• Новости

    Жомга киче керде бар жиханга

    Җомга киче керде бар җиһанга

    Җомга киче керде бар җиһанга,
    Намазыңны укы, кардәшем.
    И, Раббыбыз, кабул итсәң иде,
    Намаз, дога булсын сердәшең.
    Җомга кичен төне алыштырды,
    Караңгы төн барча җиһанда.
    Йоклап ятма, укы намазыңны,
    “Раббым, кабул ит”-дип догаңда.
    Таң беленә, Җомга иртәләре,
    Исәнлекләр сорап Аллаһтан.
    Намазларны укыйк, дога кылыйк,
    Ерак булыйк иблис-шайтаннан.
    Таңнар атты, изге Җомга көне,
    Ислам дөньясында зур бәйрәм.
    Госел алып барыйк мәчетләргә,
    Бармый калсаң булыр зур хәрам.
    Хөтбә, вәгазь тыңлыйк чын күңелдән,
    Сөйләшмәек дөнья хәлләрен.
    Намазларны укыйк тезелешеп,
    Раббым бирсен намаз серләрен.
    Җомга көне үтеп бара шулай,
    Раббым бирсен безгә сабырлык.
    Исәнлектә күрешергә язсын,
    Авылыбызда булсын иминлек.
    Бердәм булып барыйк намазларга,
    Мәчетебез мәрхүм булмасын.
    Ул бит бездән намаз, тәүбә көтә,
    Беркайчан да уты сүнмәсен.

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, апрель.

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться