• Новости

    Альта Махмутованын якты истэлегенэ

    Альта Мәхмүтованың якты истәлегенә:

     «Һәр тугрыда ким түгелбез ирләрдән без, Гыйлем алсак, иң галимнәренә тиң без»

    20 майда авылыбызның күренекле шәхесе, үзенең эшләре белән Бәзәкәне бөтен Татарстанга таныткан галимә Альта Хаҗи кызы Мәхмүтованың үлгәненә 40 көн була. Бүген Альта апаның укучысы Эльмира Сәлахованың истәлекләре белән таныштырабыз.

     Мөгаллим, галим Альта Хаҗиевна Мәхмүтованы (9.06.1937 - 10.04.2021) югалттык, аның истәлегенә багышланган язманы Маһруй Мозаффария сүзләре белән исемләвем юкка гына түгел, Альта Хаҗиевна хезмәтләрен бөек шәхесләрнең сүзләреннән, шигырьләр белән башлауны ярата иде. Альта ханым татар хатын-кызларының аң-белем алу тарихын өйрәнгән, аларның бөеклеген күрсәтә алган галимә булды. Аның хезмәтләре аша татарның күпме «милләт анасы» барлыгын белдек. Үзе дә «милләт анасы» булырлык шәхес иде ул, әмма ул үзенә карата мондый бөек төшенчәне куллануга рөхсәт итмәде. Тыйнак, затлы күңелле галимә иде, аның турында аның хезмәтләре, китаплары сөйләячәк, алар аның исемен мәңге яшәтәчәк.

    Авылда сабан туенда классташы Зафира Гайнуллина (Бәхтегәрәева) белән.

    Альта Хаҗиевна 1937 елның 9 июнендә Алабуга районы Бәзәкә авылында (хәзер Менделеев районына керә) дөньяга килә. Сугыш чоры баласы буларак тормыш җиңелдән генә бармый. 1948 елда башлангыч мәктәпне тәмамлаган 11 яшьлек бала урыс телен дә өйрәнер өчен Бондюг шәһәренә укырга килә, әти-әнисеннән аерылып фатирда яши. Сыйныфта бердән-бер татар баласы була ул, әлбәттә, ят мохиткә яраклашу җиңел генә бирелми. Тырыш кыз урыс классиклары әсәрләрен укып, тырыша-тырыша телне өйрәнә.

    Уңнан сулга: Альта, Әнисә һәм Алиса Мәхмүтовалар

     Без, Альта Хаҗиевнаны белгәннәр, аның татар телендә дә, урыс телендә дә камил итеп сөйләшүенә соклана идек. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итү өчен Алабуга педагогия училищесенә китә, 1955 елда әнисе кебек үк «башлангыч сыйныф» укытучысы булып эшләү мөмкинлеге ала. Балаларына төпле белем бирүне беренче урынга куйган Хаҗиәхмәт ага кызының югары белем алуын тели, әмма Альта ханым «минем укытучы булып эшләп карыйсым килә» дип үз сүзен әйтә. Татар хатын-кызларының мәгарифтәге батырлыкларын белгән Альта Хаҗиевна да алар кебек үк мәгариф таратыр өчен чак кына Урта Азия якларына китми кала. Аннан язмыш аның юлын башкалага – Казанга юнәлтә. 1965 елга кадәр, 10 ел дәвамында, Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда укыта. 1965 елда читтән торып Казан университетында тарих-филология факультетының тарих бүлеген тәмамлый. Шул ук елны СССР тарихы кафедрасы каршындагы аспирантурага кабул ителә.

    1967 елдан башлап 2010 елга кадәр булган гомер юлы университет белән бәйле. Алдан тарих-филология бүлегендә укытса, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты оешкач, ул озак еллар декан урынбасары булды. Укыту процессының иң оста җитәкчесе, ә студентларның яраткан укытучысы, хәтта «факультетның әнисе» иде. Факультет деканы Т. Галиуллин да аны студентларга «бу сезнең факультеттагы әниегез», дип таныштыра иде. Аны элекке студентлары яратып хәзергә кадәр дә шулай дип атыйлар.

    Альта Хаҗиевна 4 яшеннән капитан булырга хыялланган кыз, ләкин 1944 елда кызларны «капитанлыкка» укырга алмаска дигән указ чыга. Әнисе аңа ул указны күрсәткәч, «алайса мин синең кебек укытучы булам” дип, хыялын үзгәрткән була. Аның укытучы булу хыялы да, капитан булу хыялы да тормышка ашты дисәк ялгыш булмас. Дулкынлы диңгезләрдә йөзмәсә дә, гыйлем диңгезендә йөзде, тарихи чыганаклар диңгезен ерып барган капитан иде ул.

    Татар мәгарифенең чынбарлыгын, аның бөеклеген күрсәткән хезмәт

    Альта Хаҗиевнаның кандидатлык диссертациясе темасы үз заманы өчен бик батыр яңгырый. "Борьба за женское образование у татар (90-е гг. XIX в. - 1917 г.)" дип атала ул. Татар чыганакларын кулланып язылган бу хезмәт татар мәгарифенең чынбарлыгын, аның бөеклеген күрсәткән хезмәт булып килеп чыга. Ул заманда болай кыю итеп бу теманы яктырта алу зур батырлык һәм кайберләре өчен көтелмәгән хәл була. Яшь кенә кызның болай эшләве кайберләргә, әлбәттә, ошамый, диссертациягә зур каршылыклар тудырыла, әмма Альта Хаҗиевна кебек кызны сындырып буламы соң, үз хәтирәләре буенча, беркүпмедер тайм-аут алып торса да, алга таба аның тарихта вакыйга була алырлык берсеннән-берсе көчлерәк хезмәтләре дөнья күрә торды. 1982 елда диссертациясенә нигезләнеп чыккан «Становление светского образования у татар (Борьба вокруг школьного вопроса. 1861-1917)» дигән китабы кечкенә генә булса да, бу тема буенча язылган бар хезмәтләрнең иң көчлесе.

    Асыл туташ һәм ханымнарын барлап

    Хатын-кыз мәгарифе тарихын, татар халкының асыл туташ һәм ханымнарын барлап, алар турында язган «Пора и нам зажечь зарю свободы!: джадидизм и женское движение» исемле китабы 2006 елда дөнья күрде. Тарихның безгә билгеле булмаган сәхифәләрен җанландырды, горурлык хисе, соклану белән укыла торган китап. Татар ханымнары турында «Милләт аналары» дигән аерым китап әзерләп, «Шәхесләребез» сериясенең йөзек кашын ясады.

    Гомере буе якташлары укытучы, галим, дин әһеле Нигъмәтуллин-Бубыйлар эшчәнлеген, алар мирасын өйрәнде, аларга багышлап күпсанлы мәкаләләр язды. Бу шәхесләрнең бар бөеклеген күрсәткән «Лишь тебе, народ, служенье! (История татарского просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби» дигән хезмәте югары бәяләнде. 2010 елда бу хезмәте өчен Альта Хаҗиевна Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премия лауреаты булды.

    Альта Хаҗиевна бик күп мәкаләләр авторы, фәнни конференцияләрнең үзәгендәге докладчысы булды. Һәр чыгышы фәнни яңалык иде.

    Бәзәкәм, туган бишегем

    Туган авылы тарихына багышланган «Бәзәкәм, туган бишегем» һәм «Колыбель моя, Бизяки» китаплары Альта ханымның йөрәге аша үтеп язылды, ул анда үзенең күңелен ачып салды. Шул ук вакытта бу китаплар аның тормыш юлының йомгагы булуын да аңлый иде, шуны башкарып чыгарга Ходайның көч-куәт бирүен теләде. Авылдашлары да аны зурлады. Бәзәкә авылы тарихы басылып чыккач, аңа «Бәзәкә авылының почетлы кешесе» дигән кадерле исем дә бирелде. Бар бүләкләреннән бигрәк, шунысына сөенгән иде.

    Альта Хаҗиевнаны ике авыл кешесе дисәк тә була. Аны туган авылы бәзәкәлеләр яраткан кадәр Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы халкы якын, үз итә иде. Бәлки соңгы вакытларда ул Иж-Бубыйга Бәзәкәгә караганда да ешрак кайтып йөрмәдеме икән, чөнки ул бу авылдагы җәдид мәдрәсәсе, Бубыйлар тарихын өйрәнде, авылда уздырыла торган бер генә конференцияне дә калдырмады. Ул конференцияләрдән кайтып, рухланып сөйләгәннәре әле дә хәтердә.

    Җиңел кеше иде, бар чараларда да рәхәтләнеп катнаша, һәр чарага яңа күлмәк алып кия. Ачык күңеллеге, гадилеге, ярдәмчеллеге белән бөек иде ул. Сагынырбыз, юксынырбыз остазыбызны!

    Кадерле истәлеге булып аның белән аралашкан, хәтта дус, якын кешеләр булып яшәгән елларның хәтирәләре, аның үлмәс хезмәтләре, үз куллары белән бәйләп бүләк иткән истәлекләре калды.

    Эльмира Сәлахова, Казан, 2021 ел, апрель

    Подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться