• Новости

    День Победы. Воспоминания Фании Каримовой.

    Җиңү көне турында истәлекләр

    Кара шәле килде сөйрәлеп.

    Сугыш еллары иде,

    Январь җиле

    Өйне-тышны йөри бер итеп.

    Сыңар күзем белән тышка карыйм,

    Тәрәзәмнең бозын эретеп.

    Ыңгырашкан кебек шыгырдатып,

    Хат ташучы ачты капканы.

    Шомландырып, керер-кермәс торды

    Һәм борылып кире атлады.

    Нигә китте?

    Нигә хат-хәбәрдән

    Мәхрүм калды безнең өй генә?

    Анам күңеле нидер сизде бугай,

    Кара шәлен салды иңенә.

    Ул урамга чыкты,

    Өерелеп, кышкы салкын керде ишектән

    (Салкын гынамыни ул елларда

    Кешеләрнең җанын өшеткән).

    Каерылган кош канаты кебек,

    Кара шәле кардан сөйрәлә.

    • Әнәй, әнәй,

    Нәрсә булды әнәй!

    Хәер,

    Сөйләмә.

    Шатлыкларга күнегелә бугай,

    Тик кайгыга булмый өйрәнеп.

    Ничә еллар минем әнәемнең

    Кара шәле килде сөйрәлеп.

    Зиннур Насыйбуллин

     

    Нәкъ минем әнәй өчен язылган, рәхмәт сиңа, Зиннур, мин берничә тапкыр Җиңү көнендә сәхнәдән сөйләдем әлеге шигырьне. Хәтта 22 нче июнь көнне Красноярск өлкәсенең Казанка авылы сабантуенда да сөйләргә чакырдылар.

     

    Тагын искә алам әле.

    Озакламый фашистларны тар-мар иткән Җиңү көне, Җиңү бәйрәменең 76 еллыгы булачак. Шул уңайдан Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.

     

    Туган җирдән еракларда

    Калды минем әтием.

    Калды бәхетен яклаганда

    Мин үскән бөек илнең.

    (Шәйхи Маннур).

     

    Югалтулар алып килде сугыш

    Күпме җаннар кайтмый калдылар.

    Шул җаннарның йокыларын саклап

    Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

    (Мостафа Ногман).

    Нинди шатлык, сугыш бетте, исәннәр өйләренә, гаиләләренә кайтачаклар. Бу көнне бөтен дөнья көтеп алды. Ә без, бала-чага сугышның нәрсә икәнен бик аңлап та җиткермәдек. Шуның белән бәйле бер вакыйга искә төште:

    Башаров Госман абыйлар тыкрыгыннан хәлләре бетеп бер апа йөгереп чыкты да, югары очка борылды. “Ике Шәйхенур сугыштан кайталар”, -диде. Мин дә әнәй янына йөгереп кердем дә: “Әнәй, ике Шәйхнур сугыштан кайталар”,- дидем. “И-и, балам, исәннәр кайтыр, сезнең атагыз гына мәңгелеккә калды”,-дип офтанулы сүзләрен әйткән иде шул чакта. Кызлар, без дә югары очка йөгереп мендек. Бу Мулланур белән Хәтимәнең аталары Мехаматдинов Шәйхенур булган икән, ишек алды тулы кеше җыелган, уртада озын гәүдәле, таза, олы башлы , чәче җиткән абый утыра иде. Аннан соң аларның Маргинан исемле малайлары туды, хәзер Рәмзияләр каршында торалар.

    Икенчесе Шаймарданов Шәйхнур абый кечкенә гәүдәле, 2 кызы, Зиннур исемле улы бар иде.

    Сугыштан кайтучылар күп булган инде, Аллага шөкер. Минем күрше дуслар колхозда эшләмәде, ә мин балачактан ук зур абыйлар, апалар белән эшләдем: Ахметзянова Сания, Назмутдинова Вафирә, Закирова Әнисә, Сиразетдинов Мөхәммәтдин абыйның Зәйтүнәсе, Мәсхүдәсе. Шул кадәр тәртипле, акыллы, миһербанлы, шәфкатьле, ярдәмчел иде алар. Балам, кызым, җаным гына дип сөйләшә торганнар иде.

    Күбесенең фамилияләрен хәтерләп тә бетермимен. Нәҗметдинов Сәләхи бабай, Шәрәфиев Шакир бабай (тау башында торды), Шакиров Дәүли абый, Фатхуллин Шәмси абый, Фәттәх абый Таҗиев, Мөхәммәтҗанов Галимҗан абый, һәм башкалар- аларны язып бетереп тә булмый.

    Шундый әйтем бар: “Басса тимер өзәрлек”,-дигән. Юк, бу абыйлар шулчаклы сакланып баскан кебек йөрделәр, алар катырак бассалар, болай да тетрәүдән, авырткан җирләрдән, күп кеше каны сеңгән җирләрне җәрәхәтләрләр кебек тоелдылар, ахрысы. Сугышка бара алмаган абыйлар да бар иде. Менә кайберләре: Габдуллин Фәиз, Гайнуллин Габденур, Калимуллин Минәхмәт, Гайнуллин Мулланур, Сабитов Гәрәй абыйлар- аларны фронтка военкомат сәламәтдекләре буенча үткәрмәде. Аларга колхоз эшләрендә яшьли үк төпкә җигелеп эшләргә туры килде.

    Сугыш беткәч күпме көч кирәк булган бит илне күтәрергә! Менә шушы тырыш авылдашларымның көче чыкканга без һәрвакыт данлыклы бәзәкәлеләр булып саналдык та инде. Безнең Бәзәкә кебек авыл бармы икән тагын?! Мин бу абыйларның җиккән атларына кадәр хәтерлимен бүген дә!.

    Бу яхшы абыйларны, апаларны гел  яхшы сүзләр белән генә искә алам, урыннары җәннәттә булсын. Үзләре шундый яхшы кешеләр булганга, аларның балалары да шундый ук булып үскәннәр. Күрәсең, әти-әниләренең хәер-догасын алып торалар.Рәхмәт минем бәзәкәлеләремә!

    Фәния Латыпова, Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2021 ел, май

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться