Солдат хәтере
Җиңү көненә багышлыйм
Җиңү көне солдат хәтерендә,
Йөрәгендә калган зур эзләр.
Йөзләрендә тирән җыерчыклар,
Бик күпләрне күрде ул күзләр.
Сугыш кырларында, окопларда,
Үтте аның биш ел гомере.
Атакага барган иптәшләре,
Һәлак булды- ташсыз кабере.
Ап-ак башын иеп тора солдат,
Мәңге янган утның каршында.
Күзләреннән тама авыр яшьләр,
Бүгенгедәй алар хәтердә.
Хәтер учагында яна солдат,
Намуслы ул иле каршында.
“Балаларым күрмәсеннәр сугыш”,
Уйлый солдат алар хакында.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, апрель.