• Новости

    Салимов (Салимуллин) Гэрэй Хикмэт улы- герой авылга кайтты...

    Сәлимов (Сәлимуллин) Гәрәй Хикмәт улы- герой авылга кайтты...

          Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың, туганнарың турында яңа мәгълүмәтләр алу бик мавыктыргыч. Әмма иң мөһиме- бөек шәхесләр, геройлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, ватанына тугры булып калган кешеләр...

         Шуларның берсе- Гәрәй абый, минем әтием Салимуллин Хәмәтнең олы абыйсы. Яшь егет бер сугыштан (фин сугышы) кайтып икенче сугышка (Бөек Ватан сугышы) китәрмен дип уйламагандыр. Сөйгән яры Зәйтүнә (Кәбешләр нәселе) белән кавышырга да өлгерер иде, бәлки... Сөеп, сөелеп тә туймаган яшь йөрәкләр тагын аерыла. Зәйтүнә, газизен көтәргә вәгъдә биреп, Гәрәй абыйны Бөек Ватан сугышына озата. Гомере буе Гәрәй абыйга тугры булып, сөюен йөрәгендә саклап яши Зәйтүнә апа. Сөйкемле, матур кызны, әлбәттә, димләп тә карыйлар, сорап та киләләр. Әмма Зәйтүнә апа бөтен барлыгы белән Гәрәй абыйны ярата, аның кайтканын көтә. Күпме булган бит хәбәрсез югалып туган якларына кайткан кешеләр. Ышана, түзә, көтә Зәйтүнә апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр! Ә бит Гәрәй абый килә Зәйтүнәсе янына! Ләкин төштә генә... “Озак көттердең, Зәйтүнәм! Мин бит сине көтәм!”,-ди ул. Бу төшне Зәйтүнә апа үзе минем әни янына кереп сөйли. Без бит ике өй аркылы гына күршеләр идек авылда. Чыннан да, озакламый Зәйтүнә апа сөеклесе янына бакыйлыкка китә... Менә шундый бөек сөю хисе насыйп  буласы да бит исән-сау булса Гәрәй абый!

         Әй, язмыш, язмыш... Күпме туасы балалар тумыйча, күпме ялгыз ярлар калган.

         Гәрәй абыйның әнисе Сәбхиҗамал,  ике улы сугыштан исән-сау кайтсалар да, олы улын гомер буе көтә... Күпме күз яшьләре түгелгәндер аның?

         Бу рәхмәтле истәлекләребез Гәрәй абый, Зәйтүнә апа, Сәбхиҗамал әби, Хикмәт бабай рухларына изге дога булып ирешсен иде! Гомеребез тыныч, матур тормышта үтсен иде. Илләр, көннәр тыныч булып, һәммәбезгә сәламәтлек белән гомер кичерергә язсын!

    ...Сәлимов Гәрәй Хикмәт улы 1915 елда Бәзәкә авылында Хикмәтулла Сәлимулла улы (1880-1936) һәм Сәбхиҗамал Мөзаффар кызы (1887-1959) гаиләсендә дөньяга килә. Аларның гаиләсендә тагын энекәшләре Хәмәт (1920 елда туган), Минәхмәт (1922 елда туган) була. Ике энесе дә соңрак Бөек Ватан сугышы сынауларын үтеп исән-имин авылга кайту бәхетенә ирешәләр. Әмма Гәрәй абыйга кыска һәм фаҗыйгале язмыш язган була...

         1936 елда Гәрәй абый Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакырыла. 1940 елның 11 ноябрендә демобилицияләнеп ул туган авылы Бәзәкәгә кайта. 25 яшьлек егет алга таба зур планнар кора, яраткан кызы Зәйтүнә белән өйләнешеп матур тормыш башлап җибәрү турында уйлый. Ләкин 7 айдан соң Бөек Ватан сугышы башланып китә һәм Бондюг райвоенкоматы Гәрәй абыйга 1941 елның 1 июлендә 3 лап (легкий артиллерийский полк) юллама бирә. Бу полк Казанда формирование уза торган 18-нче укчы дивизия составына керә. Ләкин ул барып җиткәнче үк 18-нче укчы дивизия 1941 елның июнь азагында ук эшелоннарга төялеп Орша шәһәре астына җибәрелә. Википедия менә нәрсә яза бу турыда: “На июнь 1941 года 18-я стрелковая дивизия дислоцировалась в Казани, с середины июня 1941 года начала переброску к западным границам. На 22 июня 1941 года на западную границу убыли 208-й стрелковый полк и большая часть других полков со штабами. В Казани остался командир дивизии, некоторые дивизионные части и все тылы. 25 июня 1941 года ушёл последний эшелон, однако к месту сосредоточения (Орша) дивизия начала прибывать только 29 июня 1941 года.

         Гәрәй абыйны Татвоенкомат якын арада фронтка китүче марш ротасы составында башка частька озата.

         Архив документларында Гәрәй абыйның 1941 елның 12 августында (армиягә китеп 42 көн генә хезмәт иткәч!) Нарва шәһәре янында пленга эләгүе турында күрсәтелә. Шунда ук аның 45-нче аерым разведбатальонда хезмәт итүе дә күрсәтелгән (әмма бу батальонның кайсы дивизиядә икәнен белеп булмады). Димәк, ул Таллин шәһәре оборонасында катнашкан частьләрнең бересендә хезмәт иткән. Бу 11-нче укчы корпус булырга тиеш, чөнки шушы часть кына 1941 елның августы башында немец гаскәрләре басымы астында Нарва тирәсендә тар-мар ителә, күп солдатлар пленга төшә. Шулар арасында Гәрәй абый да булгандыр дип фараз итәбез. Интернет менә нәрсәләр яза бу корпусның сугышчан юлы турында:

    Тулырак

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться