• Новости

    Сагына Жир-ана улларын

    Сагына Җир-ана улларын

    Һәр кешегә үзенең ягы матур,
    Туган авылы, йөргән урамы.
    Җәй көнендә яшел чирәмнәре,
    Кыш көнендә карлы бураны.
    Алмагачлар язын чәчәк ата,
    Күз туймаслык ап-ак чәчәккә.
    Тырыш бал кортлары безелдәве,
    Үзе бер музыка колакта.
    Ул шәмәхә сирень чәчкәләре,
    Күзнең явын ала карасаң.
    Шомырт чәчәкәләре тирә-якка,
    Аңкып утыра исе, яратсаң.
    Яшен белән яз яңгыры яуса,
    Яшелләнеп китә бар җирләр.
    Бөреләрдән чыккан яшь яфраклар,
    Селкенәләр, булып сердәшләр.
    Яз көннәрен кайта киткән кошлар,
    Сагыналар туган якларын.
    Туган туфрак тарта анда безне,
    Сагына Җир-ана улларын.

     

     Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, апрель.

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться