• Новости

    Хушыгыз, Альта Хазеевна

    Хушыгыз, Альта апа!

    10 апрельдә авылыбызның Почетлы гражданины, Бәзәкә авылының 500 еллык тарихын яктырткан “Бәзәкәм- туган бишегем”, “Колыбель моя, Бизяки” китапларын һәм Татарстан тарихы турында бик күп фәнни хезмәтләр язган, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге премиясе лауреаты, тарих фәннәре кандидаты Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова дөнья куйды. Альта апа авылыбызның чын патриоты иде. Китабын  “Бәзәкәм-туган бишегем” дип атау да аның авылыбызны ничек яратканын күрсәтеп тора. Шулай ук Альта апа “бизяки.рф” сайты башлангычында торган шәхес.  Һәрдаим  үзенең урынлы киңәшләрен бирде, ярдәмен күрсәтте.

    Альта апа 11 апрельдә Бәзәкә авылы зиратында җирләнде.  Авылыбыз, якташларыбыз өчен эшләгән чиксез күп изгелекләрегез өчен  урыныгыз җәннәтнең түрендә булсын! Китапларыгызны кулларына алган саен якташларыбыз Сезне һәрчак рәхмәт әйтеп, дога укып искә алырлар!

    Әнисә апа, Алиса апа, Светлана, Тимур, Роберт! Авылдашлар исеменнән сезнең тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Альта апаның якты истәлеге сезгә алдагы тормышыгызда юлларыгызны яктыртып, көч биреп торсын!

    Тыныч йоклагыз, Альта апа!   10.04.2021

    почетные люди

    знаменитости

    Кадерле күршеләрем Мәхмүтов Хаҗи абый һәм Оркыя апа кызлары дустым Алиса, сеңлем Әнисә! Апагыз Альтаны югалтуга дучар булгансыз. Мин сезнең күтәрә алмаслык зур кайгыгызны уртаклашам. Хаҗи абый кызы, минем юлдашым Альта мин исән чагында мәңге йөрәгемдә сакланачак. Сезгә, гаиләләрегезгә Аллаһ сабырлык, авыр көннәрегездә түземлек бирсен! Хаҗи кызы Альтаның урыны җәннәттә булсын!

    Сезгә тазалык теләп калучы күршегез Фәния Латыйпова (Кәримова).

    12 апрель, 2021 ел.                      Красноярск крае, Железногорск шәһәре









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться