• Новости

    Котэ белгэннэр полкы. Шакирова Майсерур Садретдин кызы

    Көтә белгәннәр полкы. Шакирова Майсорур Садретдин кызы

    #сөембикәжурналы

    #көтәбелгәннәрполкы

    #Бәзәкәкөтәбелгәннәрполкы

       Җиргә ямьле язлар килеп Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, күңелдә бала чагыбызга туры килгән сугыш белән бәйле хатирәләр яңара, йөрәктәге мәңге төзәлмәс яралар ачыла. Чөнки бу сугыш безнең гаиләбезгә дә авыр кайгы-хәсрәтләр алып килде.

       Бәзәкә авылының Әхмәтсолтан белән Майсорур гаиләсендә 6 бала идек без - Рабига түтәй,Фәрхисорур түтәй,Сәетҗан абый, Муллаян абый (1924), мин – Шәмсерур (1935) һәм энем Шәрипҗан (1937) идек. Әтиемне мин хәтерләмим, ул 1938 елда авырып дөнья куя, 6 бала белән әни ялгыз кала. Җырлыйлар бит әле, “без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта” дип. Гаилә тигез вакытта без дә шатлык булганбыздыр, әмма әтиебез вафат булгач, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы башлангач тормышлар бик авырлаша. Ул еллардагы  күп вакыйгалар миңа әнием хатирәләре аша билгеле.

    Сугыш башлангач иң элек  әнием Шакирова Майсорур Садретдин кызының (якынча1899-1954еллар) ике энесен – Садриев Минегәрәй һәм Садриев Минәчтин абыйны сугышка алалар. Китәр алдыннан  Минегәрәй абый  безнең белән саубуллашырга кергәндер инде. Ничектер шул сөйләшү минем хәтеремдә калган.  Әнием аңа үгет-нәсихәт укырга кереште. Шунда абый әйтте, мин китәм дә кайтмыйм, шунда бетәм, төшемдә янымда снаряд шартлаганын күрдем диде. Әллә юраганы юш килде,  әллә язмышына язылганы шул булды, әниемнең ике туганы да сугыштан кайтмый калдылар.

    Яше җиткәч абыем Муллаянны да сугышка алалар. Аның сугышка киткәнен хәтерләмим. Ләкин аңа да кайтырга язмый, ул да газиз Ватан өчен башын сала. Ләкин сугыш беткәннән соң Муллаян абый турында Үзбәкстаннан бер хәбәр килә. Абыйның сугышчан дусты, үзбәк егете әниемә менә шундый эчтәлектәге хат юллый: “18-19 яшьлек егетләр окопта ята идек , һавадан снарядлар ява гына. Атыш  туктаган арада берничә  егет тордылар да ерак булмаган салам эскертенә барып яшеренделәр һәм аларның өстенә снаряд төшеп бөтенесе бергә шундук һәлак булдылар. Дустым Шакиров Муллаян да шунда бетте.  Аның белән  Җиңү яулап бергә кайту, матур итеп аралашып яшәү турында хыялланган идек бит”. Шулай итеп, сугышта әнием 2 якын кешесен һәм газиз улын югалта. Абыем хатларын бик матур итеп, шигырьләр  кушып яза иде. Бүгенге көндә дә  алар әле минем хәтеремдә саклана: 

    Без барасы казарманың

    Юллары такыр микән?

    Минем газиз башкайларым

    Әйләнеп кайтыр микән?

    Кайтырбыз әнкәй үлмәсәк,

    Юлларга бүленмәсәк,

    Герман снаряды төшеп,

    Урталай өзелмәсәк.

    Чуен чүлмәк эчләрендә

    Пешә солдат ашлары,

    Эт күрмәгәннәрне күрә

    Мескен солдат башлары.

       Сугыш башланып авылдан ирләр сугышка китеп беткәч, аларның эш урынына хатын-кызлар һәм яшүсмерләр баса. Бу елларда  әниләр үзләрен аямыйча эшлиләр.  Арыш урагын, сабан урагын һәркемгә бүлеп бирә торган булганнар, Рабига түтәй белән әни өчәр гектар урак урганнар. Тик, көне-төне эшләсәләр дә ашарга һаман шул кашыклы он булган.  Ләкин ничек кенә авыр булса да әни сугыш елларында балаларын саклап кала алган. Сәетҗан абый белән Фәрхисорур түтәй алып кайткан крахмалның да файдасы зур булгандыр. Аннары, иң зур байлыгыбыз – сыерыбыз бар иде. Шулай ук туганнарым юа да алып кайталар иде. Кич белән җыйнаулашып чистартабыз аны, иртән Фәрхисорур апа күрше-тирә авылларга сатарга яки алыштырырга алып чыгып китә. Шулай итеп очны-очка ялгап яшәдек. 

       Ләкин, күргән авырлыклар эзсез узмый шул. Сугыштан соң  Рабига түтәй 24 яшендә авырып үлде. Сугыш чорында Фәрхисорур түтәйне дә  яшьли генә урман эшләренә җибәргәннәр. Шунда тишек чабата белән эшләп  йөреп аның  үпкәсенә салкын тиеп кала,17-18 яшендә ул да вафат булды. Үз гомерләрендә бер генә көн рәхәт тә күрмичә үлделәр апаларым.  Ул хәсрәтләргә ничек түзгәндер ана йөрәге. Шулкадәр бала җанлы иде әниебез.

    Үзем сугыш вакытында тау башындагы мәктәпкә укырга кердем. Кыш көне бик биек иде аның баскычы балалар өчен. Шуңа күрә без баскычтан түгел, кардан төшә идек. Шунда агач ботагы тәнемә кадалды. Авыртуга чыдарлык түгел иде. Әнием шул яра төзәлгәнче мине үз өстенә салып йоклатты. Хәзер шуларны искә алып елыйм. Шушы авырлыклар, күргән-кичергәннәре дә кыскарткандыр әниемнең гомерен, 55 яшендә бакыйлыкка күчте ул.  

    Без, сугыш чоры балаларының бөтен гомере авыр  эш белән үтте. Шул елларда әниләребез кичергән кайгы-хәсрәтләр, ачлык-ялангачлык гомергә җанга сеңеп калды. Бүгенге көндә тормышыбыз тыныч, яшәр өчен бөтен шартлар бар. Шуларны уйлап, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшим. Без күргән-кичергәннәрне балаларга, оныкларга күрергә язмасын, сугыш уты кабынмасын иде.

          Сугыш чоры баласы Хәкимова Шәмсерур сөйләгәннәрне Ф.Башарова язып алды.

     Майсерур апаның улы Шакиров Муллаян 1943 елныңңң апрелендә хәбәрсез югала. Олы энесе Гәрәй Садриев Суслонгер лагерендә әзерлек үтеп марш ротасы составында фронтка китә һәм 1941 елның 7 ноябрендә Калинин өлкәсенең Медновский районы Стружня авылы янында һәлак була. Кече энесе Садриев Минһаҗетдин 1942 елның 6 февралендә Ленинград өлкәсендә Валдай районында 298-нче медсанбатта каты ярадан үлә (“сквозное пуулевое ранение”) һәм Эстино авылында җирләнә.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться