фото с сайта ТИ
Җир тетрәнә
Казанның һәлак булган 175-нче мәктәбе укучыларына багышлана
Җир тетрәнә, мондый фаҗигане,
Раббым күрсәтмәсен беркемгә.
Ата-анасын, туган йортын ташлап,
Китте алар, китте мәңгегә.
Кемгә кирәк булды бу яшьләрнең,
Гомерләрен шулай өзәргә?
Бер гәепсез килеш кара гүргә,
Ата-анага ничек түзәргә?
Елый йөрәк, ага күздән яшьләр,
Үлем аера ата-анадан.
Олы уйлар бар да артта калды,
Алар китте олы җиһаннан.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, 14 май