театры

    «Елмай» үзешчән халык театры исеменә лаек булды

    Бәзәкә мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Елмай” театр коллективы үзенең эшен 2000 нче елдан башлап дәвәм итә.  Коллективта театр сәнгатен яратучы балалар һәм төрле яшьтәге авыл хезмәтчәннәре шөгыльләнә. Коллектив барлык авылда үткән чараларда, районкуләм узган төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнаша. Комедия жанрында куелган кечкенә миниатюралар, скетчлар коллективка конкурсларда зур уңыш китерә. I, II дәрәҗә Лауреат дипломнары –моның ачык мисалы.

    Кайда гына чыгыш ясаса да, “Елмай”  үзешчән театр коллективы чыгышларын халык көтеп ала, көчле алкышларга күмә. Бигрәк тә “Мөгез” (Данил Салихов),  “Бер кирпеч, ике кирпеч” (Аманулла), “Гөргери кияүләре” (Туфан Миңнуллин), “Әлепле әртисләре” (Аманулла), “Исерек айныса, хәерче баеса” (Илфак Шигапов) спектакльләре халык күңелендә онытылмаслык, җылы эз калдырды. 2018 нче елда куелган “Итәкле кияү” (Аманулла) спектакле коллективка беренче зур дәрәҗә җиңү алып килде. Шамил Зиннурович Закиров исемендәге “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары бәйгесендә Катнашучы дипломы  һәм “Дебют спектакль” номинациясе дипломы, акчалата премия белән буләкләнде.  2020 нче ел да Бәзәкә үзешчәннәре өчен уңышлы ел булды: 21 декабрь көнне Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНДА  ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында үткәрелгән Ш.З.Закиров исемендәге “Идел-йорт-2020”төбәкара театр коллективларының ХХ юбилей бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләу тантанасы булып узды. Бу мәртәбәле чарада “Елмай” театр коллективы (җитәкчесе Г.Гомәрова)  Аяз Гыйләҗевның “Яра” спектакле өчен  Катнашучы ДИПЛОМЫ һәм 20 мең сумлык сертификат, Җамал ролен башкарган  актриса Фәймә Галимова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясе дипломы һәм 30 мең сумлык сертификат белән буләкләнде.

    2021 нче ел шулай ук коллективка тагын бер зур уңыш алып килде. 18 март көнне Менделеев шәһәре С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Бәзәкә мәдәният йорты "Елмай" театр коллективына  тантаналы рәвештэ "ҮЗЕШЧЭН ХАЛЫК ТЕАТРЫ" исеме бирелде. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЫ И.Х.АЮПОВА имзасы белән таныклыкны коллектив житәкчесе Гузәлия Гомәровага Менделеев муниципаль районы башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев тапшырды.

    Коллективка бу дәрәҗәле исемне яулауда  зур өлешләрен керткән авылдашларыбызның исемнәрен сезгә дә ишеттерәсебез килә. Төрле елларда спектакльләрдә катнашып, үз рольләрен оста башкарган авылдашларыбыз: Зиннур Хабибуллин, Дамир Гыймазов, Фәймә Галимова, Рәшит Галимов, Рәфис Мөхетдинов, Кәүсәр Хикматуллин, Кәусәрия Шайдуллина, Рәфис Сыйбгәтуллин, Тәнзилә Сыйбгәтуллина, Фәйрузә Хузиахметова, Илсур Хузиахметов, Расим Мусин, Рәвия Мусина, Фәрид Гәрәев, Фаилә Ахунзянова, Ринат Галимов, Айрат Галимов, Розалия Насифуллина, Гүзәлия Гомәрова, Фәридә Садриева, Алсу Мусина, Алсу Хабибуллина, Рамил Салаватуллин, Лилия Ахмастиноваларга һәм барлык спектакльләргә декорацияләр әзерләгән Сәетҗан Ибатуллинга РӘХМӘТЕБЕЗ ЗУР!!!

    Габдулла Тукай әйткәнчә: Театр − яктылыкка, нурга илтә,

    Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

    Милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатен төрле   эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче “Елмай” театр коллективына   алга таба да уңышлар телибез, татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән теләктә калабыз. Киләсе елларда  да тырыш хезмәтегезнең иҗат җимешләрен күрергә язсын, Сезгә!

     

                                                           Гүзәлия  Гомәрова, 2021 ел,  23 март

     

    Барлык бәзәкәлеләр, якташлар исеменнән “Елмай” үзешчән халык театрын бик зур бүләкләре белән котлыйбыз! Шулай ук театрының барлык актерларына, коллектив җитәкчесе Гүзәлия Гомәровага авылыбыз халкын, якташларыбызны үзләренең иҗатлары һәм җиңүләре белән шатландырган өчен күп рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм аларга яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!

                                                                                        Сайт администрациясе

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться