• Новости

    Котэ белгэннэр полкы

    Хөрмәтле авылдашлар, еракта яшәүче якташлар!

         2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан “Сөембикә” журналы түбәндәге башлангыч белән чыкты.

         «Сөембикә» журналы «Көтә белгәннәр полкы» дигән флешмоб башлый. «Үлемсез полк» янәшәсендә алар да булырга тиеш! Газиз ирләрен, улларын, әтиләрен, ир туганнарын Бөек Ватан сугышына озатып, сулышлары белән тартып алырдай булып көтеп алучылар... Өчпочмаклы хатлар килүдән туктаса да, матчага кара кәгазь кыстырылса да, соңгы сулышкача көтеп яшәгән әниләр, әбиләр, апалар... Алар арасында сезнең якыннар да бардыр. Фотосын, алар турындагы истәлекләрне #сөембикәжурналы #көтәбелгәннәрполкы дигән хэштеглар белән ВКонтактедагы стенагызга урнаштырыгыз. Постыгыз югалмасын өчен #көтәбелгәннәрполкы дип безгә языгыз. Без бу язмаларны, фотосурәтләрне үзебезнең сайтта туплап барачакбыз. Тарих битләре алар исемнәрен дә сакласын!”

          Бәзәкә авылы китапханәсе сезне дә “Көтә белгәннәр полкы” дигән флешмобка кушылырга чакыра. Әниләрегез, әбиләрегез, апа-җиңгиләрегез турындагы истәлекләрне язып faniya-63@mail.ru адресы буенча электрон почтага юллый аласыз. Язарга мөмкинчелегегез булмаса авыл китапханәсенә рәхим итегез – бергә язарбыз, аннары “бизяки.рф” сайтына урнаштырып барырбыз. Ничек кенә булса да авылыбыз тарихының бер өлеше булган бу истәлекләр югалмасын, киләчәк буыннар өчен сакланып калсын иде.

                                                      Китапханәче Фәния Бәшәрова

    Көтә белгәннәр полкы.

    Бикмөхәммәтова Хәтимә Сәйфетдин кызы

    #сөембикәжурналы
    #көтәбелгәннәрполкы
    #Бәзәкәкөтәбелгәннәрполкы

         Менә тагын сугыш хатирәләрен яңартып 9 май җитә, быел илебез Бөек Җиңүнең 76 нчы елын бәйрәм итәргә әзерләнә. Сугыш беткәнгә 76 ел вакыт үтсә дә , безнең - сугыш чоры балаларының, яралары төзәлми.

         Әтиебез – Бикмөхәммәтов Әхмәтриза Бикмөхәммәт улы (1911 елгы) 1941 елның 30 августында сугышка китә. Әниебез Бикмөхәммәтова Хәтимә Сәйфетдин кызы  (1909 елгы) берсеннән –берсе кечкенә 3 баласы белән кала. Иң зурыбыз Хәлимәгә – 7, икенчебез Мәүҗидәгә – 3, ә миңа бары яшь ярым була. Әниебез сүзләренә караганда әтиебез бик йомшак күңелле, бала җанлы кеше булган. Соңгы көннәренә кадәр әнием аның “Хәтимә, кызыбызда ертык күлмәк, шул күлмәген кидермә әле”, - дигән сүзләрен күңелендә саклады.

    Әтиебез Сталинград һәм Смоленск фронтларында сугышкан. Соңгы хатларының берсендә “Немецларда  чолганышта калдык, безне сарайга алып кереп, бензин сибеп ут төртергә җыенганда үзебезнең солдатлар килеп коткарды. Иртәгә сугышка керәбез. Исән булсак, кайтырбыз”,- дип язган була. Әмма бу өчпочмаклы хат соңгысы була.

         Әтиебез киткән көннән тормышны алып бару, 3 баланы карау-тәрбияләү әниебез өстендә кала. Әни көн дә иртүк эшкә чыгып китә, көне буена 40 сутый урак уралар. Кичтән арып-талып кайталар, без инде аларны көтәбез, күренүгә  каршы алырга йөгерәбез. Ул чакны бригадир булып эшләүче Мөхәммәтдин абый нормасы тулган хатыннарга бер кашык он салып бирә иде шунда. Уйлап карасаң, ничә кешегә бер кашык он бит ул!

         Бер җәйдә өй артындагы бакчага әни кызыл чөгендер утырткан, аның яфраклары зур үсеп куе булып утыралар. Хәлимә апа шуны алып керә дә  аш пешерә, алып керә дә аш пешерә. Әниләр ул чакны ерак басуда эштә, көн саен кайтып йөри алмыйлар. Бригадир Фәйрүзә апа безне күргәләгән күрәсең, әни янына килгән дә  әйткән, “бар әле өеңә кайтып кил, балаларың икесе дә саргаеп каткан, андый-мондый хәл була күрмәсен” дигән. Әни кайтып керде дә, кибеп-ябыгып беткән безне кочаклап елады-елады да тагын чыгып китте. Сөт тапшырган өчен тиешле бер йомарлам майны барып алган да Ык Тамагына китеп чуртан балык белән йомыркага алыштырган. Шуннан безгә ризык әзерләде. Үз гомеремдә  шул чак әнием пешергән йомырка тәбәсеннән дә тәмлерәк ризык бүтән булмады. Ә ел тәүлеге ачлы-туклы  авыр эш башкарган, өендә берсеннән-берсе кечкенә 3 ач баласы көтеп торганда ана йөрәге ничек түзгәндер. 

         Шул елларда эшләгән кешелекле гамәлләре белән гомергә  күңелләргә кереп калган авылдашлар да бар. Гильфанов Зәки, Рәшит абыйларның әнисе Фәймә апа колхозга  икмәк пешерүче иде. Үз балаларын ашатканда безне дә алар янына  утыртып уч төбе кадәр генә  җитен күмәчләрен  безгә дә бирә торган иде. Көз көннәрендә йорт кошларын суйган чакта казның эчен-башын да безгә кертә  иде. Шул изгелекләрне ничек онытырга кирәк?  Ничәмә – ничә тапкырлар булгандыр ул гомер өзелергә җиткән мәлләр, Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитмәгәнгә күрә генә калганбыздыр. Ә шулай да Мәүҗидә апам 5 яшендә вафат булган.

         1942 нче елның сентябрендә әтиебез турында “хәбәрсез югалды” дигән кара мөһерле хат килә. Әтиебез хәбәрсез югалды. Кемнәр соң ул хәбәрсез югалганнар? Сугыш кырында бомба яки снаряд астында калып көлләре күккә очучылар; фашист тоткынлыгында җаннарын фида кылучылар һәм бүгенге көндә дә җир куенына кертелмәгән, урманнарда ята торган солдат сөякләре. “Сөякләрен генә булса да җыеп күмә алмадым”, - дип әйтә торган иде әнием өзгәләнеп. Ләкин “хәбәрсез югалды” дигәнгә без беркайчан да ышанмадык. Сугыш беткән көннән башлап, әтиебез кайтуын зарыгып көттек. Олы юлдан солдат ир-ат гәүдәсе күренгән саен, әти, дип йөгереп чыга идек. Әтиебез кайтмады. Кайтмасын белсәк тә, гомер буе көтүдән туктамадык, һаман көттек. “Әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәдек. Зур авырлыклар белән безне әниебез аякка бастырды. Сугыш елларында кичергән кыенлыкларны сөйләп бетереп буламы соң?! Ләгънәт төшкән фашизм безне ятим калдырды, ә әниебезне тол итте. Ел да Җиңү бәйрәмендә Хакимият йорты бакчасына куелган һәйкәл янында митинг була. Җиңү бәйрәме дигән көн безгә һәм безнең кебек бик күпләргә бервакытта да бәйрәм булмады. Кайгы һәм хәсрәт көне, яраларның ачылган көне ул. Митингтан соң берәүләр җиңүчеләр булып бәйрәм табынына юнәлделәр, ә без апам һәм әнием белән үкси-үкси елый идек. Ире сугышта һәлак булып яшь балалар белән тол калган әнием үзен гомер буе кимсетелгән итеп санады, без – сугыш елы кызлары, үзебезне ятимнәр итеп сиздек. Бик авыр булды әтидән башка. “Их, ичмасам, йокларга йомшак күлмәгең булса иде”, - дип әйтә иде әниебез, эштән соң алыштырырга киндер күлмәктән кала башка күлмәге булмагач.

          Әниләрнең күргән-кичергәннәрен язып, сөйләп бетерерлек кенә түгел. Урактан кайтучы хатыннарның бөтен җирен тотып капшап тикшерүләр, ашлык яшергән дип тентү белән керүләр безнең әниләр тормышында да булган хәлләр. Ул чакларда барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен эшләнә дип аңлата иделәр. Әмма әниләрне, аларның балам дип, ирем дип, илем дип  янгән йөрәген, күңелен, хәлен генә аңлаучы булмады.

         Сугыш бетте. Без – ятим балаларга берәр җылы сүз булдымы? Ирләре сугышта үлгән тол хатыннарга, сугыш кырында билгесез югалган солдат хатыннарына, балаларына  илебез нинди льготалар бирде?! Гомер буе ирләрен көтеп чиста-пакъ килеш бакыйлыкка күчтеләр әниләр. Күңелем шушы сорауларга өзгәләнеп җавап эзли, йокысыз төннәремдә уйлануларым шигъри юлларга күчә:

     

    “Әти” сүзен әйтә алмый тилмереп,
    Ятим үстек үксез балалар.
    Йөрәкләрдә мәңге онытылмас булып,
    Калды инде шушы яралар.

    Ярый әле, без ятим балаларны искә алып,
    Әтиләргә истәлеккә диеп, елга бер мәртәбә
    Кызыл тасма урап ылыс бәйләмнәре салалар.
    Тасма ураган ылыс бәйләмнәре,
    Төзәлмәгән йөрәкләрнең яраларын кабат ачалар.

    Сугыш чоры баласы Наҗия Җамалетдинова сөйләгәннәрне Ф.Башарова язып алды. 

     

    Күңелдәге сагыш

    (хәбәрсез югалган әткәйләргә)

    Кайда сез, хәбәрсез югалган әткәйләр,
    Кайда илтте сезне язмышлар?
    Күңелләрдән китәр микән берәр
    Йөрәккә язылган ачы сагышлар.
    Диңгезләрдән эзлим,
    Урманнардан эзли күңелем.
    Һаман сезне көтә бит
    Тик аңламыйм бу сагынуга
    Түзәр микән минем йөрәгем.
    Көннәрен дә эзлим,
    Төшләремдә күреп уйланам.
    Бәлки эзтабарлар табарлар дип
    Йөрәгемне басып юанам.
    Кайда сезнең каберлекләр?
    Кайда ята сезнең сөякләр?
    Йөрәк һаман сезне көтә
    Акланырмы шушы өметләр?
    Кайда сез югалган әткәйләр?
    Ятимнәрегез сезне көтәләр
    Илебездән бер ярдәм күрмичә,
    Сезнең хәер-фатиханы көтеп
    Инде бакыйлыкка күчәләр.
    Кайда сез югалган әткәйләр?

                                                                Н.Җамалетдинова

    тулырак

    библиотека

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться