• Новости

    Котэ белгэннэр полкы. Нигъматуллина Хатира

    #сөембикәжурналы
    #көтәбелгәннәрполкы
    #Бәзәкәкөтәбелгәннәрполкы

    Көтә белгәннәр полкы. Нигъмәтуллина Хәтирә Ахун кызы.

    Нигъмәтуллин Гатау (1908) белән Хәтирә (1912) гаиләсендә без өч бала – өч кыз идек: олы апам 1933 елгы Фәйрүзә, икенчебез Мәүҗидә апа, иң кечесе мин (1940) идем. Сугыш башланганда миңа бер яшь булган. Әлбәттә, кечкенә булу сәбәпле мин сугыш чорын белмим, ләкин шул елларның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән Фәйрүзә апам яхшы хәтерли иде.

    Бөек Ватан сугышы башлангач әтиебезне сугышка алалар, берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән әнием ялгыз башы кала. Әнием  башкалар кебек колхозда хезмәт куя. Ул елларда барлык авыл халкы - олысы-кечесе “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!”  дип тырыша. Бер караңгыдан икенче  караңгыга кадәр әниебез эштә булганда  без өйдә өчәү торганбыз. Әлбәттә, ул чакта әле әтиемнең дә, әниемнең дә әниләре исән булганнар, алар да күз-колак булып торганнардыр. Ә җәй көннәрендә әниебез басуга безне дә ияртеп бара иде. Үземне белә башлаганда  безгә басуда борчак куырып ашатканнарын хәтерлим.  Олы бала буларак өйдәге бар эшне башкару,  кечкенәләрне карау  Фәйрүзә апа өстендә була. Без  аның сүзеннән чыкмый идек, ни кушса шуны башкарырга тырыштык. Башкалар кебек без дә крахмал, юа ашап яшәдек. Аннары, иң зур байлыгыбыз – сыерыбыз бар иде. Ул елларда ачлык-ялангачлык  өстенә кышлары да нык суык була торган иде, сыерны саварга, бозавын имезергә өйгә алып кергәннәре истә.

    Әлбәттә, сугышка киткән әтидән әниебез хатлар көткәндер, ләкин Фәйрүзә апам бер генә хат килгәнен дә хәтерләми. Сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да  әни бертуганы Маһи апа, әнисе, кайнанасы белән бер-берсенә терәк булып яшиләр. Әнием белән Фәйрүзә апаның сугыш елларыннан гомерлеккә йөрәкләренә уелып калган хәсрәтләре бар иде: әбием (әнинең әнисе Зифа) утынга барган җирендә вафат була; бер кышны  сарыкларыбызны төнлә ач бүреләр кереп ботарлый. Бу ике вакыйга арасына берничек тә тигезлек билгесе куеп булмый. Әмма шул ук вакытта,   әнинең безнең тамакны туйдыру, яшәтү өчен ничек кайгыру-кайгыртуы, никадәр җаваплылык тоюы турында да сөйли.

    Ничек зарыгып көтсәк тә әтиебез кайтмады, яу кырында ятып калды. Без яшьтән  тормыш арбасына җигелдек. Сугыш бетү белән тиз генә тормышлар рәтләнә алмады әле, юклык белән көн күрү дәвам итте. Һаман крахмал белән тукландык, юа җыеп ашадык, хәтта шуны сатарга Камай авылларына кадәр бара идек.  Әниебез Тукмаклыда урнашкан ындырга эшкә йөрде. Шулай итеп  ел арты ел узды. Бер елны әниемнең Сарсаз авылындагы туганы он бирәм дип чакырган, әни белән шунда киттек.  Без онны алып кайтканда авырып йөргән 17 яшьлек Мәүҗидә апам өйдә үлеп ята иде. Сугыш вакытында көче җитәр-җитмәс көе авыр эш башкару, ач-ялангач яшәү, әнә шулай  беребезнең гомерен кисте.  Менә бу хәсрәтләрне безнең әниләр – сугыш толлары, без- сугыш чоры балалары каһәр төшкән сугыш аркасында күрдек. 

    8 классны бетергәнче тау башындагы мәктәпкә укырга йөрдек, ул чакта һәрберебездә агач сумкалар иде. Мәктәптән кайткач тал каерысы каера, аны  киптерә идек. Көзләрен әрәмәдән гөлҗимеш җыйдык. Шуларны тапшырып азмы-күпме акча эшли, әниләребезгә ярдәм итә башладык. Әнинең дә, Фәйрүзә апа белән минем дә бөтен гомер  хезмәттә узды. Әнием 74 яшендә дөнья куйды. Мин  быел, Аллаһы бирсә, 81 не тутырам дип торам. Балачагыбыз буразна арасында, яшьлегебез фермада, гомеребез авыр хезмәттә узса да, тормышымнан  ризамын. Тик сугышлар гына булмасын, балаларга, оныкларга без күргәннәрне күрергә язмасын.

     Сугыш чоры баласы Хәтимә Әхмәстинова сөйләгәннәрне Ф.Башарова язып алды.

     

    Нигъматуллин Гатаулла 1941 елның 25 августында Суслонгер лагерендә урнашкан 20-нче запас укчы бригаданың 490 сапер батальонына җибәрелә. Шуннан ул марш ротасы составында фронтка озатылгандыр (бу турыда архивта документлар табып булмады). 1946-47 елларда Бондюг райвоенкоматы хезмәткәрләре авылларда өйләр буенча йөреп сугыштан кайтмаганнар турында информацияләр җыйганнар. Шунда Хәтирә апа сүзләре буенча, Гатаулла абыйның соңгы хаты 1941 елның ноябрендә килә. Бу вакытта инде фашист гаскәрләре Мәскәү астында торалар, Кызыл Армия башка фронтларда да күп югалтулар белән чигенә. Шул югалтулар арасында Гатаулла абый да булгандыр...

    библиотека

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться