• Новости

    Котэ белгэннэр полкы. Камалиева Салиха

    Көтә белгәннәр полкы. Камалиева Салиха Сираҗетдин кызы

    #сөембикәжурналы
    #көтәбелгәннәрполкы
    #Бәзәкәкөтәбелгәннәрполкы

    Хөрмәтле авылдашлар, еракта яшәүче якташлар!

         2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан “Сөембикә” журналы түбәндәге башлангыч белән чыкты.

         «Сөембикә» журналы «Көтә белгәннәр полкы» дигән флешмоб башлый. «Үлемсез полк» янәшәсендә алар да булырга тиеш! Газиз ирләрен, улларын, әтиләрен, ир туганнарын Бөек Ватан сугышына озатып, сулышлары белән тартып алырдай булып көтеп алучылар... Өчпочмаклы хатлар килүдән туктаса да, матчага кара кәгазь кыстырылса да, соңгы сулышкача көтеп яшәгән әниләр, әбиләр, апалар... Алар арасында сезнең якыннар да бардыр. Фотосын, алар турындагы истәлекләрне #сөембикәжурналы #көтәбелгәннәрполкы дигән хэштеглар белән ВКонтактедагы стенагызга урнаштырыгыз. Постыгыз югалмасын өчен #көтәбелгәннәрполкы дип безгә языгыз. Без бу язмаларны, фотосурәтләрне үзебезнең сайтта туплап барачакбыз. Тарих битләре алар исемнәрен дә сакласын!”

         Бәзәкә авылы китапханәсе сезне дә “Көтә белгәннәр полкы” дигән флешмобка кушылырга чакыра. Әниләрегез, әбиләрегез, апа-җиңгиләрегез турындагы истәлекләрне язып faniya-63@mail.ru адресы буенча электрон почтага юллый аласыз. Язарга мөмкинчелегегез булмаса авыл китапханәсенә рәхим итегез – бергә язарбыз, аннары “бизяки.рф” сайтына урнаштырып барырбыз. Ничек кенә булса да авылыбыз тарихының бер өлеше булган бу истәлекләр югалмасын, киләчәк буыннар өчен сакланып калсын иде.

                                                      Китапханәче Фәния Бәшәрова

     

         “бизяки.рф” сайтында #көтәбелгәннәрполкы турында язмалар басыла башлагач,  миңа тормыш бүләк иткән, авыр сугыш елларында үлемнән алып калган  газиз әнием турында мин дә сөйләргә булдым.

    Әтием Камалиев Фәрхетдин Камали улы белән әнием Салиха Сираҗетдин кызы яшьтән бик тырыш, эшчән кеше булганнар. Әтием колхозда ат караучы булып эшләгән, әнием колхозда төрле эшләр башкарган. Моннан тыш әтием матур итеп кәрҗиннәр, ә әнием  бик җыйнак, ыспай итеп чабаталар үргән. Ул үргән чабаталарны авыл кызлары кичке уеннарга чыгу өчен әниемнән махсус эшләтеп ала торган булганнар.

         Бөек Ватан сугышы башланганда гаиләдә без ике бала булганбыз: мин - Рабегетдин (1937) һәм сеңлем Минероза. Әтиебезне беренче тапкыр сугышка алгач ни сәбәпледер кире кайтаралар. Икенче тапкыр чакырылгач әтием киткәндә: “Балаларымның бәхете булса,  исән-имин кайтырмын”,- дип чыгып китә, ләкин кайта алмый. Аның киткәндә әйткән сүзләре  чынлап та безнең язмышны билгели кебек.  Сугыш елларында сеңлем авырып үлде, без әни белән икәү генә калдык. Тормышыбыз көннән-көн авырлашты. Әни гел эштә иде, ләкин алай да тамагыбыз туярлык ризык күрмәдек. Бер вакыт шундый чиккә килеп җиттек, әнием мине җитәкләп аръякка, Калмыя авылына хәер сорашырга алып чыгып китте. Мин инде ул вакытта үз-үземне белә башлаган идем. Барабыз шулай авыл урамы буйлап, бер йорт янында олы гына корсаклы  ир-ат чабата үреп утыра. Әни карап торды да, моның “осталыгын” чамалап алды һәм әйтте: “Әгәр сез безне ашатсагыз, мин сезгә менә дигән итеп үреп бирер идем бу чабаталарны”,- диде. Шуннан бу кеше безне өенә чакырды.  Без аларда 20 көн! яшәдек, әни ашау бәрабәренә көннәр буе чабата үрде. Шулай итеп  гомеребезне саклап калды. Ә олы корсаклы абый сугыштан яраланып кайткан фронтовик булып чыкты.

         Сугыш тәмамланды, ләкин безнең тормышта әллә ни үзгәрешләр булмады. Мин 7 яшемнән ат көтә башладым. Әле юньләп атка атлана да белми идем ул чакта. Ләкин ат көткән өчен көненә 500 грамм икмәк бирәләр иде. Икмәк туклыклы, аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Иптәш малайларым Галимҗан, Мөнәвир белән өчәүләп юага йөри торган идек. Галимҗан белән мин ятим, ә Мөнәвирнең әтисе исән. Ул юага төшкәндә ипи белән сөт алып төшә иде әбәдкә, ә без юа гына ашый идек. Ул юаны ашап эч күперә, ә  тамак туймый.  Юаны күтәреп кайтканда Мөнәвир алдан кайтып китә, ә без көч-хәл белән аның артыннан өстерәлә идек.

         Әтиемнең үлеме турындагы хәбәрне безгә сугыштан авылдашыбыз Миннахметов Нурый (күчән Нурые дип йөрткәннәр) алып кайта. Алар фронтка китү белән беренче сугышка бергә керәләр. Фашистлар безнекеләрне бик көчле  бомбага тоталар. Шул бомбежкадан  Нурый абый исән кала, ә әтием чыкмый.

    Шулай итеп, 7 яшьтә башланган хезмәт юлым гомер буе дәвам итте; сугыш,  ятимлек аркасында никадәр кыенлык күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел.  Үз йортыбыз юк чагында әни белән икебез конный двор өендә яшәдек,  атлар карадык, каравылда тордык. Бик авырлык белән генә  йорт төзеп чыктык. Аллага шөкер, әнием ул йортта безнең гаилә, оныклары белән аз булса да яшәп калды,  Минем тормышта иң зур терәгем, таянычым, киңәшчем булган кадерле әнием 1969 елда  79 яшендә вафат булды. Әниемә рәхмәтем чиксез. #көтәбелгәннәрполкы нда әниемнең исеме һичшиксез булырга тиеш. Тыныч тормыш, якты киләчәк хакына без – сугыш чоры балалары, үзебезнең күргән-кичергәннәрне оныкларыбыз укысын өчен язып калдырырга тиешбез дип уйлыйм.

          Сугыш чоры баласы Камалиев Рабегетдин сөйләгәнне Ф.Башарова язып алды. 

     

    Камалиев (Камалетдинов) Фархетдин Камали улы 1942 елның 24 ноябрендә Бондюг райвоенкоматы аша хәрби хезмәткә алына, ләкин ниндидер сәбәп белән өенә кайтарылып җибәрелә. Аннан соң 1942 елның 22 декабрендә ул тагын райвоенкомат аша армиягә алына һәм Суслонгерда урнашкан 20-нче запас укчы полкка беренчел хәрби әзерлек үтәргә җибәрелә.  1943 елның башында марш ротасы составында ул фронтка китә. Аның фронттан соңгы хаты 1943 елның 2 апрелендә языла. 1943 елның май аенда Фархетдин абый фронтта хәбәрсез югала. Кызганычка каршы, архивларда шуннан башка документлар табып булмады...

    библиотека

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться