• Новости

    Котэ белгэннэр полкы. Гайнетдинова Миниса

     Хөрмәтле авылдашлар, еракта яшәүче якташлар! 

    2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан “Сөембикә” журналы түбәндәге башлангыч белән чыкты.

    «Сөембикә» журналы «Көтә белгәннәр полкы» дигән флешмоб башлый. «Үлемсез полк» янәшәсендә алар да булырга тиеш! Газиз ирләрен, улларын, әтиләрен, ир туганнарын Бөек Ватан сугышына озатып, сулышлары белән тартып алырдай булып көтеп алучылар... Өчпочмаклы хатлар килүдән туктаса да, матчага кара кәгазь кыстырылса да, соңгы сулышкача көтеп яшәгән әниләр, әбиләр, апалар... Алар арасында сезнең якыннар да бардыр. Фотосын, алар турындагы истәлекләрне #сөембикәжурналы #көтәбелгәннәрполкы дигән хэштеглар белән ВКонтактедагы стенагызга урнаштырыгыз. Постыгыз югалмасын өчен #көтәбелгәннәрполкы дип безгә языгыз. Без бу язмаларны, фотосурәтләрне үзебезнең сайтта туплап барачакбыз. Тарих битләре алар исемнәрен дә сакласын!”

    Бәзәкә авылы китапханәсе сезне дә “Көтә белгәннәр полкы” дигән флешмобка кушылырга чакыра. Әниләрегез, әбиләрегез, апа-җиңгиләрегез турындагы истәлекләрне язып faniya-63@mail.ru адресы буенча электрон почтага юллый аласыз. Язарга мөмкинчелегегез булмаса авыл китапханәсенә рәхим итегез – бергә язарбыз, аннары “бизяки.рф” сайтына урнаштырып барырбыз. Ничек кенә булса да авылыбыз тарихының бер өлеше булган бу истәлекләр югалмасын, киләчәк буыннар өчен сакланып калсын иде.

                                                      Китапханәче Фәния Бәшәрова

                ___________________________________________________

    Көтә белгәннәр полкы.

    Гайнетдинова Миниса Гайнетдин кызы

    #сөембикәжурналы
    #көтәбелгәннәрполкы
    #Бәзәкәкөтәбелгәннәрполкы

     “Картлыгымда ялгыз калгач
    Уйлыйм әллә ниләр турында...
    Хәтер сандыгын ачып
    Языйм әле әзрәк әни турында”

         Әнием, Миниса  1916 елның 28 июлендә Бәзәкә авылында Мифтахетдин улы Гайнетдин белән Газизә гаиләсендә якты дөньяга аваз сала. Әнигә кадәр 3 малай: Мулламехәмәт – 1900 елгы, Минәчтин – 1903 елгы, Мулланур – 1909 елгы, кыз туганы Сара – 1906 елгы, энесе Фәрхетдин –әнидән соң 1918 елгы булган.

         Әни үсмер еллары турында әллә сөйләмәгән, әллә исемдә калмаган –хәтерләмим. Белүем буенча, абыйлары сугышка кадәр гаиләле булганнар: Мулламехәмәт абый гаиләсе белән Ленинградта яшәгән, 3 балалары булган; Минәчтин абыйның 2 никахка 6 бала; Мулланур абыйның – 2 бала; Сара әбинең баласы юк иде, энесе Фәрхетдин гаилә дә коралмый калган, Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган.

         Әни, үсеп буйга җиткәч, зур бәхетләр өмет итеп 1939 елда авылдашы Харис исемле егет белән никахлашып гаилә корган. Бу гаиләдә кайнана, каенсеңел, булган, шулай итеп тормыш башланган. Әни колхозда төрле эш башкарган - урагын да урган, ашлыгын да суккан, ул еллар өчен гадәти эш белән шөгыльләнгән. “Нинди эш булса да карусыз, яратып башкара идем, урак урганда да үземнең яшьтиләр белән җырлый-җырлый ура идек. Эш безне курытмады”,- дип сөйли иде әни. Әмма,  иртә таңнан кара төнгә кадәр борының белән җир сөрсәң дә, түләү – кашыклы он!  Апам Фәния тугач, өйдә бала карар кеше булганга күрә, әни сарык фермасына эшкә керә. Шулай гаилә ишәя, тормыш дәвам итә.

         Әнинең яшьтәшләре дә берәм-берәм үз гаиләләрен кора; бар да бер иш –бае да, ярлысы да юк; кул көче белән көн күрә, эшләп тамак туйдыра; алга таба җиңеллек көтеп яши.

         Ләкин 1941 елның ямьле җәй ае өметләрне кисә, һәр гаиләгә хәсрәт алып килә. Сугышның беренче көннәреннән үк военкоматтан хәбәрләр килеп, авылдан ир-егетләр китә башлый. Хатыннар, кулында яше тулмаган нарасыен тотып, ә кайберләре авырлы көе, хәләлен үлемгә озата.

    Әни әйтә иде, “Бигрәк бәхетсез елгылар булдык. Бер-бер артлы гаилә корган Камал – Зөфәре, Хәлимә – Рафаизы, Гөлҗиян –Хәлимәсе, Фатыйма – Муллаяны белән калды, һәммәбез 1-2 ел ир белән торып калдык, беребезнеке дә кайтмады бит. Ул авыр елларда гаилә туйдыру төп хатын-кыз өстенә төште. Ертыкны ямап та була, әмма тамакны берни белән дә каплап булмый шул. Гомер бит еласаң да үтә, җырласаң да үтә. Сарык фермасында эшләгәндә улакка малларга фураж сибеп китәм дә, кире килгәндә сарык тизәкләрен чүпләп улак кырындагы көрпәне җыеп алам. Раббым, ул мал хакларына кергән өчен нинди җаваплар бирермен?! Мин бит аны аз булса да юа шулпасына куерак булыр дип ашарга алып кайта идем. Фермадан эштән кайткач ишек бусагасына утырып чабатаны аяктан кубарып ала идем, чөнки өйгә кайтканчы чабата кышкы суыкта аякка ябышып ката иде”,- дип елый-елый искә ала иде ул авыр көннәрне әни. Үткәннәрне искә алганда туганнарының да, иренең дә хатлары турында бер дә әйткәне булмады. “Сугышка кергәнче Суслонгерда җыеп яткырганнар хәрбиләрне. Ут эченә кергәнче үк ачтан анда күпме кеше  кырылган. Безнекеләр бәлки ут эченә керә дә алмаганнардыр, ачтан шунда үлгәннәрдер, мескенкәйләрем”,-дип үзәкләре өзелеп сөйли иде. Әниемнең бу сугышта 4 бертуганы газиз Ватан өчен башын сала.

          Күп йортларга кара кәгазьләр килә башлый. Тилмереп, киткән юлларыннан зарыгып көткән өметләр берәм-берәм сүнә.

          Көне елга торган еллар никадәр авыр булса да үткән инде. Мин генә түгел, бөтен авыл бертөрле; бүген исән калдык, иртәгәсен Аллаһ белә дип, көн үткәрә.

          Әни гомере буе газиз ун бармагы, хәләл көче белән гомер итсә дә   картлыгын да күрде, 90 га җитә язды. Әле 85 яшьләрендә үз акылында чакта әйтә иде: “Харисымның бер битен ат тешләгән эз бар иде, кайтса таныр идем әле. Кайтмадылар шул, абыйларым да, кызлар кулы тотарга да өлгермәгән энем дә. Сугыш бетү дә шатлык китермәде, исәннәр гарип булса да әйләнеп кайттылар, минем кайтыр кешем юк иде. Өзелеп-өзелеп еладым шул чакларда”, - дип күз яшьләре белән искә ала иде. Сугыш беткәндә әле кайнанасы да исән булган (кайчан вафат булуы истә калмаган). Әнинең яшь түккәнен күреп ул орыша торган булган, “елап торасың, ирнеке - итәктә, баланыкы – йөрәктә” дип.

         Әйе, Аллаһы Тәгалә түзгәнемә сынауларны күп бирермен, дигән. Әнигә бала хәсрәте дә кичерергә насыйп булды. Үзенә үлемтеккә әзерләп куйган хәерләрен алып 71 яшендә ерак Кыргыз якларына апамны җирләргә чыгып китәргә туры килде аңа. Түзәсең инде, түзмичә нишлисең. Үлгән артыннан гүргә кереп булмый шул.

         Дөньялыкта гомер буе сагынып, көтеп яшәгәнгә Раббым ахирәттә кавыштыр, һәммәсен иманлы җаннардан итеп мәңгелек тәмугыңда калдырма, 8 җәннәт ишекләрен ачык кылып, без – исәннәргә дә хәер-догачы булсалар иде, әмин.

     

                                                              Фәймә Галимова, 2021 ел, май

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться