• Новости

    ХУШ, КАДЕРЛЕ АЛЬТА АПАМ.

                                                         ХУШ, КАДЕРЛЕ АЛЬТА АПАМ.

    Гомерләр үтә икән ул,

    Үтә дә китә икән.

    Күңелләр генә нәрсәдер

    Көтә дә көтә икән.

     

             Альта апа тыныч кына яшәде, көтмәгәндә тыныч кына китеп тә барды. Әти, әни, Наҗия апа, хәзер инде менә олы апам да үз кулымда үлделәр. БИК АВЫР....... Шушы авыр көннәремдә кешеләрнең чын күңелдән булышуы (поддержкасы) миңа бик нык ярдәм итте. Иң беренче Калимуллин Рәшиткә шалтыраттым. Ул безнең хәлләрне баштан ук белеп торды. “Барысын да эшләрбез”, - диде. Сизгәндәй, Шәргыя апа шалтыратты. Гадәттәгечә тирән тавышы белән: “Хәлләрегез ничек?”-  диде. Ул да Альта апаның авыруын белә иде. Авыр хәбәрне әйтми булдыра алмадым. Кичкә таба Гөлшат, Рәвил белән саубуллашырга килеп киттеләр. Инде нишлим, Казанга хәбәр итәргәме-юкмы? Итмәсәм, үпкәләрләр дип, бер иң якын коллегасына хәбәр иттем. Ул да Альта апа авырып ятканда килгән иде, гел шалтыратып, хәлләрне белеп торды. Бераздан: “Университет автобус бирә, без кайтабыз. Юганчы саубуллашырга телибез”,- диде. Авылга Мехаматнур хәзрәт Нәҗметдиновка шалтыратып, күмү турында сөйләштек. Шәймухаметов Роберт иң беренче ярдәмчем булды, туганың да шул хәтле ярдәм курсәтмәс.

               Икенче көнне Алабуганың төп мәчетенә килүгә, Казаннан да килеп җиттеләр. Бергә эшләгән коллегалары, студентлары мәчеткә кереп, Альта апа белән саубуллаштылар. Аннары бергәләп Бәзәкәгә кайтып киттек.

             Табигать елады да елады. Шундый көчле яңгыр астында бәзәкәлеләр зур түземлек белән безне каршы алдылар. Бәзәкәнең изге җанлы егетләре коеп яуган яңгыр астында вакытында кабер дә казып өлгергәннәр иде. Рәхмәт сезенең барыгызга да! Күмү йоласын, бернигә дә карамый, башыннан ахырына кадәр башкарып чыктылар. Елый-елый барыгызга да күңелемнең түреннән чыккан рәхмәтләремне әйтәм. Тантаналы чыгышлар булмады, әлбәттә. Бәлки, мәдәният йортында саубуллашу оештырылган булса, бәзәкәлеләр дә, казанлылар да Альта апа турында чыгышлар ясарлар иде. Ә бәлки ул кирәкмәгәндер дә. Үз гомерендә андый мактау сүзләрен күп ишеткән кеше иде бит ул. Күмеп, зыяратка керергә рөхсәт булгач, казанлылар кабер өстенә чәчәкләр салдылар. Аннан соң тау башына туганыбыз Бәхтегәрәева Әлфинәләргә мендек. Зур өстәл артында коллегалары (алар арасында кафедра җитәкчесе, зур урыннарда эшләүче бывший студентлары, мәктәп директорлары – барлыгы 17 кеше) Альта апаны искә төшереп утырдык. Иж Бубидан килгән өч кеше кырыема килеп: “Альта апа бит безгә әни кебек иде, авылыбызны яңадан торгызып җибәрде бит ул”,- дип миңа рәхмәтләрен җиткерделәр.

             Альта апа туган авылы Бәзәкәне бик яратты, кешеләре белән горурланды. Бәзәкәлеләр дә үзләренең аңа карата хөрмәтен шушы иң авыр көндә расладылар. Гаиләбез, туганнарыбыз исеменнән күрсәткән яхшылыкларыгыз өчен мең рәхмәт. Авылыбызда шундый мәрхәмәтле кешеләр яшәгәндә без дә яшибез, авылыбызның даны да юкка чыкмас.

                  Зур ихтирам белән Әнисә Махмутова. 14 апрель, 2021 ел.

    почетные люди

    знаменитости









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться